Логотип Идель
Бу – тема!

БУ СОРАУЛАР ДУСКЛЫКНЫ НЫГЫТАЧАК!

Сәлам! Синең дусларың күпме? Син алар белән нинди мөнәсәбәттә? Бер-берегезгә ышаныч ни дәрәҗәдә? Язмада дуслыкны ныгыту буенча киңәш белән бүлешәсебез килә. Бу киңәш бик гади! Дустың белән мөнәсәбәтләрне ныгытырга һәм аның белән тагын да күбрәк якынаерга теләсәң, бер-берегезгә түбәндәге сорауларны биреп карагыз. Аларның чын-чынлап сихри көче бар – шуны бел! J

Әйләнә-тирә, дөнья, планета белән бәйле сораулар:

1. Әйләнә-тирәңдәге кайсы урын сиңа күбрәк ошый?

2. Дөньяда заманага бәйле югалган нәрсәне кире кайтарыр идең?

3. Дөньяда нәрсәне үзгәртер идең һәм ни өчен?

4. Көчеңнән килсә, планетага нинди яңарышлар кертер идең?

5. Кешелек нинди фәнни экспериментка, ачышка мохтаҗ?

6. Бүгенге дөньябызда сине иң сөендергән әйбер?

7. Вакыт машинасы булса, кайсы гасырга эләгер идең?

Мөнәсәбәтләр белән бәйле сораулар:

1. Балачагың ничек узды?

2. Әти-әниең белән нинди мөнәсәбәттә?

3. Яхшы дус төшенчәсен ничек аңлыйсың?

4. Башка кешедәге нинди үзенчәлек сине үзенә карата ала?

5. Дус буларак, миндә нәрсәне үзгәртергә теләр идең?

6. Минем кайсы сыйфатым беркайчан да үзгәрмәскә тиеш дип уйлыйсың?

7. Син аңлашылмаучанлыкларны ничек хәл итәргә өйрәнгән?

Күңелле һәм бераз сәеррәк сораулар:

1.Нәрсә белән дан казанырга теләр идең?

2. Сайлау мөмкинлеге булса, кая сәяхәт итәр идең: үткәнгәме, киләчәккәме?

3. Нинди супер көч сайлар идең?

4. Зур акчалар тәкъдим итсәләр, нинди адымга барырга риза булыр идең?

5. Нинди уйлап чыгарылган дөньяда яшәр идең?

6. Тормышың китап булса, ул нинди жанрда булыр иде?

7. Чит планета вәкилләре килсә, алар белән ничек дуслашыр идең?

Уңыш белән бәйле сораулар:

1. Нинди куркуларың бар? Аларны ничек җиңәсең?

2. Ун елдан соң үзеңне кем һәм кайда итеп күрәсең?

3. Синең өчен бәхет – нәрсә?

4. Уңыш – нәрсә?

5. Элеккеге үзеңә нинди киңәш бирер идең?

6. Синең кумирың бармы? Ни өчен син аңа охшарга телисең?

7. Үзеңне уңышсыз, «лузер» дип санаган чакларың еш буламы?

Рәсем: «Freepik.com»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев