Логотип Идель
Бу – тема!

«100 ЛИДЕР – ТАТАРСТАН КИЛӘЧӘГЕ. СТУДЕНТЛАР» ПРОЕКТЫ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ КЕМ?

200дән артык гариза, 100 катнашучы һәм финал өлешенә узган 18 проект. 2023-2024 елгы «100 лидер  Татарстан киләчәге. Студентлар» проекты әнә шундый саннар белән истә калачак! Ун айлык эшләр артта калды, алда бизнес идеяләрне тормышка ашыру, эксперт бәяләгән проектларны башлап җибәрү максаты тора. 

«Кешеләр һәм яңа танышулар»... Проект җиңүчеләренең берсе Антон Лукин сүзләренчә, «100 лидер – Татарстан киләчәге. Студентлар»ның иң зур кыйммәте – менә шушы сүзләрдә! Антон – КДАТУ студенты, ул – булачак архитектор. Биредә «ESSTECH» проекты белән беренче тапкыр катнаша:

«Әлеге проектның идеясе күптән туды, әмма аны бизнес-модель буларак эшләүгә һәм тормышка ашыруга беренче адымнар нәкъ менә шушында гына ясалды. Бик күп файдалы мәгълүмат, белгечләр бәяләвен алдым. Август аенда ук безнең мәйданны эшләтеп җибәрергә уйлыйбыз. Бүгенге көнгә компанияләр белән 14 килешүебез бар», – дип үз фикерләре белән уртаклашты Антон. 

Катнашучылар кирәкле белемнәрне тәҗрибәле экспертлардан алды. Алар тәкъдим иткән уку программасында төрле темалар буенча файдалы мәгълүматлар бар иде. Әйтик, менеджмент, бизнес-аналитика, маркетинг, нейрочелтәр, дизайн һәм башкалар. Шулай ук катнашучылар алдында эшмәкәрләр дә чыгыш ясады, алар үз тәҗрибәләре һәм бизнес алып барудагы хаталары белән уртаклашты. Ахырына кадәр уңышлы гына сынауларны үтүче һәр катнашучы үз идеяләрен тормышка ашырырга әзер булган проектта чагылдырырга тиеш.

Яклауда 25 кеше IT, медицина, эшкәртү, мәгариф, мәдәният кебек төрле юнәлешләрне үз эченә алган 18 проект тәкъдим итте. Шулай итеп, «100 лидер – Татарстан киләчәге. Студентлар» җиңүчеләре исемлегенә түбәндәге катнашучылар керде:

Виноградов Герман Николай улы – «3D принтерда сәнәгать робот-манипуляторы» проекты;

Гәрәев Булат Илдар улы – «TEACHNET» проекты;

Лукин Антон Валерий улы – «ESSTECH» проекты;

Хәбибуллина Ләйлә Рөстәм кызы – «Бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба җитештерү өчен биодеградацияләнә торган компаунд алу» проекты;

Черепанов Роман Владимир улы – «NaturalHydro» проекты.

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә үз проектларын чынга ашыруда зурдан-зур уңышлар һәм көч телибез!

«100 лидер  – Татарстан киләчәге. Студентлар» проекты «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев