Логотип Идель
Бу – тема!

ИРЕШКӘН НОКТАҢДА ТУКТАП КАЛМА!

   Мин илкүләм, дөньякүләм танылган шәхесләр биргән гап-гади авыл мәктәбенең 10 нчы сыйныфында белем алам. Мәктәбемне тәмамлап, һөнәрләрен тапкан яшүсмер егет-кызларга үземне кызыксындырган сорауларны бирергә булдым.

Әңгәмәшчеләрем арасында 21 яшьлек көрәшче егет – Салават Хәбетдинов; иҗат эше белән шөгыльләнүче, 21 яшьлек Алинә Газетдинова; кул көрәше буенча мастер – Илвир Сәрвәров; «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты, 22 яшьлек Айназ Сәлимов. Бәлки, әлеге язмамда үзегездә туган сорауларга да җавап табарсыз.

– Мәктәптә укыган елларда балачак хыялың нинди иде?

Салават:

– Мәктәпне тизрәк тәмамларга һәм максатларга ирешү юлын тизрәк табарга.

Алинә:

– Тизрәк үсәргә. Минем башымда мондый план иде: мин мәктәпне бетерәм дә, укырга керәм, 5-6 ел тирәсе нәрсәдер эшлим һәм ахыр чиктә бик уңышлы «бизнес-вумен» булам.

– Әйдәгез, 15-16 яшьлек чорыгызга әйләнеп кайтыйк әле. Бу вакытта син үзеңә нинди киңәш бирер идең?

Салават:

– Нинди генә авырлыклар булса да, алга атларга, ирешкән уңышыңда туктап калмаска, укырга кирәк. Төрле яклап камилләшергә – спортта, укуда,  гомумән, тормышта...

Алинә:

– Билге өчен түгел, белем алыр өчен укырга кирәк дип киңәш итәр идем.

Ильвир:

– Мин бернинди киңәш тә бирмәс идем. Ничек үскәнмен, ничек яшәгәнмен, миңа шулай ошый, үземнең хаталарым һәм ялгышларым белән.

Айназ:

– Укырга, тиешенчә белем алырга.

Мәктәп елларында нинди түгәрәкләргә йөрдең һәм алар бүгенге һөнәреңә бәйлеме?

Салават:

– Көрәшкә генә йөрдем, һөнәремә бәйле түгел.

  Алинә:

– Бөтенләй бәйле түгел, хәзер мин программист һөнәрен үзләштерәм, ә укыганда мин бию, бәйләм, рәсем түгәрәкләренә йөрдем.

Илвир:

– Кечкенә вакытта баянга йөрттеләр, ләкин ул миңа ошамады, мин аны укып бетерергә бер ел калгач ташладым. Ә үзем өчен спорт белән шөгыльләнә идем.

Айназ:

– Көрәшкә, баянга һәм күбрәк волейболга йөри идем. Ләкин кечкенәдән көн саен бию түгәрәгенә йөрмәсәм дә, тормыш мине сәнгатькә, бию өлкәсенә кертеп җибәрде.

– Иң көтелгән һәм көтелмәгән уңышың?

Салават:

– Иң көтелмәгәне: Татарстан чемпионатында финалга «җиңәм!» дип чыккан идем, әмма җиңелдем. Көтелгәне – Мөслимдә алган иң беренче җиңүем.

Алинә:

– Көтелгән уңышым дип,  мин Бөтенроссия «Илһам» бәйгесендә җиңүне атар идем. Ә көтелмәгәне юк, чөнки мин һәрбер нәрсәгә бик җитди әзерләнәм һәм бары яхшы нәтиҗәләр көтәм. Ләкин, ни кызганыч, бар нәрсә дә гел без теләгәнчә генә булмый.

Илвир:

– Иң көтелмәгәне: ул Татарстан беренчелегендә җиңү яулавым, ә  көтелгәне «Спорт мастеры кандидаты» дигән разрядны алу.

Айназ:

– Иң көтелгән уңыш – премия, көтелмәгәне – аның күләменең күп булуы. 

Бәйгеләрдә, уку вакытында иң истә калган вакыйганы сөйлә әле.

Алинә:

– Бу сүзләрне ишеткәч, бер әйбер генә искә төшә: олимпиада да призер булырга 1 балл җитмәгән иде, төнемне елап чыкканым әле дә исемдә.

Илвир:

– 10 нчы класста 3 километр дистанциягә йөгерештә мин беренче килгән идем, ләкин аннан соң хәлем начараеп, мине ашыгыч ярдәм белән алып киттеләр. Шулай итеп минем май ялларым хастаханәдә үтте.

Айназ:

– Без көн саен физкультура укытучысы Әзһәмов Илшат абый белән җыелып, волейбол түгәрәгенә йөри идек. Шул вакытларны сагынам.

Хәзерге кайбер яшьләр, ягъни «зумерлар»ның кыланышлары синең өчен нормаль күренешме? Син бит үзең дә шушы буын вәкиле, бәлки нәрсәдәндер тыелырга киңәш итәрсең.

Салават:

– Виртуаль тормышка караганда реаль тормышка күбрәк игътибар итәргә.

Айназ:

– Телефоннарда азрак утыруны телим. Күбрәк саф һавада йөрергә, чөнки урамда хәзер балалар күренми.

Элек укырга керергә мөмкинлекләр аз булган, хәзер алар бихисап. Мәктәптә укучыларга ничек һәм нинди һөнәр сайларга киңәш итәр идең?

Салават:

– Әлбәттә, үзеңә ошаган һөнәрне сайларга. Һәр кешенең хыялы була, ул чынга ашсын өчен, кулдан килгәннең барысын да эшләргә кирәк.

Алинә:

– Акчалы һәм 10-15 ел дәвамында кирәкле булган һөнәр сайласаң, отасың.

Айназ:

– Мөмкинлекләр күп шул, алардан файдаланырга гына кирәк. Мәсәлән, мин башта Актанышның техникумына хисапчы һәм эретеп ябыштыручы юнәлеше буенча укырга кергән идем. Соңыннан Актанышта Алабуга сәнгать көллиятенең филиалы ачылгач, анда бардым. Шуннан бирле мин биюче булып йөрим.

Кайсы җырга син һәрвакыт кушылып җырлаячаксың?

Салават:

– Салават Фәтхетдинов җырларына.

Алинә:

–Илсөя Бәдретдинова җырларын үлеп яратам!

Илвир:

– Мин – меломан, ягъни төрле жанрдагы җырларны тыңлыйм. Ләкин соңгы арада иң яратып тыңлый торганы  ул – Ләйсән Гыймаеваның «Яшьлегем чишмәләре» җыры.

Айназ:

– Илсөя Бәдретдинова репертуарыннан «Саубуллашу»  җыры.

Чын мәхәббәткә ышанасыңмы һәм нәрсә ул синең өчен?

Салават:

– Әлбәттә, ышанам. Бер-береңне хөрмәтләү, үз кешең өчен бар әйбергә дә әзер булу, аны яшәүнең яме итеп күрү. Кыскасы, Һади Такташ сүзләре белән әйтсәк:
Мәхәббәт -
Ул үзе иске нәрсә,
Ләкин
Һәрбер йөрәк аны яңарта,
Тиле яшьлек ярты гомрен бирә
Аның хисе белән янарга...

Алинә:

– Әлбәттә! Ике кеше арасында сөю хисе бик көчле була ала. Мәхәббәт кешене рәнҗетергә дә, юатырга да мөмкин.

Илвир:

– Ышанам. Мәхәббәт ул – бик хөчле хис һәм ул булганда гына барлык авырлыкларны җиңеп чыгып була.

Айназ:

– Ышанам. Минем өчен мәхәббәт ул – бер-береңне аңлап, компромисс таба белү.

Берәр тарихи шәхес белән очрашырга мөмкинлек булса, кемне сайлар һәм нинди сорау бирер идең?

Салават:

– Илон Маск белән күрешер идем. Үз юлыңны нәрсәдән башладың? 2025 елда акчаларны кайда инвестицияләргә, дип сорар идем?

Алинә:

– В.В. Путиннан хәлләрен сорар идем.

Айназ:

– Мистер Бист белән күрешеп, ул кадәр акчаңны кая куясың, мохтаҗларга ярдәм кулы сузасың килмиме, дип сорыйсы иде.

– Киләчәккә хыялларың, алга куйган максатларың нинди?

Салават:

– Ирешкән ноктаңда туктап калма.

Айназ:

– Иң зур хыялым – чит илгә чыгып эшләү. Аның өчен күп тырышлык куярга кирәк.

– Синең күңелеңә кереп калган бер җөмлә?

Салават:

– Мәктәп елларында көрәшкә йөри башлаган вакытта укытучым:
«Болай йөрсәң, син аны җиңә алмаячаксың!», – дигәне әле дә исемдә.

Алинә:

Мәктәбемнең элеккеге директоры – Ландыш Сәяф кызының «Кыңгырауларыгыз алдан чылтырамасын!», дигән сүзләре хәтеремә кереп калган.

   Әлеге егет-кызлар белән әңгәмәдән соң, үзем өчен күп әйберләр ачтым, сорауларыма җавап таптым!

Фото: Freepik.com

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев