Логотип Идель
Көн дә бәйрәм

РОССИЯДӘ ШӘП ФИЛЬМ ТӨШЕРӘ БЕЛӘЛӘР!

27нче август – Россия кинематографиясе көне. Россиядә, шуның белән бергә Совет чорында төшерелгән фильмнарга шикләнеп караучылар шактый, әмма син андыйлардан булсаң, бу язманы ябып куярга ашыкма, чөнки Россия кинематографиясе “Ёлки”, “Притяжение”, “Бабушка лёгкого поведения” ише чүп-чардан гына тормый. Һәм без сиңа блогер Badcomedian фикеренчә иң яхшы 5 рус телле фильм тәкъдим итәбез!

Тик иң башта, шуны ачыклыйк, кем ул Badcomedian һәм нигә аның фикере мөһим?

BadComedian’ның иҗатын күзәтеп баручылар, шаярып, “күпчелек рус фильмнары Евгений Баженовның обзорларына эләгер өчен төшерелә”- дияргә ярата. Чыннан да, саркастик тәхәллүсле егетнең кайбер видеоларын тулы метражлы фильмнар белән янәшә куеп карап була.

Билгеле, youtube видеохостингында фильмнарга булсынмы, яңа музыкаль альбомнарга булсынмы обзорлар төшерүчеләр шактый. Һәрберсе әлеге эшчәнлеккә төрлечә якын килә, әмма Евгений Баженовның әлеге өлкәдәге эшчәнлеге аеруча кызыклы.

Инде алда әйтеп үткәнчә, Евгений үзенең видеоларында начар дип тапкан фильмнарга күзәтү ясый. Ул фильм Россиядә төшерелгән фильм, яисә чит ил фильмнары булырга мөмкин, әмма тәнкыйтьнең иң катысы күпчелек рус  фильмнарына эләгә. Аның видеоларын кызыксынып карарга мәҗбүр иткән факторларның берсе – ул максималь рәвештә объективлыкны саклый белә, “миңа ошамый”, “мин аңламыйм” ише җөмләләр кулланмый, ә төгәл, аңлатылган конструктив тәнкыйть тәкъдим итә.

Евгений Баженов сыйфатсыз төшерелгән фильмнарга обзорлар ясый, шуның белән һичьюгы үзенең аудиториясендә булса да, русча әйтсәк, “яхшы вкус” тәрбияли. Бәлки аның обзорларында күпмедер субъективлыкка да урын бардыр, әмма ул үзенең фикерен бердәнбер хакыйкать итеп күрсәтергә дә теләми. Аның бу өлкәдәге эшчәнлеген тәнкыйтьләп чыгучылар да шактый, һәм аларның барысы да диярлек бер фикергә килеп төртелә – Евгений Баженов чын кино тәнкыйтьчесе түгел, аның видеоларында җитдилек юк, барысы да юмор аша бара һәм ул субъектив фикер йөртә. Әмма Евгений беркайчан да үзен кино тәнкыйтьчесе буларак күрсәтмәде, ул – начар фильмнарга обзор ясаучы, ягъни, BadComedian.

Тәк, BadComedian’ның кем икәнен аңладык, хәзер алда сүз биргәнне истә тотып, 5 яхшы рус фильмын тәкъдим итәбез.

5. “Они сражались за Родину” (1975)

Шолохов романы буенча төшерелгән совет режисеры Сергей Бондарчук фильмы сугыш драмалары арасында классика дәрәҗәсенә күтәрелгән иң яхшы фильмнардан санала.

Фильмда вакыйгалар Бөек Ватан Сугышының иң авыр, трагик чоры – 1942нче елда бара һәм Сталинградка таба чигенүче укчылар полкы турында сөйли. Фильмның төп герое – Пётр Лопахин, һәм фильмны караучы ул елларның коточкыч авырлыгын аның күзләре аша күрә.

4. “Война” (2002)

Алексей Балабанов фильмы без аңлаган һәм күзаллаган сугыш турында гына түгел, бу холыклар, күзаллаулар, менталителар сугышы һәм һәр кешенең үз аңында баручы сугыш турында.

Фильмның һәр герое сугышны төрлечә кабул итә. Алан Гугаев өчен сугыш – тормыш. Бу аның өчен акча эшләү, үзеңне төп кеше, авторитет итеп тою мөмкинлеге.

Инглиз Бойл өчен сугыш – куркыныч һәм кыргый урын, һәм бу җирдә ул ни кагыйдәләр, ни кануннарны аңламый.

Иван Ермаков өчен исә сугыш тоткынлыктан чыккач ук тәмамланган. Әмма туган ягы Тубыл өлкәсенә кайткач, герой үзенә урын таба алмый...

3. “Со мною вот что происходит” (2012)

Режиссер Виктор Шамировның әлеге драмасын карагач, озак вакыт үз-үзеңә сораулар биреп тынлыкта утырасы килә.

Фильмда вакыйгалар 31нче декабрьдә бара, әмма ул мондый типтагы фильмнардан шактый аерыла: ниндидер ашыгу-кабалану, артык хәрәкәтләр юк.

Фильмда сүз бер-берсеннән холык-фигыльләре, яшәү рәвешләре, дөньяга карашлары белән аерылып торган ике бертуган турында бара. Әмма вакыйгалар барышында аларның бер-берсенә шактый якын булуы ачыклана.

2. Свой среди чужих, чужой среди своих (1974)

Никита Михалковның тәүге фильмы катлаулы чор турында: гражданнар сугышы инде тәмамланган, әмма большевикларга әле чын җиңү килмәгән.

Сюжет буенча, ак офицерлардан торган төркем алтын ташучы поездны талый, ә биш кызыл сугышчы талаучылар белән каршылыкка керә.

Бу фильмны сугыш, сәясәт турында гына дип әйтү дөрес булмас. Чөнки,  билгеле бер вакытта нинди президент, нинди хакимимят булуы ул кадәр үк мөһим түгел. Дуслык, батырлык, намус – менә нәрсә мөһим.

1. “Дурак” (2014)

Әлеге фильмның режисеры Юрий Быковны Евгений Баженов (BadComedian) иң яхшы рус режисерларының берсе дип саный, әмма аның фильмнары прокатларда бик аз акча җыя.

“Дурак”та сүз менә-менә ишелергә торучы тулай торак бинасы турында бара. Төп герой әлеге хәлне булдырмый калу өчен тырыша, әмма аңа моның өчен шәһәр идарәсе белән күзгә-күз очрашырга туры киләчәк. Әлеге фильмны караганнан соң, һәр кеше үзенә сорау биререгә тиеш: “Ә мин аның урынында нишләр идем?”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев