Гүзәл ЗАКИРОВА автор яңалыклары
-
ФАЙДАЛЫ TIKTOK: МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫН ӨЙРӘТҮЧЕ 8 КАНАЛ
TikTok платформасына кискен тикәре карашта булучыларның, мөгаен, аны яхшылап өйрәнгәннәре дә юктыр. Ә TikTok’та файдалы контент та җитәрлек, эзли белергә генә кирәк. Мәктәп программасын ансат кына аңларга ярдәм итә торган 10 канал тәкъдим итәбез! -
МИН БАРЫСЫН ДА ҮЗГӘРТЕРГӘ ТЕЛИМ! НӘРСӘДӘН БАШЛАРГА?
Уку юнәлешен, эшне алыштыру – космонавтның ачык космоска чыгуына тиң. Аеруча, син бу юнәлештә инде берничә ел укысаң/эшләсәң, шактый зур тәҗрибә туплаган булсаң. Ни өчен яңа эшкә алыну куркыныч түгел һәм ничек аңа әзерләнергә? -
МИНЕМ БИИСЕМ КИЛӘ! БИЮ ТУРЫНДА 3 МИФ
Бию – эчке һәм тышкы дөньяларны, рухи һәм физик халәтне берләштерүче күренеш. Бию күпләрне үзенә тарта, кызыктыра. Әмма, шул ук вакытта, бии башларга куркучылар да җитәрлек, чөнки бу сәнгать төре тирәсендә мифлар җитәрлек. Хәзер аларны җимерәбез! -
«МИНЕМ БУ ТУРЫДА СӨЙЛӘШӘСЕМ КИЛМИ» яки ӘДӘПСЕЗ КЕШЕЛӘРГӘ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕРГӘ?
Мин барлык кешеләрдә дә, иң беренче чиратта, яхшы сыйфатлар эзлим. Күзгә бәрелеп торган тискәре сыйфатларын да аңларга, ә кайвакыт бөтенләй акларга тырышам. Тик бу һәрвакыт та яхшыга түгел. Кешеләрнең синең күңелеңне төшерердәй сүзләренә, гамәлләренә һәрчак күз йомып килү нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин? Һәм ни өчен бу гадәттән котылырга кирәк? -
РУС ТЕЛЕННӘН БДИда 100 БАЛЛ ҖЫЙГАН ЭЛЬВИНА: «БАШЫГЫЗНЫ НЫК КАТЫРМАГЫЗ»
Хәзер 11нче сыйныф укучыларының кызу урак өсте: БДИ дәвам итә, уку йортларына документлар кабул итү бара, рус теленнән имтихан нәтиҗәләре инде билгеле дә булды. Безнекеләр, һәрвакыттагыча, уңышлар белән сөендереп кенә тора: Актаныш районының 2нче номерлы мәктәп укучысы Эльвина Мирзагаянова рус теле имтиханыннан 100 балл җыйган һәм аны Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов шәхсән котлаган. «Ялкын» Эльвина белән элемтәгә чыкты. -
ҖЫРЛА ҖЫРЛА, ДИП ӘЙТӘСЕЗ: НИ ӨЧЕН СИН ҖЫРЛЫЙ БАШЛАРГА ТИЕШ?
Караоке, вокал мәктәпләре – җырларга теләүчеләр һәм өйрәнүчеләр саны бүген артканнан-арта бара. Бу – мода шаукымы гынамы икән соң? Юк. Белгечләр фикеренчә, җырлау – кешегә, чын мәгънәсендә, «яшәргә ярдәм итә». -
INSTAGRAM ӨЧЕН КЫЗЫКЛЫ ФОТО: 5 ЛАЙФХАК
Инстаграмда бер-берсеннән берни белән дә диярлек аерылмаган фотолар ачуны чыгара, име? Ә социаль челтәрдәге аккаунтыңа яңа сулыш өреп җибәрер өчен бары берничә кызыклы лайфхакны кулланып карау да җитә. -
ТИНЧУРИН ТЕАТРЫНДА "ПОЛИЦИОНЕР" СПЕКТАКЛЕ ПРЕМЬЕРАСЫНА ӘЗЕРЛЕК ДӘВАМ ИТӘ
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары җәйге ялдан соң эшкә чыкты. -
СӘЕР-СӘЕР, ДИП ӘЙТӘСЕЗ, СЕЗГӘ НИНДИ СӘЕРЛЕК КИРӘК?
Иҗат кешеләре турында «хыялый», «сәер», «башка планетадан» дияргә яратабыз инде без. Язмамны мондый сүзләр белән башлап җибәргәч, мин сиңа моның киресен исбатлар дип уйлыйсыңдыр инде? Тик юк, мин, киресенчә, сиңа аларның сәерлеге турында кызыклы әйберләр сөйләячәкмен. -
МЕНӘ БУ ИЧМАСАМ МАСКА: INSTAGRAM'да ЯҢА ТРЕНД!
Соңгы тәүлек эчендә Instagram’ның татар телле аудиториясе берсен-берсе уздыра-уздыра үзенең татар телен ни дәрәҗәдә яхшы белүен тикшерә. Азат Кашапов ясаган рус теленнән татар теленә тәрҗемә маскасын иренмәгән бар кеше кулланып карады, ахры. Ә ул маска барлыкка килгәнгә әле нибары бер көн узды! Ул нилектән шулай популярлашып китте соң? Һәм аның авторы киләчәктә нинди яңа маска ясарга тели? Бу сорауларга Азат Кашапов үзе җавап бирә. -
ЯБЫГЫР ӨЧЕН НИЧЕК АШАРГА: 3 ЛАЙФХАК
Алдан ук начар хәбәр: энергетик баланс бар, һәм без аны истә тотарга мәҗбүр. Бу ни дигән сүз? Безгә кергән калорияләр, без көн дәвамында “тотачак”, ягъни яндырачак калорияләрдән артыграк булырга тиеш түгел. Тик авыр сулама, яхшы хәбәр дә бар: ашаудан ләззәтне шул ук дәрәҗәдә калдырып, калорияләр куллануны киметүнең бер кыенлыгы да юк. Ә хәзер тулырак. -
«ОЗЫН ТӘНӘФЕС» («БОЛЬШАЯ ПЕРЕМЕНА») КОНКУРСЫНЫҢ ЯҢА ЭТАБЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ
30нчы апрель көнне БольшаяПеремена.онлайн сайтында мәктәп укучылары өчен Россиякүләм «Озын тәнәфес» («Большая перемена») конкурсының яңа этабы башланып китте. -
ТЕЛЕФОНЫМ, ЙӨРӘК МАЕМ: 4 КИҢӘШ!
Бүгенге заман кешесенә телефонсыз, һичьюгы, бер көн генә яшәү дә мөмкин әйбер түгел сыман, чөнки телефоннар аралашу чарасы гына булудан инде күптән туктады: хәзер смартфоннар ярдәмендә без кинога билет алабыз, такси чакырабыз, фотога төшерәбез, мәгълүмат саклыйбыз. Әмма, безнең смартфоннар нинди генә текә, заманча булмасыннар, аларның да “йомшак” яклары бар. -
«ЭЧКЕ БАЛА» – КЕМ ҺӘМ НИ ӨЧЕН КИРӘК?
Психология белән бәйле язмалар укыганда, әлеге өлкәдә белгечләр белән аралашканда безгә еш кына бер фраза белән очрашырга туры килә. «Күңелдә утыручы бала», «эчке бала». Ни аңлата соң бу? Әлбәттә, монда тере җан иясе я ниндидер җисем күз алдында тотылмый, тик үзеңнең «эчке бала»ң белән аңлашу күп кенә психологик кыенлыкларны чишәргә ярдәм итәргә мөмкин. -
КӘРИМ ТИНЧУРИН ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА: ДРАМА ӘЛЛӘ КОМЕДИЯ?..
2019нчы ел Кәрим Тинчурин театры өчен никадәр катлаулы һәм сынаулы ел булмасын, алар бу елда тамашачыларны яңа спектакльләр белән сөендерүдән туктамадылар һәм 2019нчы елның азагы – 2020нче елның башын бәйләп торучы “Һәлакәткә бер адым” спектакле дә шундыйлардан иде.