КАЗАН ЯШҮСМЕРЛӘРЕ ӨЧЕН ҖӘЙГЕ ПРАКТИКУМ УЗАЧАК
Казанда 15-26 июльдә җәйге музей практикумы уза. Анда тарих, аны өйрәнү һәм саклау ысуллары белән кызыксынган 12 яшьтән өлкәнрәк яшүсмерләр катнашырга мөмкин.
Шушы көннәр дәвамында яшүсмерләр шәһәр музейларында һәм паркларында булып, ТР Милли музее фондлары һәм Галиәсгар Камал театрының сәхнә арты белән танышачак. Шулай ук катнашучылар өчен сценограф һәм журналист белән очрашулар, актерлык һәм ораторлык осталыгы буенча остаханәләр дә оештырылачак әле. Программага шәхси тарихларга нигезләнгән уникаль музейлар булдыру да кертелгән.
Катнашу өчен бары тик ике минутлык видео яздырырга кирәк. Анда үзең, гаиләң һәм практикумнан көткәннәрең турында сөйләү мөһим. Файлны сылтама буенча җибәрергә мөмкин. Теркәлү 11 июльнең 18:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
ТР Милли музееның матбугат хезмәте әйтүенчә, тулырак программа белән сайтта танышырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
11 июня 2026 - 13:45
ROBLOX РОССИЯДӘ ЯРТЫ ЕЛЛЫК БЛОКИРОВКАДАН СОҢ КАБАТ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
10 июня 2026 - 09:34
ТАТАРСТАНДА 4,6 МЕҢ МӘКТӘП УКУЧЫСЫ КАТНАШЫНДА «СӘЛӘТ» ЯШЬЛӘР ФОРУМЫ УЗАЧАК
-
9 июня 2026 - 11:31
«АЛТЫН КАЛӘМ – ЗОЛОТОЕ ПЕРО» ФЕСТИВАЛЕНӘ ГАРИЗА БИРЕРГӘ ӨЛГЕРМӘДЕГЕЗМЕ?
-
9 июня 2026 - 11:28
«КҮРШЕ ФЕСТ»: ТАТАРСТАНДА КҮРШЕЛӘРНЕ БЕРЛӘШТЕРҮЧЕ ФЕСТИВАЛЬ
Нет комментариев