Логотип Идель
Бу – сер!..

«ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАНДА БОРЧУЛАРЫМ ОНЫТЫЛА КЕБЕК...»

«Соңгы вакытта социаль челтәрләрдә күп утыра башладым, буш вакыт булган саен, лентаны актарам, мең дә бер видео карыйм. Аннары үземне вакытны бушка әрәм иткәнгә сүгәм, әни дә орыша. Тик телефонда утырганда борчуларым бераз онытыла кебек, шуңа туктавы да кыен...»

Аноним, 16 яшь

Флюра Әхмәтова, гаилә мөнәсәбәтләре буенча психолог:

Әлеге сорауны бирүче яшүсмер үзе дә белмәстән курку хисе кичерергә мөмкин. Бу очракта хәтта кешенең нинди яшьтә булуы да мөһим түгел, чөнки борчылу халәте һәркемгә хас. Психологиядә шулай ук «прокрастинация халәте» дигән төшенчә бар. Ягъни ниндидер ашыгыч, кирәкле эшне, вакыйганы даими кичектереп килү, моның өчен юк-бар сәбәпләр табу. Әйтик, кирәксә-кирәкмәсә ашау, китап уку, телевизор карау...

Әти-әнисе, дуслары, сөйгән яры белән аңлашылмаучанлык, катлаулы имтиханнар якынлашу һ.б... Героебызның исә борчылу халәте нәкъ менә әлеге ситуацияләр аркасында барлыкка килергә мөмкин. Биредә яшүсмер үзенә ничек ярдәм итәргә, ни эшләргә кирәк икәнен белми, шуңа да аның психикасы үзеннән-үзе саклана башлый, «күңел авыртуын» социаль челтәрләр белән баса.

Искәртеп узарга кирәк, яшүсмер чакта төшенкелеккә бирелү күренеше еш булырга мөмкин, чөнки нәкъ менә бу вакытта кеше һәръяклап басым кичерә: мәктәпне тәмамлау, имтиханнар, хәзерге тотрыксыз тормышка аяк басу, һөнәр сайлау... Бу очракта психологка мөрәҗәгать итү урынлы. Сөйләшеп, әлеге курку, борчылу халәтеннән конструктив чыгу юлларын эзләргә кирәк. Шулай ук якын кешеләр, мәсәлән, әти-әни белән әлеге теманы уртага салып сөйләшү дә артык булмас. Тик барыбер борчылу хисенең төп сәбәбен эзләп табу зарур!

Гөлдания Хәйруллина, Татарстанның атказанган артисты:

– 16 яшь – иң матур вакыт! Интернетта вакытны уздырганчы, нәрсә беләндер шөгыльләнергә, үзеңне һәръяклап үстерергә кирәк дип саныйм. Киләчәктә белгән һөнәрләрең никадәр күп булса, шулкадәр яхшырак бит. Шулай ук яраткан эше, шөгыле, максаты булган кеше төшенкелеккә әзрәк биреләдер, дип уйлыйм. Борчылу халәтен сизү белән, аны куып жибәрергә кирәк, үзем шулай эшләргә тырышам.

Эш өчен кирәк булмаса, Интернетта артык күп утырмас идем. Хәзер дә чамасын белергә тырышам. Кешенең башын компьютерга тиңлим. Компьютерда кирәк булмаган әйберне алып атып була, ә менә баштан кирәкмәгән нәрсәләрне сызып атуы кыен... Шуңа күрә чамасын белеп, кирәк мәгълүматны гыны кабул итсәк иде!

Ләйлә Лерон, SMM-белгеч, блогер:

– Социаль челтәрләр эндорфиннарны бик җиңел бирә торган урын булып чыкты: биредә төрле хисләр кичерәсең, сөенәсең дә, елыйсың да... Баш мие ялкаулана: «Беркая да барырга кирәкми, бөтен эмоцияләр монда, карап кына утыр», – дип алдалый. Бүген Интернет-сёрфинг күпләрнең проблемасы булып тора!

Телефонга сарыф иткән минут, сәгатьләрне киметү ысуллары күп. Мәсәлән, смартфонның көйләүләрендә социаль челтәрләрдә уздырасы вакытны көйләп, үзегезгә «киртәләр» куя аласыз. Шулай ук төрле кушымталар бар, алар «Телефоныгызны читкә куеп торыгыз. Китап укыгыз» ише белдерүләр чыгарып торачак... Тагын бер, иң үтемле ысул – хобби. Мәсәлән, спорт белән шөгыльләнгәндә, бассейнда йөзгәндә сез телефоныгызны кулга алмаячаксыз!

SMM-белгеч буларак, язылучыларыгызны чистартырга тәкъдим итәр идем. Бәлки сезгә ул кешеләр, алар бүлешә торган мәгълүмат кирәк түгелдер?! Артык кызыклы контенттан да баш тартырга мөмкин... Язылулар (подписки) санын 100дән арттырмаска киңәш итәм!

Илшат Сафин, җырчы:

– Эшләргә, ни белән дә булса кызыксынырга кирәк! Үземнән чыгып әйтәм, күңелеңне биреп, баш-аягың белән эшкә чумсаң, социаль челтәрләр һәм, гомумән, интернет онытыла.

Ул бары тик ниндидер бер чир сыман, аннан арынырга, вакытыңны дөрес бүлергә өйрәнергә кирәк. Элек бик яхшы яшәдек бит әле, Инстаграм ише «вакытны урлаучы» социаль челтәрләр юк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев