Логотип Идель
Бу – тема!

ИВАН ПУГАЧЁВ: «ӨЙ ЭШЛӘРЕН РЕПЕТИЦИЯГӘ БАРГАНДА ӘЗЕРЛИМ!»

Тулы исеме: Иван Емельян улы Пугачёв

Туган көне: 12.08.2008

Укый: Казан шәһәре Идел буе районының «69 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе», 7 сыйныф

«Әти-әниемнең тормышы күпмедер дәрәҗәдә җыр-моң белән бәйле. Әни музыка мәктәбен тәмамлаган, гармунда һәм баянда уйный белә. Әти, авылда үсүенә карамастан, шулай ук сәнгатькә гашыйк, бик күп керәшен җырларын яттан белә. Ни гаҗәп, Салават абыйга пародияне шәп ясый ул, «Салкын чәй» җырын үлеп ярата», – дип сүз башлады язмабыз герое – Иван Пугачёв.

Югарыдагы исем сәнгать, аеруча музыка дөньясында кайнаган күп кешеләргә таныш, дип уйлыйбыз. Чөнки Иван «Батыр егетләр» ансамбле белән һәм үзе генә дә күп шәһәр, республика, россиякүләм җыр-моң бәйге, фестивальләрендә алдынгы урыннарны яулаган егет:

– Соңгы тапкыр «Соловей-Сандугач» вокалистлар бәйгесендә катнаштым һәм беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдым. Теге елны шулай ук беренче идем. Ә иң истә калган бәйгем ул – «Добрая волна», биредә Россия буенча өченче урынны яуладым. Минем ул вакытта ничек шатланганны белсәгез иде сез...

Иван, музыкадан тыш башка кызыксынуларың бармы?

– Мин спортны да үз итәм. 7 яшемнән бирле хоккей белән шөгыльләнәм, урам хоккее буенча командабыз белән шәһәребездәге төрле турнирларда да катнашабыз. Шулай ук йөзү белән дә мавыгам, мәктәптә исә төрле чараларда катнашырга да вакыт табам.

Яңа гына старт алган «Апуш» театраль студиясенә дә йөрисең дип беләбез...

– Әйе. Әлеге проект татар телендә булуы белән җәлеп итте. «Апуш» студиясенә кастинг узганда Константин Хабенский исемендәге иҗат студиясенә йөрүем, биредә төрле рольләр башкаруым ярдәм итте. Сүз дә юк, кыен булды, көндәшләр дә көчле иде. Әмма «Үрмәкүчләр» дигән моноспектаклем белән мин жюри әгъзаларын таң калдырдым.

Син күбрәк җырчымы, спортчымы яки актёрмы? Киләчәктә үзеңне нинди һөнәр иясе итеп күрәсең?

– Сәхнәдә мин үземне актёр буларак хис итәм. Чөнки җырлау гына аз, үзеңне һәряклап күрсәтергә кирәк. Киләчәктә исә булачак һөнәремне дә шушы өлкә белән бәйлисем, артист буласым килә. Әлеге максатыма көн саен кечкенә генә, әмма төпле адымнар белән барам! Иҗат кешесенең хыялы да иҗат, сәнгать белән бәйле буладыр инде ул. Минем исә популяр фильмда төп рольне башкарасым килә...

Синең өчен үрнәк шәхес?

– Татар эстрадасында Ришат Төхвәтуллин, Салават Фәтхетдинов иҗаты ошый. Үрнәк алырдай шәхес дип Илһам Шакировны атар идем. Ул башкарган һәр җыр искиткеч, алар арасында иң ошаганы, яратып җырлый торганы – «Саумы, кояш?!»

Арыган, ялкауланган вакытлар буламы?

– Арып кайткан көннәрем еш була. Мәсәлән, театр студиясендә дәресләр 4-5 сәгать дәвам итә, сәхнәдәге чыгышлар да озак булырга мөмкин... Ул вакытта миңа гел әнием ярдәмгә килә.

Ял итәргә буш вакытың каламы?

– Минем вакыт чикләнгән, дип әйтсәм, ялгыш булмас. Чөнки һәр минут санаулы һәм алдан планлаштырылган. Кайвакыт хәтта мәктәптә бирелгән эшләрне дә башкарырга өлгермим, аларны репетицияләргә яки  чыгыш ясарга барганда, юлда эшләргә туры килә. Ә буш вакытым барлыкка килсә, әлбәттә, мин аны гаиләм белән уздырам. Мин – өлкән бала, 3 энекәшем бар, алар белән уйнарга бик яратам!

Блиц-сораштыру:

1. Иң яратып башкара торган җырың?

– Ансамбль белән заманча стильдә башкара торган «Гармун җыры» ошый.

2. Кайсын сайлыйсың: ансамбльдә җырлау яки соло?

– Үзем генә җырлау күбрәк ошый, ансамбльдә җаваплылык зур.

3. Кешеләрдә иң яраткан сыйфатың?

– Әлбәттә, яхшылык һәм яшәү дәрте белән янып тору! Үзем дә ярдәмчел, яхшы кеше булырга тырышам.

4. Иң яраткан ел фасылың?

– Җәй. Чөнки җәй айлары һәрвакыт әти-әнием үскән авылда уза. Дусларым белән балыкка йөрү, саф һавада уйнау һәм әбиемә булышу миңа бик ошый!

5. Нишләргә яратмыйсың?

– Дәрес әзерләргә...

«Музыка дөньясына мин 7 яшемдә килеп кердем. Укытучым, ансамбльнең җитәкчесе – Эльвира Илгизәр кызына чиксез рәхмәтлемен. Ул минем хәтта икенче әнием сыман...», – ди Иван.

Без исә зур максатлар, хыяллар белән янып яшәүче моңлы тавыш иясенә бары тик уңышлар гына телибез! Киләчәктә Иванны зур сәхнәләрдә еш күрербез дип ышанабыз! Уңышлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев