Логотип Идель
Бу – тема!

КИЕМДӘГЕ ЧИРӘМ ТАПЛАРЫ БЕЛӘН КӨРӘШӘБЕЗ

Җәен балалар чирәмдә уйнарга бик ярата, ә әти-әниләр аларның киемнәрендә барлыкка килгән яшел таплар белән көрәшергә бер дә яратмый. Шуңа күрә чирәм эзеннән котылу өчен өч ысул тәкъдим итәргә булдык. Мыегыгызга чорнап куярга киңәш итәбез.

Тапны мөмкин кадәр тизрәк юып алу яхшырак: яңа тапны, озак торганына караганда, бетерүе ансатрак. Тик истә тотарга кирәк, чирәм эзен дымлы салфетка яки башка кул астындагы чаралар белән генә бетереп булмый. Киемнән әлеге тапларны сөртүнең берничә ысулы бар:

1. Аш тозы ярдәмендә - 1 сәгать. Бер стакан суга бер аш кашыгы тоз салып болгатырга кирәк. Шуннан соң тапны эремә белән эшкәртеп, 30-40 минутка калдырабыз. Тоз тәэсир иткән киемне исә ахырдан юып куябыз.

2. Кер порошогы ярдәмендә - 2 сәгать. Беренче эш итеп, тапны кайнар су белән чылатабыз, аннары әлеге урынга порошок салабыз һәм күбекләнгәнче ышкыйбыз. Әлеге киемне 1-2 сәгатькә тынычлыкта калдырабыз һәм ахырдан юабыз.

3. Кер сабыны ярдәмендә - 5 сәгать. Чирәм эзе калган киемне суда юешлибез, тапны кер сабыны белән ышкыйбыз һәм 4-5 сәгатькә шул килеш куеп торабыз. Аннары, гадәттәгечә, киемне юып куябыз.

Әгәр бу киңәшләрнең берсе дә ярдәм итмәсә, тапны нашатырь спирты яки водород перекисе белән сөртертеп, юып куярга була. Ләкин бу очракта тукыма ашалып, үз төсен югалтырга мөмкин, шуңа күрә саграк эш итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев