Илсөяр МАЛИКОВА автор яңалыклары
-
КӘЕФ КҮТӘРЕНКЕЛЕГЕ ӨЧЕН НӘРСӘ АШАРГА?
Язмада көн дәвамында күтәренке кәефне һәм энергияне югалтмас өчен ашарга кирәк булган ризыкларны санадык. Аларны үз рационыңа ешрак кертсәң, стрессның ни икәнен белмәссең! -
ТАТАР КИНОСЫНА – 100 ЯШЬ!
«Яланаяклы кыз», «Ак чәчәкләр», «Ядәч! Истә!»... Хәтерлисеңме, ТНВ каналыннан һәр кичне дәү әни һәм дәү әти белән Самат белән Дилбәр тарихын зарыгып көтә идек. Бу һәм калган фильм белән сериалларны төшерүче «Татаркино»га быел 100 яшь тулды! -
ТИПИК ӘКИЯТ, КОСМОС ҺӘМ КЛАССИК ӘДӘБИЯТ: МАРТ АЕНДА КӨТЕЛГӘН ПРЕМЬЕРАЛАР
Язның беренче премьераларын язмада җыйдык. Исемлектә син март аенда кинотеатр экраннарына чыгачак төп фильмнар белән таныша аласың. Монда сине типик әкият тә, документаль тарих та, космос турындагы фантастика да, шулай ук рус әдәбиятының классик әсәрләре буенча төшерелгән фильмнар да көтә. -
КАЗАН МӘКТӘПЛӘРЕ ҺӘМ ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЛАРЫНА ГАИЛӘ ДӘРЕСЛӘРЕ КЕРТЕЛӘЧӘК
«Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе» башлыгы Елена Студеникина Казан мәктәпләрендә һәм югары уку йортларында яшьләр арасында гаилә кыйммәтләрен пропагандалау өчен даими рәвештә дәресләр үткәреләчәге турында әйтте. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте. -
АРЧА УКУЧЫЛАРЫ «СМЕШАРИКЛАР»НЫ ТАТАРЧАГА ТӘРҖЕМӘ ИТКӘН
Арча районы Кенәр мәктәбе укучылары, «Алдынгылар хәрәкәте» илкүләм балалар һәм яшүсмерләр хәрәкәтенең Татарстан бүлеге катнашучылары «Смешарики» һәм «Лунтик» мультфильмын татарчага тәрҗемә иткән. Бу хакта «Алдынгылар хәрәкәте»енең PR-белгече Екатерина Ибряева хәбәр итә. -
ДӨНЬЯДА НЕЙРОЧЕЛТӘР ЯСАГАН БЕРЕНЧЕ МУЛЬТФИЛЬМ ЧЫКТЫ
Кытайда тулысынча нейрочелтәр ясаган мультсериал барлыкка килгән. Ул «Qianqiu Shisong» («Меңьеллык шигырьләре») дип атала һәм классик кытай поэзиясенә нигезләнгән. Мультфильм 7 минутлык 26 эпизодтан тора. -
САБАНТУЙЛАР КАЙЧАН БУЛАСЫ БИЛГЕЛЕ!
Быелгы Сабантуй бәйрәмнәренең кайчан үтәчәге билгеле. Татарстанда авыл һәм районнарда Сабан туе 8-9 июнь көннәрендә гөрләячәк. Ә Яр Чаллы шәһәрендә күркәм бәйрәм 15 июньгә туры килә. Шулай ук, тиешле документта Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаганча, Казанда Сабантуй 23 июнь көнендә узарга тиеш. -
ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ ITTIFAQ ТӨРКЕМЕНӘ БАГЫШЛАНГАН ХИП-ХОПЕРА ТӘКЪДИМ ИТӘ
19-20 мартта 18.30 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» хип-хопера премьерасын (18+) тәкъдим итә. Әлеге спектакль – татар театры сәхнәсендә беренче тапкыр куела торган рэп-опера. -
«ӘЛМӘНДӘР» IV МӘСКӘҮ ХАЛЫКАРА БАЛАЛАР КИНОФЕСТИВАЛЕНЕҢ ИҢ ЯХШЫ АНИМАЦИОН ФИЛЬМЫ ДИП ТАНЫЛДЫ
«Татармультфильм» берләшмәсе әзерләгән «Әлмәндәр» фильмы IV Мәскәү халыкара балалар кинофестиваленең иң яхшы анимацион фильмы дип танылды. Мультфильм татар драматургиясе классигы Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәренә нигезләнеп төшерелде. -
МИЛЛИ КИТАПХАНӘДӘ ЯПОН КОМИКСЛАРЫ ТАРИХЫ ТУРЫНДА ЛЕКЦИЯ ҮТӘ
ТР Милли китапханәсендә 16 мартта «Манга: XX гасыр башыннан алып «Шпион гаиләсе»нә кадәр япон комикслары тарихы» дигән лекция уза. -
ИРТӘН НИЛӘР АШАРГА КИҢӘШ ИТЕЛМИ?
Иртәнге аш – кеше өчен иң мөһим ризык кабул итү вакыты. Шуңа күрә дә моңа мөмкин кадәр җаваплырак карарга кирәк. Гастроэнтеролог Сергей Вялов нинди иртәнге ашның гомерне кыскартуы турында әйтте. -
БАЛАЧАКТАН ҺӘРКЕМ ҮЗЛӘШТЕРЕРГӘ ТИЕШЛЕ СОЦИАЛЬ КҮНЕКМӘЛӘР
Психологлар балачактан ук һәр кеше 9 мөһим социаль күнекмәгә өйрәнергә тиеш, дип саный. Нәкъ менә алар олы тормышта бик кирәк булачак. Әйтик, кемгәдер башкалар белән аралаша башлау, үзен күрсәтү, яңа командага кереп китү авырлык белән бирелә. Шуңа күрә һәркем дә, кечкенәдән үк, үскәч аягында нык басып торыр өчен, тирә-юнь белән элемтә булдырырга тиеш. -
КАЗАН УКУЧЫЛАРЫ ТУКАЙГА БАГЫШЛАНГАН БӘЙГЕДӘ КАТНАША АЛА
Казан укучылары «Ядкярләрдә Тукай рухы» бөтенроссия әдәби бәйгесендә катнаша ала. Җиңүчеләрне татар һәм рус телләрендә «Проза» һәм «Поэзия» номинацияләрендә билгеләячәкләр. Бәйгедә катнашу өчен гаризалар кабул итү 31 мартка кадәр дәвам итәчәк. -
ТАТАРЧА АННА АХМАТОВА, 5 АКТРИСА ҺӘМ 45 МИНУТ ТЕАТРАЛЬ ДӘРЕС
Кариев театры «театраль дәресләр» оештыруын дәвам итә. Бу юлы театр артистлары рус шагыйре Анна Ахматова тормышы һәм иҗатына багышланган «Анна Ахматова: Вакыт кайтавазы» спектакль-квартирнигын тәкъдим итте. Мәктәп программыннан, гадәттә, укучылар язучылар һәм шагыйрьләр турында күп нәрсәне белмичә кала. Ә мондый форматтагы кыска-кыска чаралар алар турында кызыклы яңа мәгълүмат белән таныштыра. -
ИСТЕРИКА ХАЛӘТЕНДӘГЕ КЕШЕНЕ НИЧЕК ТЫНЫЧЛАНДЫРЫРГА? 6 КИҢӘШ
Истерика – кешенең эмоцияләрен контрольдә тота алмавы, шашынуы. Стресска реакцияне төрле кеше төрлечә күрсәтә. Кемдер елый, кемдер бертуктаусыз көлә, ә кайберәүләр тирә-ягындагы предметларны ыргыта һәм җимерә башлый. Моны кирелек яисә игътибар сорау дип кабул итү дөрес түгел. Чынлыкта, истерика халәтендәге кешене тынычландыра белү кирәк. Язмада шул хакта сөйләшәбез.
Белми калма
-
4 мая 2024 - 13:35
«КАДРОВЫЙ РЕЗЕРВ» – ҮЗЕҢНЕ КҮРСӘТҮ ӨЧЕН МЕНӘ ДИГӘН ЫСУЛ!
-
2 мая 2024 - 15:20
«УЕНФЕСТ»ТА КАТНАШ ҺӘМ «СОЧИ ПАРК» КОМПЛЕКСЫНА БАРУ МӨМКИНЛЕГЕН ОТ!
-
29 апреля 2024 - 21:39
ГРАФФИТИ, К-POP һәм ШӘП КОНТЕНТ: «ПОВ» ТУГАН КӨНЕ НИЧЕК УЗДЫ?
-
28 апреля 2024 - 12:22
КФУның ФИЛОЛОГИЯ ҺӘМ МӘДӘНИЯТАРА БАГЛАНЫШЛАР ИНСТИТУТЫНДА «ТОТАЛЬНЫЙ ДИКТАНТ-2024» УЗДЫ