ФАЙДАЛЫ TIKTOK: МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫН ӨЙРӘТҮЧЕ 8 КАНАЛ
TikTok платформасына кискен тикәре карашта булучыларның, мөгаен, аны яхшылап өйрәнгәннәре дә юктыр. Ә TikTok’та файдалы контент та җитәрлек, эзли белергә генә кирәк. Мәктәп программасын ансат кына аңларга ярдәм итә торган 10 канал тәкъдим итәбез!
Математика: @Maths_with_july
Юлия фикеренчә, математика җиңел, күңелле квест сыман булырга тиеш. Үзенең видеоларында ул БДИ күнегүләрен чишәргә өйрәтә, баш мие өчен файдалы күнегүләр белән бүлешә. Һәм, безнеңчә, мондый форматтагы видеолар ярдәмендә катлаулы формулаларны истә калдыру күпкә җиңелрәк.
Рус теле: @top-ege
Әйе, TikTok’та игътибар үзәгендә булыр өчен, трендларны, популяр музыканы исәптә тотарга кирәк. Татьяна – рус теле буенча репетитор һәм ул бер үк вакытта тренларны да кабатлый, кагыйдәләрне дә аңлата.
Тарих: @savvushkinsss
Әгәр син идарәгә кайсы патшадан соң кайсы килүен, Петр I реформаларының Екатерина II реформаларыннан нәрсә белән аерылуын истә калдыра алмый интегәсең икән, бу каналга күз сал, монда артык берни дә юк – юмор һәм фактлар гына.
Химия: @chemproege
Әлеге канал авторы гади телдә һәм аңлаешлы мисаллар белән валентлык, карбон селтеләре турында сөйләп кенә калмый, ә тәҗрибәләр ярдәмендә аңлата да.
Физика: @1physic
Канал авторы – физика укытучысы. Ул физика турында сөйләп кенә калмый, ә тәҗрибәләр дә ясый. Шулай ук, ул БДИда сиңа очрарга мөмкин катлаулы моментлар белән дә таныштыра.
Әдәбият: @julia_novella
Бу каналда син рус әдәбияты әсәрләренең кыскача эчтәлекләре белән таныша аласың.
Биология: @biolog_na_sto
Организмга А витамины җитмәсә ни була? Ни өчен яралы урынны актарырга ярамый? Кызыклы фактлар һәм мифлар турында бу каналда таныша аласың.
Инглиз теле: @i.am.polly.byeee
Әлеге каналның авторы АКШта югары мәктәпне тәмамлаган. Ул кыска-кыска видеолар ярдәмендә инглиз теле грамматикасы кагыйдәләрен һәм дөрес әйтү (произношение) турында сөйли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 октября 2025 - 14:58
«АВАЗДАШ» ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕНЕҢ АФИШАСЫ БИЛГЕЛЕ
-
13 октября 2025 - 11:17
ЯШЬЛӘРНЕ ТАРИХИ АГАРТУ ӨЛКӘСЕНДӘГЕ «ТАРИХ ТАВЫШЫ» БӨТЕНРОССИЯ ПРЕМИЯСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
-
8 октября 2025 - 13:10
ТҮБӘН КАМА ТАТАР ДӘҮЛӘТ ТЕАТРЫ ТУФАН МИҢНУЛЛИН ИСЕМЕНДӘГЕ ЗАМАНЧА ДРАМАТУРГИЯ БӨТЕНРОССИЯ ФЕСТИВАЛЬ-БӘЙГЕСЕ УЗДЫРА
-
30 сентября 2025 - 15:15
«ЕЛНЫҢ ИҢ ЯХШЫ ЯШЬ УКЫТУЧЫСЫ – 2025» КОНКУРСЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ
Нет комментариев