Бу – тема! рубрикасы буенча яңалыклар
-
ТЕШ ПАСТАСЫН КУЛЛАНУ БУЕНЧА 7 ЛАЙФХАК
Ә син белә идеңме? Көн дә куллана торган гади теш пастасының башка өлкәләрдә дә файдасы тияргә мөмкин. Лайфхаклар белән биредә бүлешеп уздык. Алар сиңа көнкүрештә бик тә булышачак! -
«ӘНИ, МИН АНСЫЗ ЯШИ АЛМЫЙМ!»: БӘЙЛЕЛЕК ТУРЫНДА СӨЙЛӘШИК
Белмим, сез ничектер, әмма мин кешеләргә бик тик ияләнәм. Ияләнүе рәхәт тә. Тик, кайбер вакытта, уйланып куясың да, инде тормышыңны ул кешедән башка күзаллый алмавыңны аңлыйсың. Бу, дөресен әйткәндә, бик куркыта. -
КЕМ ТЕШ ТАБИБЫ БҮЛМӘСЕНДӘ АҢЫН ҖУЙГАН? ҖЫРЧЫЛАРНЫҢ ХАТИРӘЛӘРЕН БАРЛЫЙБЫЗ
Киң итеп елмаябыз, дуслар! 9 февраль – Халыкара теш табиблары көне! Әлеге һөнәр ияләрен тәбрик итәбез, катлаулы эшләрендә уңышлар телибез һәм җырчыларның теш табиблары белән бәйле хатирәләрен яңартырга ашыгабыз! Гомумән, татар эстрадасы артистлары теш табибларына еш йөриме, алардан куркамы? Хәзер барысын да ачыкларбыз! -
ЖУРНАЛИСТЛАР ТӘРБИЯЛӘҮЧЕ “НУР”
300 телепрограмма, 1000 телесюжет, 25 кыска вакытлы фильм, 20 социаль ролик, 3000 интервью һәм санап бетермәслек җиңүләр... Болар барысы да 15 яшьлек кечкенә генә юбилеен билгеләп үткән “Нур” телерадиостудиясенең уңышлары! -
«ҖЫЛАК» ФИЛЬМЫ: ӘЗҺӘР ШАКИРОВ ТУРЫНДАГЫ КИНОНЫ ЯШЬЛӘР АҢЛАРМЫ?
Режиссёр Алмаз Нургалиев Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Камал исемендәге татар дәүләт Академия театрының легендар артисты Әзһәр Шакиров турында «Җылак» фильмын тәкъдим итте. Фильм «йөгереп кенә» артистның тормыш юлын, иҗатка килүен сурәтли. -
Айгөл Әхмәтгалиева: «БҮГЕН БАЛАЛАР ӘДӘБИЯТЫНА ИХЛАСЛЫК ҖИТМИДЕР»
Күптән түгел Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан уздырылган татар телендәге ябык әдәби әсәрләр бәйгесенә йомгак ясалды. Жюри әгъзалары, шулай ук үсмерләр әдәбияты номинациясендә беренче һәм икенче урыннарны алган язучы Айгөл Әхмәтгалиева белән бәйгенең үзенчәлекләре һәм бүгенге яшүсмерләр әдәбияты турында сөйләштек. -
Гөлия Зәһердинова: «ТАЛАНТЛЫ ЯШЬЛӘРГӘ ИГЪТИБАР КҮБРӘК БУЛСЫН ИДЕ»
Күптән түгел генә Ильяс Әүхәдиев исемендәге музыка көллияты студенты, күп санлы бәйгеләр лауреаты, яшь җырчы Гөлия Зәһердинова белән очрашу насыйп булды миңа. Шул форсаттан файдаланып, танылу яулап килүче якташыбыз белән әңгәмә корып алдым. -
МӨСЛИМ, ТАТАРЧА РОК, ЯШҮСМЕРЛӘР – АВЫЛДА МУЗЫКАЛЬ ТӨРКЕМ!
Мәгънәле текстлар, уен коралларының өстенлеге, эмоциональлек – болар рок-музыканың асылын тәшкил итә торган элементлар. Рокның рус телле юнәлешен без «Кино», «Король и Шут» һәм башка төркемнәр аша беләбез. Ә «ALQANAT», «Gauga», «Başkarma» төркемнәре татар телендәге рок та популяр була алуын исбатладылар. -
КОЯШ, ЧЫК, ЧЫК, ЧЫК, ТӘМЛЕ БОТКА БИРЕРБЕЗ: D ВИТАМИНЫН КАЯН АЛЫРГА?
Бу кыш бик карлы булды әле. Кояшлы көннәрне бармак белән санарлык, кояш чыкса да тиз генә кача, кәеф юк… Нишләргә соң? Бу язмада без сезгә организмда D витаминын арттыру һәм кояшлы кәеф серләре турында сөйләрбез! -
ЭЧКЕ ТӘНКЫЙТЬЧЕ БЕРКАЙЧАН ДА ЯЛ ИТМИ: Ә СИН ПЕРФЕКЦИОНИСТМЫ?
Перфекционистлар барлык өлкәләрдә дә камиллеккә омтыла, дөрес яшәргә тырыша. Нинди билгеләр перфекционизм сыйфатлары барлыгын күрсәтә? Һәм бу «чир» нәрсәгә китерергә мөмкин? Язмада шул турыда сөйлибез. -
НИГӘ БЕЗ ҮЗЕБЕЗГӘ КАРАТА САЛКЫНЛЫК КҮРСӘТКӘН КЕШЕГӘ ГАШЫЙК БУЛАБЫЗ? 5 СӘБӘП
Безнең теләкләребез һәм гамәлләребез еш кына бер-берсенә каршы килә. Әйтик, җитди һәм тотрыклы мәхәббәт теләүчеләр чынлыкта моны бирә алмаган кешеләргә тартыла. Ни өчен безне эмоциональ яктан салкын кешеләр җәлеп итүен язмада ачыклыйбыз. -
«АПУШ»та ЯҢА СУЛЫШЛЫ СПЕКТАКЛЬ – «АВЫЛ ЭТЕ АКБАЙ» МЮЗИКЛЫ
18 гыйнвар көнне Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студиясе бу елның беренче премьерасын гөрләтте. Күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллинның «Авыл эте Акбай» пьесасы буенча куелган мюзикл типик спектакльдән аерылып торса да асылы шул ук: шаян персонажлар, эчкерсез һәм гади авыл эте Акбай, дуслык һәм күңел ачу. Премьерада без дә булып кайттык. -
ҮЗЕБЕЗНЕ КЫЙММӘТСЕЗЛӘНДЕРӘ ТОРГАН КӨН ДӘ КАБАТЛАНУЧЫ ҖӨМЛӘЛӘР
Язмада үзебезне кыйммәтсезләндерә торган көн дә кабатланучы җөмләләрне санадык. Күпләр өчен бу сүзләрдән тыелу тупаслык булып тоелыр, ләкин, чынлыкта, әлеге сүзләрне башкалары белән алыштыру үзбәябезне һәм шәхси чикләребезне сакларга ярдәм итәчәк. -
ТАТАР ЕГЕТЕ – ТХЭКВОНДО БУЕНЧА ДӨНЬЯ ЧЕМПИОНЫ!
Сезнең Самарада булганыгыз бармы? Булмаса, барырга киңәш итәм. Идел буенда урнашкан бу шәһәрдә күрерлек һәм сокланырлык урыннар шактый. Ә Самарада бик күп милләттәшлеребез яшәгәнен белә идегезме? Бу язманың герое – Самара татары. Бала чактан ук саф татарча сөйләшә, татар мәктәбендә укый, ә иң мөһиме – ул инде 16 яшендә тхэквондо буенча дөнья чемпионы титулына ия. -
ҮЗ-ҮЗЕҢӘ ЧИТТӘН КАРАУ: МӘКТӘП ТУРЫНДА 5 СЕРИАЛ
Мәктәп – тормышыбыздагы иң мөһим этапларның берсе. Мондагы әйләнә-тирәнең, укыту дәрәҗәсенең, белемнәрнең һәм башка бик күп факторларның тормышка йогынтысы гаять зур. Бәлки мәктәп дигән сүз 11 ел эчендә кешене туйдырып та бетерәдер, шулай да кайчак үз-үзеңә, сыйныфташларга читтән карап алу бик кирәк. Шуңа да без мәктәп тормышын яктырткан, Россиядә төшерелгән сериаллар исемлеген төзедек.