Логотип Идель
Бу – сер!..

ИТТӘН БАШ ТАРТУ: ЯКЫННАРГА НИЧЕК АҢЛАТЫРГА?

«Күптән түгел иттән баш тарттым, чөнки хайваннарны кызганам... Әти-әнием, авыр булса да, моның белән килеште, ә менә әби авылга кайткан саен “башымны ашый”. Итне, итле ризыкларны мәҗбүриләп ашатмакчы була».

Аноним, 14 яшь

Флюра Әхмәтова, гаилә мөнәсәбәтләре буенча психолог:

– Ничә яшьтә булуына карамастан, һәр яшүсмер сайлау хокукына ия: киенү, дуслык, ашау-эчү мәсьәләсе һәм башкалар... Әлбәттә, бу аның үзенә зыян салмаска тиеш. Туклану рационын дөрес баланста тотсак, иттән баш тарту организмга зур зыян китерә дип әйтеп булмый. Кем белә, бәлки бу вакытлыча гына күренештер. Әйтик, син хайваннарны саклау турында төрле материаллар укып, башка кешеләр белән аралашып, хис-кичерешләр аркасында гына иттән баш тартырга уйлагансыңдыр...

Әгәр үз фикереңнән тайпылмасаң, иттән барыбер баш тартсаң да, искәртеп узарга кирәк: 16 яшькә кадәр яшүсмергә авторитет шәхесләргә (әти-әни, әби-бабайларга, мәсәлән) каршы тору кыенрак. Бу очракта синең адекват позицияң бар, аны яклап чыгу кирәк. Шуңа күрә әти-әниең әбиең белән сөйләшергә ярдәм итсә, яхшырак булыр. Болай эшләмәсәк, алга таба кыен булачак, олы буын тарафыннан контроль, манипуляция дигән әйбер артачак... Ә гаиләдәге мөнәсәбәтләр – иң мөһиме икәнен онытмаска кирәк!

Чулпан Мөслихова, дөрес туклану белгече, нутрициолог:

– Яшь организм терлек аксымына мохтаҗ, чөнки анда алыштыргысыз аминокислоталар бар. Диетолог буларак, иттән баш тартмаска киңәш итәм, ә инде үз позицияңдә калсаң, балык, йомырка, сөт ризыкларын ешрак ашарга кирәк. Алар белән кальций, цинк, витаминнар керәчәк. Шулай ук үсемлек аксымнарына бай ризыкларны да үз рационыңа кертсәң, яхшырак булыр.

Әбиеңә иттәге файдалы матдәләрне башка ризыклардан алып булуын аңлатырга кирәк. Шулай ук аның белән бергәләп, мәсәлән, йомырка пироглары, эремчек коймаклары, балык белән берәр төрле ризык пешерергә киңәш итәм. Әбиләр оныкларын сыйларга ярата бит, шуңа күрә  «мин менә шундый төр ризык яратам, шуны бергә пешерик әле» дип тәкъдим итсәң яхшы булыр.

Илназ Сафиуллин, ТР атказанган артисты, әти кеше:

– Әбиеңне кочакла да «Әбекәй, кадерле әбием! Рәхмәт сиңа киңәшләрең өчен, ләкин нәрсә ашавымны, яшь булуыма карамастан, үзем хәл итәрмен. Барысы да яхшы, борчылма», – дип әйт. Өлкән буын башка мохиттә үскән, ә яшьләрнең үзләренчә яшәргә һәм сәламәтлекләренә зыян китермичә, нәрсә телиләр – шуны ашарга хаклары бар.

Балаларыбыз безгә охшар, безнең фикердә булыр, дигән сүз түгел! Язмышлары да бары тик үзләренең кулында. Алар мөстәкыйль кеше! Киләчәктә үз тормышлары өчен үзләре җавап бирергә тиешләр. Моның өчен бүген балаларыбыз белән дөрес мәгънәдә дус булырга һәм тәрбиягә игътибар бирергә кирәк.

Илназ Габидуллин, блогер, әти кеше:

– Мин инде, әлбәттә, әбиләребезгә каршы килүне күз алдыма да китерә алмыйм (көлә). Аларның үз тормышы, үз дөньясы бит: барысын да көйләп, төзәтеп торырга тырышалар... Бу хатны язучыга да әбисе белән уртак тел табарга, үз позициясеңне аңлатырга һәм олыларның фикерен ишетергә киңәш итәм. Әгәр әти-әнисе ситуацияне кабул иткән икән, әбисе дә һичшиксез килешер! Чөнки әби-бабаларыбыз безне хәтта ата-аналарга караганда да яхшырак аңлый.

Зөлфия Хәсәнова, «ШАЯН ТВ» телеканалы алып баручысы, студент:

– Мәҗбүриләп беркем дә ашата алмый. Бу синең сайлавың икәнне аңлатырга кирәк. Минем дә, иттән баш тарткач, гаиләдә шундый хәл булды: әни «тырышып пешергәнне ашамыйсың да мени» дип әйтә иде. Ләкин үз фикеремне аңлаткач, минем хәлгә керделәр.

Әбиеңә нәкъ менә сәбәбен аңлатырга тырышып кара. Якын кешең аңларга тиеш. Өстәвенә, алар бәлки синең өчен борчыладыр. Ит ашамагач, күп файдалы матдәләр керми. Ләкин син аларны башка ризык белән алыштыруыңны әйт. Һәм чыннан да алыштыр!

Сөләйман Гусейнов иллюстрациясе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев