Бу – тема!
ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН БИТ ТИРЕСЕН КАРАУ БУЕНЧА КИҢӘШЛӘР
Яшүсмерлек чоры – зур үзгәрешләр вакыты, шул исәптән тән тиресе дә бетчәләр, коры яки майлы булу проблемалары белән очраша. Ләкин гади киңәшләрне истә тотып, син сәламәт, чиста һәм нурлы йөзеңне саклый аласың.
- Юыну, чистарыну. Көнгә ике тапкыр юын: иртән һәм кичен. Үзеңнең бит тиресенә туры килә торган гель яки пенка куллан. Ләкин артыгын тырышырга кирәкми, еш юыну тирене киптерергә мөмкин. Шулай ук җылымса су куллану кулай. Артык кайнар яки салкын су битне ялкынсындырырга мөмкин.
- Тонизирование. Юынгач тоник куллану кирәк. Ул тиренең pH-балансын сакларга һәм крем сылар алдыннан әзерләүгә булыша. Составында спирт булмавы мөһим.
- Увлажнение. Бит тиресен «увлажнять» итеп, дымландырып тору зарур. Хәтта ул майлы төргә керсә дә. Тән суласын өчен, җиңелчә структуралы крем сайларга кирәк.
- Кояштан саклану. Кояштан саклый торган SPF крем кулланыгыз. Болытлы, карадыг кояш булмаган көндә дә зыянлы ультрафиолеттан саклау өчен кирәк ул. Кремның SPF 30дан да ким булмаганы кирәк, урамга чыгар алдыннан 20-30 минут алдан сылыйсы.
- Өстәмә чаралар. Атнага 1-2 тапкыр биткә маскалар, пилинг ясарга мөмкин. Бетчәләрне сытарга ярамый, инфекция кереп начаррак булырга мөмкин.
Гомуми киңәшләр:
- Җитәрлек су эч. Су эчке яктан тиренең сыйфатын яхшырта.
- Дөрес туклан. Артык майлы, баллы, онлы ризыкларны кимет.
- Йокыңны туйдыр.
- Йөзеңә кул белән тимә, бигрәк тә көн дәвамында төрле җирләрдә йөргәндә кулларда күп бактерия була.
- Урын-җиреңне алыштырып тор, ятып йоклый торган мендәргә шулай ук күп пычрак җыела.
Исегездә тотыгыз, тирене карау – вакыт һәм түземлек таләп итә торган процесс. Күз ачып йомганчы нәтиҗәләр көтмәгез, әмма даими һәм дөрес эш иткәндә, һичшиксез уңай үзгәрешләр булачак!
Фото: «Freepik.com»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев