Логотип Идель
Белми калма

«ЯЛКЫН»НЫ УКУ, K-POP ҺӘМ ИҖАДИ ОСТАХАНӘЛӘР: «АЛДЫНГЫЛАР ХӘРӘКӘТЕ» ЯШЬЛӘР КӨНЕНӘ ӘЗЕРЛӘНӘ!

29 июнь көнне «УРАМ» экстрим-паркында Яшьләр көне билгеләп үтеләчәк. Бәйрәмдә «Алдынгылар хәрәкәте»ннән «Медиа һәм креатив индустрияләр»е һәм төрле яшьтәге балалар өчен Гаилә мәйданчыгы эшләячәк. Теләге булган һәркем остаханәләрдә  катнаша, блог һәм иҗади контент турында мини-лекцияләр тыңлый, блогерлар белән очраша, k-pop бии һәм балалар психологы белән аралаша алачак.   

Шулай ук биредә «Сандугач» китапханәсеннән ял итү зонасы да эшләячәк. Бу локациядә яшүсмерләр хикәяләр, шул исәптән «Ялкын» журналының «Алдынгылар хәрәкәте» белән берлектә чыккан июнь саны белән дә таныша алачак.  

«Медиа һәм креатив индустрияләр» мәйданчыгында мини-лекцияләр белән республиканың популяр блогерлары чыгыш ясаячак. Алар социаль челтәрләрне алып бару һәм язылучыларны арттыру турында сөйләячәк. Дәресләр арасындагы тәнәфесләрдә иҗади остаханәләр, психолог белән дискуссияләр узачак. Әйтик, дизайнер Алсу Гарифуллина беләзекләр ясау буенча остаханә үткәрер дип көтелә. Бирегә килер өчен сылтама буенча теркәлү узарга кирәк. Комикслар белән кызыксынасыңмы? Алайса сиңа рәссам Карина Логинованың  комикслар ясау буенча дәресенә күз салу комачауламас.

Шулай ук биредә подкаст яздыру да каралган. Анда чакырылган блогерлар гына түгел, бәйрәмгә килгән кунаклар да катнаша ала. 

Гаилә мәйданчыгында 14 яшькә кадәр кызыклы булган остаханәләр эшләячәк. Аларда катнашу өчен бөтен кешегә дә биредә алдан теркәлү шарт. Остаханәләр белән тулырак шушы сылтама буенча ук танышырга була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев