Логотип Идель
Бу – тема!

«АРМИЯГӘ АВТОМАТ ТОТЫП КАРАУ, ФОРМА КИЕП ЙӨРҮ ӨЧЕН БУЛСА ДА БАРЫП КАЙТЫРГА КИРӘК»

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне – БДБ илләрендә ел саен үткәрелә торган бәйрәмнәрнең берсе. Башта ул «Кызыл Армия көне» дип атала, соңрак «Совет армиясе көне» дип үзгәртелә. Россиядә һәм башка илләрдә бәйрәмнең әһәмияте исә еллар узу белән бераз үзгәрде. Хәзер 23 февраль белән армиягә, флотка, авиациягә катышы булган кешеләрне генә түгел, ә барлык ир-атларны да котлыйлар. Сүз уңаеннан, без дә журналның ир-егетләр аудиториясен тәбриклибез!

Бүгенге көндә армия сафларында хезмәт итү актуальме, гомумән, кирәкме? Армиягә барган егетләр башкалардан нәрсә белән аерыла? Кызларның хәрби хезмәттә булмаган ир-егетләргә карашы нинди? Әлеге һәм башка кызыклы сорауларга танылган яшьләребез җавап бирде! 

Байбулат Фәсахов, «Татар радиосы» диджее, алып баручы:

Әтием сүзләре буенча, Совет чорында һәр сау-сәламәт егет армиягә барырга тырышкан. Хәзер, киресенчә, төрле ысуллар белән качып калу ягын карыйлар... Элек «дедовщина» да булган, ә хәзер алай ук түгел дип беләм. Шәхсән, үзем хезмәт иткән урында юк иде. «Дед», «дух» дип үзара көлешеп кенә сөйләшә идек. 

Армиягә кадәр, мәсәлән, берәр кеше белән аралаша башлаганда, аның хезмәт иткәнен белсәм, ул минем күземдә бер баскыч күтәрелә иде! Ә хәзер алай исем китми. Армиягә барган яки бармаган егетләр тышкы һәм эчке халәт белән дә аерыла дип әйтмәс идем. Тик барыбер таза-сау егеткә армиягә барып, андагы мохитне күреп кайту зарур дип уйлыйм. Хәзерге вакытта армиягә барудан шүрләп йөргән егетләр колагына әйтәсем килә: курыкмагыз! Яңа дуслар, танышлар нәкъ менә биредә табыла. Россиянең төрле почмакларында бергә хезмәт иткән иптәшләрең булу – ул зур шатлык.

Марат Яруллин, җырчы:

Күп дусларым хәрби хезмәттә булып кайтты. Алар арасында армиягә карата тискәре һәм уңай фикерләрен белдерүчеләр тигез. Хезмәт итеп кайткан кайбер дуслар «бушка вакыт уздыру» диләр, ә икенчеләре тагын бер кат барырга да риза. Минемчә, хезмәт иткән кеше төрле сынаулар аша тәҗрибә багажы туплап кайта. Шулай ук, зур плюс: дисциплинага, аралашу осталыгына да армия уңай йогынты ясамый калмый. Тик түзә алмыйча үз-үзләренә кул салучы яшь егетләр барлыгын да онытмыйк... 
Армия контракт белән хезмәт итүчеләр өчен генә отышлы... Әгәр кеше үз теләге белән армиягә барса, аны берәү дә мәҗбүриләмәсә, күпкә яхшырак булыр иде. Чөнки теләк белән башкарылган эшләр гел сыйфатлырак килеп чыга. Мәсәлән, рәссам яки программист. Әйтегез әле, аларга армия нәрсәгә? Белмим, бәлки мин ялгышамдыр, чөнки үзем хезмәт иткән кеше түгелмен.

Илнат Фәрхуллин, җырчы:

Хезмәт итеп кайткан һәм армиягә бармаган ир-ат арасында аерма бардыр дип уйлыйм. Чөнки хәрби хезмәттә булган кеше эчке яктан ныгып кайта, минемчә. Шуңа да армиядә хезмәт итүне кирәк дип саныйм. Дөресен генә әйткәндә, кайбер вакытта япь-яшь егетләр белән сөйләшеп торырлык түгел хәзер. Алар бөтенләй икенче дөньяда! Армия сафларына барып кайтсалар, ничектер үзгәреп, олыларга карата хөрмәт хисе уяныр дип уйлыйм. 
Улымны, әлбәттә, армия сафларына җибәрер идем. Мин үзем хезмәт итмәдем, без гаиләдә 5 малай. Бер абыем Чечняда булды, икенчесе Мәскәүне Норд-Осттан азат итте. Шулай ук, беренче абыем армиядән соң контракт буенча күп еллар хезмәт итте. Шул рәвешле, алар сүзләренчә, минем өлешне дә хезмәт иткәннәр булып чыга. Мин исә халыкка 18 яшьтән хезмәт итә башладым дисәм дә ялгыш булмас. Чөнки Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Дәүләт фольклор музыкасы ансамблендә 5 елга якын чыгыш ясадым, менә шунда хезмәт башланды да инде. Әлеге ансамбль армиядән бер ни белән дә калышмый! 

Рузанна Хәбибуллина, Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театры артисты:

Без ирем Илназ Хәбибуллин белән театр көллиятендә бергә укыдык. Ул беренче курсны тәмамлады да, армиягә китте. Аннан соң өченче курска, ягъни кире безгә кайтты. Төркемдәге башка егетләр белән чагыштырып карыйм да хәзер, үзгәреп, төпле фикерле булып кайтуын аңлыйм. Элек ул җилбәзәгрәк булса, армиядән чын ир-ат булып кайтты! 

Хәрби хезмәттә булмаган кешеләргә нормаль карыйм. Ләкин иремнең армия сафларында хезмәт итеп кайтуы белән чиксез горурланам! Улыбыз да, Аллаһы боерса, барыр дип ышанып калабыз. Бер ел күп түгел бит инде, шуңа күрә сау-сәламәт ир-егетләргә армиягә барып кайтуны барыбер кирәк дип саныйм. Автомат тотып карау, форма киеп йөрү үзе бер мавыктыргыч бит инде ул. Шуның өчен булса да барып кайтырга кирәк, минемчә. Ә менә хәрби хезмәтнең бүген актуальме, юкмы икәне – анысы инде бөтенләй башка мәсьәлә, шуңа күрә төгәл генә әйтеп булмый...

Сәидә Мөхәммәтҗанова, җырчы, студент

Минемчә, хәрби хезмәттә булган ир-егет барыбер башкалардан аерылып тора. Ул тәртиплерәк, тәвәккәллерәк була. Тик, кызганыч, бүген армиягә барырга теләүчеләр бик аз. Аларны аңлап та була, чөнки көн саен диярлек «дедовщина» турында күңелсез хәбәрләр ишетеп торабыз... Әгәр армиядә дәүләт ягыннан тәртип урнаштырылса, анда хезмәт итү актуаль дип уйлыйм. Хезмәт иткән җирдә дисциплина була икән, әти-әниләр үз улларын тыныч күңел белән җибәрерләр иде. Илебез тыныч булсын өчен, армия кирәк, һичшиксез! Ә егет кеше, армиягә бару-бармауга карамастан, физик һәм әхлак ягыннан нык булса, тормышта – яхшы кеше, гаиләдә – төпле ир, балаларына исә үрнәк әти була ала!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев