INSTAGRAM ӨЧЕН КЫЗЫКЛЫ ФОТО: 5 ЛАЙФХАК
Инстаграмда бер-берсеннән берни белән дә диярлек аерылмаган фотолар ачуны чыгара, име? Ә социаль челтәрдәге аккаунтыңа яңа сулыш өреп җибәрер өчен бары берничә кызыклы лайфхакны кулланып карау да җитә.
Лайфхак №1: Көзгене эшкә җигәбез
Көзге каршында баналь селфилар ясаудан туктарга! Фантазияне эшкә җигәбез һәм көзге ярдәмендә әкияти фотосурәтләр тудырабыз:
Лайфхак №2: Мин – алтын матур чәчәк
Юк, сүз – кулга гөлләмә тотып фотога төшү турында түгел. Чәчәкләр белән әллә нинди кызыклы әйберләр эшләп була: такыя үрергә, толымыңа беркетергә, алкалар ясарга, күлмәкне бизәргә һ.б.
Лайфхак №3: Тылсымлы стакан
Су тутырылыган гап-гади стакан яссылыгында кеше йөзе бөтенләй башкача күренә, нишләп моны кулланмаска, ди әле? Менә дигән заманча фотосәнгать үрнәге, теләгәнчә аңласыннар.
Лайфхак №4: Таныш булыгыз, бу – минем күләгәм
Кешенең күләгәсе элек-электән ниндидер серле күренеш булып килгән. Аны кешенең күңел халәте белән дә тиңлиләр, тискәре сыйфатлары тупланмасы итеп тә карыйлар. Үз күләгәңне күзәтеп кара әле, ул сиңа никадәр охшаган, синең күләгәңме соң ул бөтенләй?
Лайфхак №5: Төсләр белән уйныйбыз
Монда бар да бик гади: бизәнгәндә якты төсләрне кызганма. Макияж ясау буенча күнекмәләрне бер читкә куеп тор да, фантазияңне эшкә җик.
Бу язма Казан кызы Эльвира Вәлиеваның Instagram аккаунты белән илһамланып язылды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев