Логотип Идель
Бу – тема!

«ШАЛТ, МӨХӘММӘТҖАН»: ТАТАРДА ЮМОР БАР!

«Иркенлек җитеп бетми! Еллар дәвамында килгән комплексларыбыз бар безнең. Темаларның чиклелеге хакында гына әйтүем түгел, аудитория каршына чыккач, кайбер сүзне әйтергә ярамый, кайбер юморны аңламаслар, дигән барьер тулысынча ачылырга ирек бирми татар комикларына, юмористларга», – дип үз фикерен белдерде «Тәртип» радиосының продюсеры Айваз Садыйров «Шалт, Мөхәммәтҗан» проекты хакында.

22 февраль көнне StandUp Club Kazan мәйданчыгында «Шалт, Мөхәммәтҗан!» тапшыруының өч пилот чыгарылышы төшерелде. Әлеге татар телле бәйге кысаларында катнашучылар стендап, миниатюра, импровизация жанрларында 10 000 сумлык бүләк өчен көч сынаша! Проектның оештыручылары: ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, «Әйдә, ШаяРТ» ТАТАР ЛИГАСЫ һәм Татар музыкаль телеканалы – TMTV.

Искәртеп узарга кирәк, һәр чыгарылышта биш кеше яки команда катнаша. «Шалт, Мөхәммәтҗан!” проекты өч өлештән тора: алдан әзерләнгән чыгыш (монолог, миниатюра, җыр), истәлекләр буенча һәм жюрилар белән импровизация. Чыгыш ясаучыларны исә үткен телле, юмор белән дус, популяр кешеләр –  жюри әгъзалары бәяли (3 кеше). Һәр этапта алар үз тавышларын бер генә кеше өчен бирә ала, шул ук вакытта кабатланырга ярамый. Сер итеп кенә әйтәбез, әлеге пилот чыгарылышларда Лилия Хәйруллина, Илназ Сафиуллин, Ринат Галиәхмәтов («Татар малай»), Раяз Фасыйхов, Айваз Садыйров, Булат Бәйрәмов һәм Ләйсән Гыймаева кебек танылган шәхесләр жюри кәнәфиендә утырды.

– Биредә җырчы, блогерларны, шулай ук безне дә телгә алдылар, шаярттылар, көлделәр. Бу күренешкә ниндидер тискәре яктан карамыйм, киресенчә, безнең белән кызыксынганнарына, фикерләрен белдергәннәренә рәхмәт. Фейк-аккаунтлардан комментарийлар язып утыруга караганда, комикларның бу рәвешле үз сүзләрен әйтүе миңа күбрәк ошый! Мондый проектлар артыннан күзәтүе кызык, шуңа күрә үсеш һәм кыюлык телим! – ди җырчы Ләйсән Гыймаева.

«Шалт, Мөхәммәтҗан» тапшыруының дәвамлы булуына оештыручы яки жюрилар гына түгел, катнашучылар да ышана. Мәсәлән, шаян җырларның автор-башкаручысы Марат Зинһар шундый ук фикердә:

– Биредә бөтен татар дусларым җыелган, җылы, рәхәт. Бераз гына оялам, каушыйм, әлбәттә, бу хәтта минем чыгыш ясавымда да чагылыш таба. Тик аны тамашачы образ буларак кына кабул итәргә дә мөмкин, әмма бу минем үз халәтем, образ түгел. Ярый әле төзәтеп, киңәш биреп җибәрердәй кешеләр бар! Аларга мең рәхмәт! Мондый бәйгеләрдә ярдәм кулы сузардай кешеләр булу – шатлык, монда ял итеп, аралашып, рухи ләззәт аласың... Бу проект шуның өчен дә  кирәктер ул, дәвамлы булса иде!

«Шалт, Мөхәммәтҗан»да катнашучылар арасында шулай ук татарча юмор дөньясында күпләргә таныш исемнәр дә яңгырады. Әйтик, Артур Сабиров, «Майлы» төркеме, Ленар Мамадыш Галәү, Зәй бабае – Фикрәт Сибгатуллин, Ләйлә Лерон... Ә менә кемнәр җиңгәнен һәм 10 000 сум акчалата бүләк кемнәргә эләккәнен тиздән TMTV телеканалы аша белербез! Карлсон әйтмешли, «Сабырлык! Бары тик Сабырлык!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев