Логотип Идель
Белми калма

КАЯ УКЫРГА КЕРЕРГӘ ҺӘМ ОТТЫРМАСКА: ТАТАРСТАНДАГЫ ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЛАРЫ АРАСЫНДА 2022 ЕЛГЫ РЕЙТИНГ НӘТИҖӘЛӘРЕ

Уку йортын сайлау – тормыш юлын сайлау, дигән сүз. Бу – иң мөһим адымнарның берсе, биредә ялгышмаска, ашыкмаска-кабаланмаска һәм дөрес нәтиҗәләр ясарга кирәк. Шуңа күрә ата-аналарга, мәктәп укучыларына, абитуриентларга әлеге язманы карап чыгарга киңәш итәбез. Чөнки, ниһаять, «ПромРейтинг» агентлыгы Татарстан Республикасындагы югары уку йортларының традицион җәйге тикшерү нәтиҗәләрен тәкъдим итте!

Искәртеп узарга кирәк, әлеге рейтинг бу юлы 21 категориягә бүленгән. Ул имтиханнарның иң кайнар чорында, югары уку йортларына керү вакытында (01.06.2022 – 15.07.2022) абитуриент һәм аларның ата-аналары арасында уздырылган сораштыру мәгълүматларына нигезләнә. Биредә 800 респондент катнашкан.

Рейтинг нәтиҗәләре:

Төбәкнең иң зур тарихлы һәм иң зур вузы – КДУ (КФУ). Абитуриентлар фикеренчә, күпчелек категорияләрдә рейтингның беренче урыннарында төпләнеп калырга тиешле уку йортларының берсе ул. КДУ (КФУ) –Татарстанда да, аннан читтә дә билгеле һәм иң танылган вуз.

Алдагы позицияләрдә, шулай ук, барыбызга да таныш булган 6-7 дәүләт югары уку йорты урын ала, лидерлар арасына КДМУ, КДАТУ (КИСИ), КНИТУ-КАИ һәм Иннополис Университеты.

Иннополис Университеты исә, шулай ук, «IT-мәгариф» профильле категориясендә җиңү яулады. Шуңа өстәп, бу югары уку йорты «керү катлаулылыгы», «мәгариф дәрәҗәсе», «дөньяда диплом кыйммәте», «чыгарылыш курс студентларына ярдәм итү» һ.б. категорияләрдә топ-3кә керде.

Татарстанда икенче эшелон югары уку йортлары исемлегенә АСО (КСЮИ), ИЭУП (КИУ), ТИСБИ, ГУФКСиТ, ЭЭМ КЮИ, КДИК, ККИ керә. Әлеге вузларның күбесе «тиешенчә бәяләнмәгән уку йортлары» категориясендә лидерлар рәтендә, ә ИЭУП (КИУ) еш кына хәтта төбәкнең эре дәүләт вузларына каршы көрәш алып бара.

Дөньяда диплом кыйммәте югары булган вузлар исемлеген исә  КДУ (КФУ), КДМУ һәм Иннополис Университеты ачып җибәрә. Керү катлаулылыгы буенча да нәкъ шушы югары уку йортлары беренчелекне саклый.

Бу тикшеренүдә хәтта ир-ат һәм хатын-кызлар өчен отышлы булган вузлар исемлеген дә күрергә мөмкин. Мисал өчен, КДУ (КФУ), КДМУ, КДВМА, ИЭУП (КИУ) ише югару уку йортларын кызларга киңәш итсәләр, КДАТУ (КИСИ), ӘДНИ, КДУ (КФУ), КНИТУ-КАИга керергә егетләргә тәкъдим итәләр.

ККИ, ТИСБИ, РИИ – бу вузларга документларыгызны илтеп тапшырырга ашыкмагыз, чөнки алар «укырга керергә киңәш ителмәгән» исемле рейтингның башында ук урнашкан...

Гомумән, балалар һәм ата-аналарның Татарстан вузларына карашлары күп очракта охшаш. Әмма өлкән буын консерватизмга һәм тотрыклылыкка  игътибарны күбрәк юнәлтсә, яшьләр исә, гадәттәгечә, экспериментларга ачык. Моның шулай икәнен рейтинг нәтиҗәләренә дә карап белә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X