Рәзил СӘМИГУЛЛИН автор яңалыклары
-
ЯЛГАН ХАТИРӘЛӘР ЯКИ МАНДЕЛА ЭФФЕКТЫНА БЕРНИЧӘ МИСАЛ
Кичә нәрсә булганын хәтерлисеңме? Дусларың белән нәрсә турында сөйләшүең һәм көн дәвамында нинди кызыклы хәлләр булуы истәме? Кайвакыт синең хатирәләр башка кеше хатирәләре белән тәңгәл килми. Андый ялган хатирә «Манделы эффекты» дип атала. Күп кеше ниндидер фактны яки вакыйганы бер төрле хәтерли, әмма чынбарлыкта вакыйга бөтенләй икенче төрле була. -
«...БИК ШАЯН КЫЗЛАР БАР, ҺӘМ АЛАР КАЙБЕР ЕГЕТЛӘРГӘ КАРАГАНДА ШАЯНРАК»
Кызганычка, төрле юмористик шоуларда кызларны табу бик авыр һәм күбесенчә алар искәрмә кебек. Әмма минем дустым шул искәрмәләрнең берсе булып тора. Чөнки ул университетта укып йөргәндә ике республика күләм КВН лигасында җиңәргә өлгерде. Таныш булыгыз – Алсу Зарипова. -
ТӨСЛӘР ТЕОРИЯСЕ: ҖЫЛЫ КӨННӘРДӘ НИЧЕК КИЕНЕРГӘ
Җәй көннән-көн якынрак, ә димәк, калын куртка һәм пәлтәләрне шкаф түренә алып куер чак. Монда күпләрне бер сорау борчый – мондый матур һава торышында ничек матур киенергә? -
«100 ЛИДЕР – ТАТАРСТАН КИЛӘЧӘГЕ»: ПРОЕКТНЫҢ ТӨП НӘТИҖӘЛӘРЕ ҺӘМ ҖИҢҮЧЕЛӘР
23 июль көнне сәүдә сәнәгать палатасының конгресс залында «100 лидер – ТАТАРСТАН КИЛӘЧӘГЕ» бәйгесенең җиңүчеләре игълан ителде. Бәйге инде 3 ел рәттән уздырыла. Быел әлеге тантананы оештыручылар кызыклы форматка мөрәҗәгать итәргә булганнар. Быел җиңүчеләрне котлау процессы бал форматында узды. Җиңүчеләр дә шушы матур бал мохитендә игълан ителде. -
ЧИТ ШӘҺӘРДӘ УКУНЫҢ УҢАЙ ҺӘМ ТИСКӘРЕ ЯКЛАРЫ: КИТКӘННӘР ТӘҖРИБӘСЕ
Күптән түгел югары белем алыр өчен башка шәһәргә китәргә ниятләүче чыгарылыш сыйныф укучылары фикерләрен сорашкан идек. Әлеге ниятне тормышка ашырган студентларның да фикерләрен белешәсе килде. Нәкъ менә шуның өчен мин башка шәһәрдә укучы казанлылар белән элемтәгә чыктым. Башка шәһәрдә барысы да ошыймы? Туган якны сагыналармы? Киләчәк планнары нинди? -
ДЕМОГРАФИЯ МӘСЬӘЛӘСЕ ХАКЫНДА ДИСКУССИОН УТЫРЫШ НӘТИҖӘЛӘРЕ
19 июль көнне Фәннәр Академиясе бинасында демография сәясәтенә багышланган дискуссион панель узды. Әлеге чарада юнәлешнең белгечләре, иҗтимагый палата әгъгазалары һәм төрле иҗтимагый оешма җитәкчеләре катнашты. -
ЧЫГАРЫЛЫШ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ НИ ӨЧЕН ЧИТ ШӘҺӘРНЕ САЙЛЫЙ?
Бу елны Татарстанда 17 меңнән артык мәктәп укучысы чыгарылыш имтиханнарын тапшырды. Шуларның бер өлеше башка шәһәрләрнең югары уку йортларына укырга керәчәк. Әлеге тенденция елдан-ел үсә бара: чыгарылыш укучылары Казанны сайламыйча күбесенчә Мәскәүгә яки Санкт-Петербургка укырга керергә хыяллана. Моның сәбәпләре нидә? Татарстан укучылары өчен нәрсә мөһим? Шушы сорауларга җавапларны мин чыгарылыш сыйныф укучыларыннан эзләдем. -
ӨЙДӘ УКУ vs МӘКТӘП ДӘРЕСЛӘРЕ
Быел барлык чыгарылыш сыйныф укучыларына да 17-18 яшь дип уйласагыз, ялгышасыз. Күптән түгел Интернетта Хеймдаль Тепляков дигән баланың бөтен мәктәп программасын өйдә генә укып, хәзер имтиханнарны биреп йөрүе турындагы хәбәрне укыдым. Ә аңа бары 8 яшь! Әтисе әйтүенчә, аларда өйдә уку-укыту процессының уникаль методикасы бар икән. -
КАСТОМИНГ – МОДАДА ЯҢА ЮНӘЛЕШ
Кечкенә чакта киемнәреңне еш пычрата идеңме? Борчылма, син кастом белән шөгыльләнгән булгансың икән бит! Әйе, киемне төрле төсләргә буяу, аларны бизәү кастоминг дип атала. -
КАРИНА ХАЛЯПОВА: "БАРЫБЫЗ ДА БЕР ҮК “НАСТРОЙКА”ЛАР БЕЛӘН ТУАБЫЗ"
“Мондый матур җәй көннәрендә күңел җырлый башлый, үзем дә җырлап җибәрер идем, әмма, кызганыч, бу сәләт миндә юк...” – дип уйланып дип утырган идем мин бер көнне. Карина апа Халяпова белән әңгәмә дә шул уйлардан соң барлыкка килде. Сүз уңаеннан, Карина апа Халяпова вокал остазы булып үзе генә чыгыш ясамый, хәтта төрле конкурсдарда үзенең укучыларны дөньяга күрсәтә. Ә хәзер әңгәмәгә күчик. -
ДАНИЛА ФИЛИМОНОВ: «ИМПРОВИЗАЦИЯ КАГЫЙДӘЛӘРЕНӘ БУЙСЫНЫП ЯШӘГЕЗ»
«Импровизация» тапшыруын карарга яратасызмы? Әлеге тапшыруга алты яшь тула, һәм бу вакыт аралыгында актерлар, алып баручы үзләренең уникаль якларын югалтмады. Хәтта ике ел элек «Импровизация»нең яңа юнәлеше дә барлыкка килде – «Импровизация.Команды». Бу юнәлеш шактый популярлык казанды һәм күп кенә яңа артистлар белән таныштырды. Шуларның берсе – Казаннан Данила Филимонов. Ул безне кызыксындырган сорауларга җавап бирде. -
«ТӨСЛӘР ТҮГӘРӘГЕ ЯРДӘМЕНДӘ МАТУР КИЕНЕРГӘ ӨЙРӘНӘБЕЗ»
Син матур итеп киенергә яратасыңмы? Әлбәттә, яратасың, кем яратмасын ди инде. Әмма хәтта шундый гади теләкнең дә үз кагыйдәләре бар. Без хәзер мода кагыйдәләренә кереп китмибез, бары тик бер рәсем күрсәтербез. -
«БАЙТИК» ЛАГЕРЕНДА – ЦИФРЛАШТЫРУ КӨНЕ
23 июнь көнне «Байтик» базасында Цифрлаштыру көне узды. Шул уңайдан балалар янына кунакка Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин килде. Экскурсия вакытында кунакларга «Байтик» турында сөйләделәр, робототехника, музыка, мультфимнар ясау кабинетларын күрсәттеләр. -
ФИЛОЛОГИЯ ҺӘМ МӘДӘНИЯТАРА БАГЛАНЫШЛАР ИНСТИТУТЫНДА ЯҢА УКУ ЮНӘЛЕШЕ АЧЫЛАЧАК
Чыгарылыш сыйныфлар имтиханнарын биреп бетерделәр, хәзер тагын бер сынау узарга кирәк. Әйе, алар югары уку йортларына керергә әзерләнәләр. 20 июньнән КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты үзенең кабул итү кампаниясен башлап җибәрде инде. -
БИТАРАФ КАЛДЫРМЫЙ ТОРГАН МЕЛОДРАМАЛАР (ИСЕМЛЕК)
Яңа фильмнарның чыкканын әле озак көтәсе, аңа кадәр инде прокатка чыккан шедеврларны барлый торыйк! Фильм караган вакытта елый-елый поп-корн ашарга яратасыңмы? Алайса әлеге фильмнар исемлеге нәкъ менә синең өчен.