Логотип Идель
Бу – тема!

ЯЛГАН ХАТИРӘЛӘР ЯКИ МАНДЕЛА ЭФФЕКТЫНА БЕРНИЧӘ МИСАЛ

Кичә нәрсә булганын хәтерлисеңме? Дусларың белән нәрсә турында сөйләшүең һәм көн дәвамында нинди кызыклы хәлләр булуы истәме? Кайвакыт синең хатирәләр башка кеше хатирәләре белән тәңгәл килми. Андый ялган хатирә «Мандела эффекты» дип атала. Күп кеше ниндидер фактны яки вакыйганы бер төрле хәтерли, әмма чынбарлыкта вакыйга бөтенләй икенче төрле була.

Галимнәр андый очракларны ялган коллектив истәлеге дип йөртә. Ялган хатирәләр кеше өчен гади күренеш.

Сезгә моны аңлартыр өчен, биш факт турында сөйлим.

1. Барыбыз да «Звездные войны» франшизасын беләбез, әмма иң дулкынландыргыч сценаларның берсендә бер кызыклы мизгел бар. Дарт Вейдер «Люк, я твой отец!» дими! Чынбарлыкта актер репликасы – «Нет, я твой отец». Тизрәк фильмны ачып тикшереп кара, мин үзем дә башкача хәтерли идем :)

2. Барыбыз да дөньякүләм популяр «Монополия» уенын бәлә. Ләкин күпләр уен коробкасы тышында ясалган ир-атның монокле бар, дип хәтерли. Әмма чынлыкта ул юк.

3. Яңа ел бәйрәмен яратмаучылар сирәктер ул. Һәм әлеге бәйрәмне көтә-көтә кемдер «Пять минут» җырын башкара. Әмма шунысы кызык – «Пять минут, пять минут – это много или мало» урынына чынлыкта «Без пяти, без пяти, но ведь пять минут – не много» дип җырлана.

4. Кечкенә чакта күбебез «Покемон» мультфильмын  яратып карадык. Шуңа  да карамастан күп кеше бер сорауга дөрес итеп җавап бирә алмый – «Пикачуның койрыгы нинди төстә иде?». «Сары» дип җавап бирсәгез  ялгышмассыз, чөнки бик күп кеше ни өчендер аның койрыгын сары һәм очы карага буялган дип истә калдырган.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев