Логотип Идель
Бу – тема!

ЖУРНАЛИСТЛАР ҺӘМ БЛОГЕРЛАР ӨЧЕН «МАНЗАРА-MANZARA» БӘЙГЕСЕ СТАРТ АЛДЫ: БЕРЕНЧЕ УРЫНГА – 30 МЕҢ!

«Манзара» спорт-музыкаль премиясенең төп максаты – гади көрәш ярышы үткәрү генә түгел, ә бу спорт төрен җыр, тамаша, көрәш бәйрәме итеп тәкъдим итү! Ә журналистлар һәм блогерлар өчен «Манзара-Manzara» бәйгесенең максаты исә – спорт һәм милли мәдәниятне яктыртучыларны бүләкләү, аларның хезмәтен барлау!

«Манзара» проекты милли спортка гына түгел, иҗатка да зур игътибар бирә торган юнәлешләрнең берсе. Көрәшчеләребез билбау, ә җырчыларыбыз статуэтка өчен көч сынаша, бу вакыйгаларның барысын яктыртып баручы журналистлар исә читтә кала сыман... Шуңа әлеге бәйгегә нигез салынды да инде, әлбәттә, саллы бүләкләр дә булачак!» - дип белдерде 22 июль көнне матбугат конференциясендә «Манзара» спорт-музыкаль премиясенең җитәкчесе Айдар Шәймәрданов.

Искәртеп узарга кирәк, бәйгедә җиңүче журналистларга яки блогерларга акчалата премия каралган. Оештыручылар беренче урынга – 30 мең, икенче урынга – 20 мең, өченче урынга – 10 мең сум премия тапшырырга вәгъдә бирде. Биредә катнашып, беренче өчлеккә керә алмаган каләм ияләренә дә истәлекле бүләкләр ышандырды алар.

Әлеге конференциядә шулай ук блогерларның фикер ияләре булуы һәм бәйге кысаларында аларның эшләре дә журналистлар берлеге тарафыннан бәяләнәчәк икәне әйтелде. Бәйгегә 2021 елның 12 апреленнән 1 декабренә кадәр дөнья күргән мәкаләләр, Интернетка яки эфирга чыккан сюжетлар кабул ителә.

Җиңүчеләрне исә ун катнашучы арасыннан халык сайлаячак һәм аларның исемнәре 2022 елның 1 гыйнварында игълан ителәчәк. Бәйгенең номинацияләре юк, шуңа күрә нәтиҗәдә бары тик өч җиңүче булачак дип көтелә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев