КЫРЫМДА «ТАВРИДА. АРТ»ТА ЗАМАНЧА БАШКАРУЧЫЛАР ҖЫЕЛАЧАК
26-28 июль көннәрендә Кырымда «Таврида. АРТ» яшь күпмилләтле сәнгать фестивале уза. Анда Россиянең төрле почмакларыннан килүче заманча яшь башкаручылар катнаша. Нәкъ шушы көннәрдә фестивальдә Татарстан яшүсмерләре һәм яшьләре кумиры – җырчы Дышать (Гөлназ Шакирова) та чыгыш ясый!
Быелгы фестивальнең темасы – төбәкләрдә яшәүче халыкларның мәдәни күптөрлелеге. Аларның колоритлы традицияләре һәм бай мирасы яңа, заманча укуда булачак.
Программага Дышать чыгышыннан тыш башкорт музыканты Marat Taturas, якут башкаручысы Олена УТАй, ОЙМЕ этно-төркеме һәм TUARI коллективы, Vetkafolk һәм ХВОЯ музыкаль төркемнәре, Урал тауларыннан этно-шоу ZAINETDIN, Тула коллективы Полынь Folk, хомус һәм Арбе Гоа, рус электромузыкасы һәм PEVCHAYA поп-музыкасы, Башкортостан Республикасыннан AHINA этник коллективы, шулай ук башкаручы SHI һәм рус индустриаль музыкасы да кергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 июля 2026 - 08:03
БДИДА 300 БАЛЛ ҖЫЙГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫСЫ КФУНЫ САЙЛАГАН
-
16 июля 2026 - 12:56
КАЗАН УКУЧЫЛАРЫ НЕЙРОЧЕЛТӘР ЯРДӘМЕНДӘ АУДИОКАССЕТАГА МУЗЫКАЛЬ АЛЬБОМ ЯЗДЫРГАН
-
15 июля 2026 - 13:02
10 НЧЫ СЫЙНЫФКА КАЙЧАН КАБУЛ ИТМӘСКӘ МӨМКИННӘР?
-
14 июля 2026 - 08:43
КАЗАН РОССИЯНЕҢ ТӨП ГАСТРОНОМИЯ ШӘҺӘРЕ ДИП ТАНЫЛДЫ
Нет комментариев