Логотип Идель
Бу – тема!

ТАБИГАТЬ СӨЮЧЕ БАЛАЛАР ҮЗӘГЕ

Табигатькә сакчыл караучы, экологияне өйрәнүче, яшеллекне һәм тереклекне үстерүче балалар юк диләр икән, димәк бу кешеләр Казанның балалар экология-биология үзәге турында белми. Монда һәр кешедән табигатькә, хайваннарга мәхәббәт бөрки, тирә-юньдәге матурлык өчен җан атып яшәүче балалар йөри. Әлеге язмам шул турыда. 

Шәһәр балалар экология-биология үзәгенә (ГДЭБЦ) 1984 елда нигез салынган. Монда балаларга өстәмә экологик-биологик белем бирү, шәһәр һәм республика дәрәҗәсендәге чаралар үткәрү белән шөгыльләнәләр. Бинасы Космонавтлар урамы, 57 урнашкан. Уку базасы яңа төрләр белән тулыландырылып тора һәм укучылар әлеге мөмкинлекләрне мәктәп курсын өйрәнгәндә, ботаника, зоология, география, тематик бәйгеләргә, тикшеренү конференцияләренә, олимпиадаларга әзерләнгәндә актив кулланыла. Әлеге өстәмә белем бирү үзәге шәһәр шартларында үсүче балаларның табигатькә карашын киңәйтә, аларда әйләнә-тирә дөньяга кызыксынуны, танып белүне үстерергә булыша.

Бүгенге көндә ул уку-укыту базасы белән шактый баеган. Бина тирәсендә зур территорияле дендрарий бар. Аңа 36 семьялыктан 244 үсемлек таксоннары керә. Тропик һәм субтропик оранжереяләрендә 81 семьялыктан 438 таксон бар. Бу теплицаларда пальма, банан, гранат агачлары үсә, мандарин, инжир, лимон, лаймнарның исә җимешләре дә бар. Сирәк һәм югалып бара торган төрләр дә саклана. Укучыларны хайваннар дөньясы белән «Биосфера» павильоны таныштыра, нинди генә җәнлек, кош-кортлар юк монда. Балалар өчен бу мәйданнар һәрвакыт ачык. 

Укучылар даими рәвештә шәһәр, республика, федераль фәнни-тикшеренү конференцияләре, экологик һәм биологик бәйгеләрдә җиңүче, призерлар була. Әлеге өстәмә белем бирү үзәге үзе дә 20дән артык шәһәр һәм республикакүләм чаралар оештыра. Шулай ук биредә экотеатр да эшли: кечкенәрәк балалар экологиягә бәйле чаралар, тамашалар куя. Кыскасы, монда һәр бала табигатькә якыная ала. 

Ә хәзер шушы биология-экология үзәгенә йөрү укучылар белән сөйләшик. Алар ни белән шөгыльләнә? Табигатькә  шундый сакчыл мәхәббәт каян килгән?

Попова Вероника, 16 яшь. Киләчәктә биология укытучысы булырга һәм экологияне өйрәтергә тели.

Экология үзәгенә мин 1нче сыйныфта йөри башладым, башта без «тере почмак»ны өйрәндек, һәр дәрес саен диярлек безгә палочниклар, әкәм-төкәмнәр, таракан һәм башкаларны күрсәтә иделәр. 5нче сыйныфта «Занимательная ЭкоФизика» дәресенә йөри башладым. Без физика һәм экология ягыннан табигать күренешләрен өйрәндек, төрле экологик проблемаларны тикшердек һәм тәҗрибәләр уздырдык. 

2024 елның октябрендә без Чиләбе шәһәрендә Бөтенроссия балалар Экологик форумында катнаштык. Безнең проект «Экогадәтләр формалаштыру буенча иң яхшы проект» секциясендә беренче урын алды. Проектыбызның максаты – мәктәп укучыларында һәм аларның әти-әниләрендә экологик гадәтләр формалаштыру. Аны тормышка ашыруга без 100 мең грант оттык.

Табигатьне тумыштан яратам, аның матурлыгы һәм масштабы шаккатыра. Экологик эзләнүләрдән тыш, мин этләр яратучылар өчен «TailWaggers»дигән клуб оештырдым. Анда балаларга, иптәшләргә төрле эт токымнары турында сөйлим, хайваннарны да, әйләнә-тирә табигатьне дә сакларга өйрәтәм. Этләрне төрле күнегүләргә өйрәтү (дрессировка) методларын күрсәтәм һәм практикада күрсәтер өчен үземнең этемне дә алып киләм. Шулай ук безгә Казанның төрле кинологлары да килә.

 

Кукушкин Илья, 15 яшь. Авыл хуҗалыгы юнәлешендә биотехнолог буласы килә. 

Бу экология үзәгенә 11 яшьтә килдем. Моны табигатьне яратуымны, анда һәр үсентене саклап калырга теләвем белән аңлатыр идем. 

Монда шөгыльләнүдән тыш, өйдә дә гөлләр, чәчәкләр үстерәм. Бүлмәмдә кечкенә «оранжереям» бар дисәк тә була. Әбием белән үсентеләр утырту ошап китте, берүзем генә дә чәчәк һәм яшелчә үсентеләре утырта башладым. Бераздан бик мавыгып киткәч, сортлы бүлмә гөлләренең орлыкларын алдым. Үзебезнең эколого-биология үзәгендәге урнашкан оранжереядән илһамланып, хәзер инде аңлы рәвештә бер төрле үсемлекләрнең коллекцияләрен җыя башладым. Орлыкларны төрле агрофирмалардан алам. Мәсәлән, алоказияләрнең миндә 42 төре бар. Иң яратканым – «азлани».

 

Фотолар: Фәридә Галимуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев