ЯКЫН ДУСТЫБЫЗ, «ТЕЛЕФОННЫҢ» ГОМЕРЕН ОЗАЙТАБЫЗ
Җитештерүчесе нинди булуга бәйсез рәвештә, теләсә кайсы смартфонның уртак бер «йомшак» ягы бар. Әйе, сүз аккумулятор турында. Mobile Research Group аналитигы Элдар Муртазин бу проблеманы ничек хәл итәргә кирәклеген сөйләде. Әйдәгез, серләрне бергәләп ачыйк.
“Теләсә кайсы аккумулятор батареясының, шул исәптән смартфонда торганының да, зарядка һәм разрядка циклларының чик саны бар. Бу сан арткан очракта, гаджет эшчәнлеге начарая ала, шулай ук эссе яки салкында көтелмәгән сүнү мөмкинлеге дә бар”, - дип билгеләп үтә белгеч. Ягъни сез җәен эссегә яки кышын җылы йорттан салкынга чыгасыз һәм сезгә кемдер шалтырата икән, телефоныгыз көтмәгәндә генә сүнергә мөмкин. Әмма бу проблема җиңел хәл ителә – аппараттагы батареяны алыштырырга гына кирәк!
Шул ук вакытта Элдар аккумулятор батареясын рәсми сервис үзәгендә алыштырырга кирәклеген ассызыклый. “Арзанлы сертификатсыз аналог куеп, акчаны яңа калдырырга тырышу күпкә җитдиерәк чыгымнарга, хәтта гаджетны югалтуга китерергә мөмкин...”, - ди ул.
Бу урында исә телефоныгызның батареясе сезгә озаграк хезмәт итсен өчен берничә киңәш тәкъдим итү урынлы булыр дип уйлыйбыз. Рәхим итеп танышыгыз һәм көндәлек тормышыгызда кулланыгыз!
1. Телефондагы зарядкагызны 0% ка кадәр төшермәгез һәм шул ук вакытта 100% итеп тә тутырмагыз! 40% тан төшкәч зарядкага куярга, ә инде 80% алырга мөмкин;
2. Төнгә смартфонны зарядкага куеп калдыру тыела! Бу эшне иртә белән башкарырга тырышыгыз;
3. Телефоныгызны эссе яки салкын җирләрдә бик үк кулланмаска тырышыгыз;
4. Оригинал зарядник кулланырга киңәш ителә! Бу очракта “акчаны яңа калдырам” дигән сылтау була алмыйм, киресенчә, чыгымнар күбрәк булырга мөмкин...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
19 декабря 2024 - 12:25
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ АРАСЫНДА «ТАТАР ЕГЕТЕ, ТАТАР КЫЗЫ» БӘЙГЕСЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
-
18 декабря 2024 - 15:05
КАЗАН БУЕНЧА АК ЕЛАН СӘЯХӘТКӘ ЧЫГА!
-
16 декабря 2024 - 10:35
ШАЯРТЫРГА ЯРАТУЧЫЛАР БЕР СӘХНӘДӘ!
-
13 декабря 2024 - 10:40
КАЗАНДА БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ ДИДЖЕЙЛАРНЫ БАРЛАУ, ТЫҢЛАУЛАР УЗАЧАК
Нет комментариев