Логотип Идель
Белми калма

КАРИЕВ ТЕАТРЫ САБАНТУЙЛЫ ПРЕМЬЕРАГА ЧАКЫРА!

11-12 июльдә Кариев театры сәхнәсендә – зур Сабан туе! 43 артист, махсус оешкан фольклор ансамбле, онытылып барган халык җырлары һәм башка күчтәнәчләр нәкъ менә «Тау битендә Сабантуй» премьерасында булачак.

Сабан туеның төп символы – батырга бирелә торган тәкә мәйдан уртасында онытылып калган. Батыр Дамирның да хәлләре шәптән түгел: ул хайваннар корган тозакка төшкән. «Тау битендә Сабантуй»да менә шундый гаҗәп тә, хикмәтле дә хәлләр булып ята. Күпчелек әсәрләрдәге кебек, коткарса, мәхәббәт кенә коткара ала. Әмма Дамирның сөйгәне Ләйсән ярдәмгә килергә ашкынып тормый. Һәм егет моңа үзе гаепле бугай... Кешеләр аңламаганны табигать кайвакыт үз теле белән әйтеп бирә. Бу хикәяттә барысы да уен, ләкин барысы да чын.

Спектакльнең идеясе, төзелеше хакында режиссер Ренат Әюпов сөйләде:

«Моннан берничә ел элек бер Сабан туенда катнашканда, мин бу милли бәйрәмнең символы булган тәкәгә игътибар иттем. Тәкәнең күзләрендә ниндидер тере тарих күрдем. Шуннан бик кызыклы идея туды. Табигатьтә тереклек нәрсә кичерә, кешеләрнең аларга булган мөнәсәбәте нинди – мине шул кызыксындырды.

Спектакльдә Сабан туеның милли бәйрәм булуына, аның мәгънәсенә, асылына гына тукталып калмадык. Мөһим, әмма безнең игътибардан читтә калган проблемаларны да күтәрдек. Әйтик, кешеләр бәйрәм иткәннән соң табигатьтә бик күп чүп-чар кала. Спектакльдәге хайваннар санитар ролендә шул чүп-чарны җыеп, Сабантуй мәйданын тәртипкә китерәләр. Шул рәвешле, яшь буынга экология темасын ачабыз. «Тау битендә Сабантуй»да тере инструменталь этно-группа булачак. Аны спектакль өчен махсус оештырдык. Моңарчы безнең сәхнәдә мондый күренешнең булганы юк иде. Шулай ук тамашачыга халкыбызның онытылып барган җырларын тәкъдим итәчәкбез»,   диде режиссер.

Кыскасы, дуслар, шулай итеп, кемгә Сабантуй яллары җитмәгән, һичшиксез, барып кайтырга кирәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев