МИНЕМ БИИСЕМ КИЛӘ! БИЮ ТУРЫНДА 3 МИФ
Бию – эчке һәм тышкы дөньяларны, рухи һәм физик халәтне берләштерүче күренеш. Бию күпләрне үзенә тарта, кызыктыра. Әмма, шул ук вакытта, бии башларга куркучылар да җитәрлек, чөнки бу сәнгать төре тирәсендә мифлар җитәрлек. Хәзер аларны җимерәбез!
Миңа бии башларга соң
Биючеләр арасында бу өлкәгә бик соң килеп эләккән кешеләр күп. Кешедә бию белән кызыксыну 5, 15, 45 яшьтә барлыкка килергә мөмкин, әмма бию өчен бернинди яшь чикләүләре юк. Бары тик синең яшеңә яхшырак туры килгән бию төрен табарга кирәк. Мисал өчен, хип-хоп һәм брейкинг яшүсмерләргә якынрак булса, танго күбрәк зурларга туры килә (тик, әйе, болары да безнең баштагы стереотиплар чыгылышы гына).
Ир-егетләр биеми
Безнең мәдәният биюләргә бәйле билгеле бер шартлы чикләүләргә бай. Аларның күбесендә рациональ оеткы юк диярлек, бары тик аңда калыплашкан психологик каршылык кына. Беренчедән, безнең мәдәниятта бию белән үзеңне күрсәтү яки күңел ачу, ял итү өчен шөгыльләнү чагыштырмача соң барлыкка килгән. Мисал өчен, 20-30 ел элек бию түгәрәкләре балалар өчен генә оештырылган. Икенчедән, ир-ат тәненең матурлыгына, эстетикасына игътибар итү юк. Өченчедән, биюне хәмер, күңел ачу урыннары белән бәйләп карау да бар. Бүгенге көндә исә, мәдәни фон үзгәрү сәбәпле, ир-атларның биюе дә табигый күренешкә әйләнә башлады.
Махсус әзерлек кирәк
Читтән карап торучы кешедә «бию нинди булырга тиеш» дигән сорауга бәйле аңлашылмаучанлык туарга мөмкин. Зур сәхнәдә искиткеч яхшы сыгылмалыкка ия артисларның катлаулы күнегүләре – бию кебек. Әби-бабайлар паркта вальс әйләнеп йөри – монысы да бию сыман. Тик ни өчендер алар шулкадәр төрле.
Чынлыкта, музыкага ияреп гәүдә ярдәмендә үз-үзеңне күрсәтүне (нинди генә сәер һәм аңлаешсыз кебек тоелса да) бию дип карарга мөмкин. Һәр кеше үзенең сәләтләрен, әзерлеген, сыгылмалылык дәрәҗәсен исәпкә алып бии.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев