«ТАКТАШ FEST» ЯШЬ ШАГЫЙРЬЛӘР БӘЙГЕСЕ ИГЪЛАН ИТЕЛӘ
Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «Идел» журналы талантлы яшь каләм ияләрен барлау, берләштерү, иҗатларын активлаштыру максатыннан яшь шагыйрьләр өчен «Такташ Fest» дигән бәйге игълан итә.
Бәйгедә түбәндәге категория катнаша ала:
- 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге авторлар;
- 19 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге авторлар;
- 35 яшьтән алып 45 яшькә кадәрге авторлар.
Бәйге 3 этаптан тора:
I этап – 2024 елның 1 июленнән 31 июленә кадәр әдәби әсәрләрне кабул итү.
II этап – сайлап алу туры. Жюри тарафыннан әдәби әсәрләрне тикшерү, бәяләү.
III этап – йомгаклау өлеше: әдәби-музыкаль кичә оештыру.
Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 2024 елның 1 июленнән 31 октябренә кадәр кабул ителә. Тулырак бәйге шартлары белән нигезләмәдә танышырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
23 июня 2026 - 10:22
КАЗАННЫҢ 8 МЕҢНӘН АРТЫК УКУЧЫСЫ ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕНӘ ҖЫЕЛАЧАК
-
22 июня 2026 - 16:47
КАМАЛ ТЕАТРЫНДА – «ТУГАН БАТЫР» ПРЕМЬЕРАСЫ
-
19 июня 2026 - 16:24
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫН ВЛАДИМИР ДАЛЬ ЮБИЛЕЕНА БАГЫШЛАНГАН АКЦИЯДӘ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
-
18 июня 2026 - 11:42
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕН ЭЗТАБАР ОТРЯДЛАРЫНЫҢ ОКРУГ СЛЕТЫНДА КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
Нет комментариев