Логотип Идель
Бу – тема!

ХӘТЕРНЕ ЯХШЫРТУ СЕРЛӘРЕ

Хәтер начараю – һәркемнең иң авырткан урыныдыр, мөгаен. Чөнки кеше олыгайган саен күп кенә мәгълүматны оныта бара... Тик күңелегезне төшермәгез, чөнки хәтерне яхшыртып була! Ничек?! Сорауга җавап әлеге язмада.

Дөрес туклану, начар гадәтләрдән арыну һәм тиешенчә йоклау кебек киңәшләрне исә кабатлап торудан мәгънә юктыр дип уйлыйбыз. Шуңа берәү дә белмәгән хәтер яхшырту серләрен ачыйк әле:

Мәгълүматны кабатлаган вакытта билгеле бер тәмдәге сагыз чәйнәгез. Шулай ук сиздерми генә имтиханга да сагыз белән килергә мөмкин. Гадәтләнгән тәм хәтергә тәэсир итә, ә чәйнәү процессы тынычландыра;

Ятлыйсы мәгълүматны компьютердагы документ ярдәмендә әзерләгәндә классик шрифтлар гына кулланыгыз. Мәсәлән, Times New Roman һәм Arial. Әйе, башка шрифтлар матур, тик аларны укырга авыр;

Игътибарыгызны читкә юнәлтмәгез! Мәгълүматны укыган вакытта социаль челтәрдән килгән хәбәрләргә бүленмәгез. Телефонны сүндереп куйсагыз тагын да яхшырак;

Кычкырып укыгыз! Әгәр дә укудан файда аз булуын сизәсез икән, кычкырып укып карагыз. Башта авыррак кебек тоелса да, соңыннан хәтердә яхшырак калганлыгын аңларсыз;

Иң авыр истә кала торган мәгълүматны йокы алдыннан укыгыз/ кабатлагыз. Чөнки авырдан бирелә торган мәгълүматны йокларга ятар алдыннан укысаң, хәтердә ныграк кала!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев