Кичә нәрсә булганын хәтерлисеңме? Дусларың белән нәрсә турында сөйләшүең һәм көн дәвамында нинди кызыклы хәлләр булуы истәме? Кайвакыт синең хатирәләр башка кеше хатирәләре белән тәңгәл килми. Андый ялган хатирә «Манделы эффекты» дип атала. Күп кеше ниндидер фактны яки вакыйганы бер төрле хәтерли, әмма чынбарлыкта вакыйга бөтенләй икенче төрле була.