Гүзәл ЗАКИРОВА автор яңалыклары
-
«ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ (ФОТОРЕПОРТАЖ)
15нче гыйнвар көнне Габдулла Кариев театры сәхнәсендә инде 2019нчы елның язында зур фестиваль белән башланып киткән «Әйдә, ШаяРТ»ның финалы узды. Финалда «Мөслим кырмыскасы» (Мөслим), «Алсу» (Арча), «Понаехали» (Мәскәү), «Эремчек» (Балтач), «Биш бармак» (Мамадыш) командалары көч сынашты. -
ЗАМАНЧА СӘНГАТЬ, НИК СИН ШУНДЫЙ АҢЛАЕШСЫЗ?
Ни өчен Малевичның “Кара квадрат”ы – шедевр? Ни өчен бүгенге көн сәнгате – матур түгел, ә кайвакыт бөтенләй ямьсез? Бу сорауларга сәнгать белгече Александра Першеева җавап бирә. -
ЯСАЛМА ИНТЕЛЛЕКТ: 3 МИФ
Без ясалма интеллект, аның мөмкинлекләре турында көндәлек ишетәбез. Бер яктан безгә ясалма интеллектның күз алдына да китереп булмастай мөмкинлекләре, безнең барлык проблемаларны чишәчәге хакында сөйләсәләр, икенче яктан, Илон Маск һәм башка галимнәр ясалма интеллекның кешелеккә куркыныч тудырырга мөмкинлеген дә исәптән чыгармаска куша. Ә чынында ничек соң? -
ҖИМЕРҮ ОМТЫЛЫШЫ: НИГӘ БЕЗ ПРЕДМЕТЛАРНЫ ВАТА ТОРГАН ВИДЕОЛАР КАРАРГА ЯРАТАБЫЗ?
Соңгы вакытта социаль челтәрләрдә төрле предметлары сыта, кисә, ерта торган видеолар һәм аларны караучылар арта башлады. Кешеләр арасында мондый төр видеоларга ихтыяҗ зур, күрәсең: кайберәүләр аларны сәгатьләр буе карап утыра ала... -
«БӘЙЛӘНЧЕК» ҖЫРЛАР: НИ ӨЧЕН КАЙБЕР КӨЙЛӘР БАШТАН ЧЫКМЫЙ?
Ни өчен аерым төр җырлар хәтергә сеңеп кала һәм аларны онытып булмый? Бу мәсьәләгә бәйле психолог Лорен Стюарт фикерләре белән бүлешәбез. -
АВЫР ЧОР ҺӘМ ҮЗБӘЯ: ЯШҮСМЕРЛӘРГӘ КИҢӘШЛӘР
Баласының максатчан, кыю, үз-үзенә ышанган булуын кайсы гына әти-әни теләми икән? Бу сыйфатлардан башка олы тормышта үз урыныңны табу шактый кыен, һәм шуңа күрә әлеге сыйфатларны үзеңдә тәрбияләргә кирәк. Тик ничек? -
«НИГӘ МИҢА БАСЫМ ЯСЫЙЛАР?» яки БДИ АЛДЫННАН ИҢ ЗУР КУРКУ
Укучы алтын медальгә барса да, имтиханнарга яхшылап әзерләнсә дә, ул әле борчылмый, дигән сүз түгел. Мәктәптә укытучылар һәм укучылар тарафыннан басым, вакыт тарлыгы һәм хаталанудан курку – балага үзе аша үткәрергә туры килгән төп кыенлыклар әнә шулар. -
АЧ СЕРЕҢНЕ, ТЕАТР: КӘРИМ ТИНЧУРИН ТЕАТРЫНДА МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ БЕЛӘН КВЕСТ УЗДЫ
Әйе, һәр оештырылган чараның үзеннән соң кайтаваз калдыруы, күңелгә уелып калуы мөһим. Кәрим Тинчурин театрында “Укучының мәдәни көндлеге” проекты кысаларында уздырылган квест шундыйлардан иде. Хәзерге замана баласын кызыксындыру, аның игътибарын җәлеп итү - гаять катлаулы, һәм бу квесттан соң күңелдә бары бер уй калды: ешрак оештырылсын иде мондый чаралар! -
НИЧЕК БЕЗ КЕШЕЛӘРНЕ ИСЕМЕНӘ КАРАП БӘЯЛИБЕЗ
Психологлар шундый нәтиҗәгә килгән: без кешеләрнең исемнәрендәге авазларны аерым бер холык үзенчәлекләре белән тәңгәлләштерәбез икән. Мисал өчен, экстравертның исеме ничек? Айрат инде! Я Рәфидә, я Ришат. Тик берничек тә Гөлназ, Илназ, Әминә, Алсу, Гүзәл түгел – алар эмоциональрәк һәм компромисска җиңелрәк баралар. Моны кешеләрнең исемнәре кабул итү үзенчәлеген өйрәнгән Канада психологлары ачыклаган. Аларның бу тикшеренүе Journal of Experimental Psychology фәнни журналында бастырылган. -
КУРКЫНЫЧ ТӨШЛӘР: НИ АҢЛАТА ҺӘМ НИЧЕК КОТЫЛЫРГА?
