Логотип Идель
Белми калма

АВГУСТ АЕНДА КАЙЛАРГА БАРЫРГА?

Август якынлаша, ә син әле бер кая да бармадың, сәяхәт ясамадыңмы?! Без бу проблемадан чыгу юлын таптык. Чөнки җәйнең соңгы ае өчен Мәскәүнең тимер юл вокзалыннан иң бюджет юнәлешләр аталды!

Туту. ру онлайн-сервисы белгечләре 10-20 июль көннәрендә рәсмиләштерелгән билетлар буенча мәгълүматларны  өйрәнгән. Алар 1 августтан 31 августка кадәрге бару даталарын анализлаган һәм рейтинг чыгарган. Әлеге исемлек үз эченә бер якка билет өчен уртача чек мең сумнан артмаган юнәлешләрне ала.

Сәяхәтчеләргә 39 (!) маршрут ачык булып санала. Өстәвенә, 18 төбәккә, шул исәптән өлкә үзәкләренә бару мөмкинлеге дә бар: Калуга, Тула, Рязань, Брянск, Смоленск, Владимир, Орел, Иваново, Ярославль, Түбән Новгород. Шулай ук рейтингка Саратов, Тамбов, Кострома, Липецк, Вологодск, Псков, Волгоград һәм Тверь өлкәләре шәһәрләре кергән.

Арзан юнәлешләр исемлеген Калуга өлкәсенең Сухиничи станциясе ачып җибәрә. Бу маршрут буенча бер якка уртача чек 177 сумны тәшкил итә. Икенче урында Смоленск өлкәсендә Гагарин станциясе (370 сум). Өченчедә - Ярославль өлкәсендәге Переславль-Залесский (418 сум).

Аннары Гороховец, Вязьма, Тула, Рязань, Мценск һәм Брянск урнашкан. Искәртеп узарга кирәк, бер ел эчендә Мәскәүдән поездда барган өчен уртача чек 18 процентка, ягъни 2302 сумга кадәр кимегән!

Дустым, мондый шәп мөмкинлекне кулдан ычкындырырга һич ярамый! Шуңа күрә чемоданыңны тутыр һәм сәяхәткә чыгарга ашык. Хәерле юллар сиңа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X