Төш – безгә баш мие сөйли торган тарих, төрле образлар, хис-тойгылар һәм хатирәләр җыелмасы. Галимнәр әлеге күренешне шулай аңлата. Без барыбыз да яхшы беләбез: төшләр һәрвакытта да матур һәм рәхәт булмый. Куркыныч төшләрдән бик күпләр тилмерә, кайберәүләр бер үк төшнең кабатлануыннан изалана. -
TOXIC АДӘМ: НИЧЕК СӨЙЛӘШЕРГӘ?
Ниткән toxic, анысы кем инде тагы, дип уйлыйсыңмы? Үзем дә шулай дим, чын. Үз телебездә дә бар бит инде ул сүз, име? Утырган булам инде шуна, кыланып, toxic, имеш. Ярар, әйтсәм-әйтим инде, текәрәк баш исем куясы килде инде, шуңа әллә ниләр уйлап чыгарып утырам... -
САК БУЛ, СЕКТА! НИЧЕК ҮЗЕҢНЕ САКЛАРГА?
Бу көннәрдә Татарстанда “Экстремизмга – юк!” айлыгы үтә. Шуңа бәйле, Казанда төрле чаралар, әңгәмәләр, лекцияләр оештырыла. Шундый чараларның берсен Татарстан Республикасы мөселманнарының диния нәзарәте уздырды. Казанда 17нче сентябрьдә “Сак булыгыз, секталар!” дип аталган ачык лекторий үтте. -
"АЛМАЛЫ ЛИХОРАДКА" ЯКИ IPHONEга ЧИРАТ ТОРГАН ӨЧЕН 1 МИЛЛИОН!
iPhone 11 һәм 11 Pro’ның официаль презентациясеннән соң бер атна да үтәргә өлгермәде, Авито һәм Юла бу яңа “алмаларга” чират торырга тәкъдим итүчеләр белән шыплап тулды да. Әйтергә кирәк, мондый хезмәт бер дә арзан тормый. -
САУ БУЛ, БАШ МИЕ!
Иманым камил, бу текстны 90% кеше укып бетермәячәк. Әмма шунысы бар: язмам нәкъ шул 90% кеше турында. -
РОССИЯДӘ ШӘП ФИЛЬМ ТӨШЕРӘ БЕЛӘЛӘР!
27нче август – Россия кинематографиясе көне. Россиядә, Совет чорында төшерелгән фильмнарга карата шикләнеп караучылар шактый, әмма син андыйлардан булсаң, бу язманы ябып куярга ашыкма, чөнки Россия кинематографиясе “Ёлки”, “Притяжение”, “Бабушка лёгкого поведения” ише чүп-чардан гына тормый. Һәм без сиңа блогер Badcomedian фикеренчә иң яхшы 5 рус телле фильм тәкъдим итәбез!