Логотип Идель
Бу – тема!

«ТӨСЛӘР ТҮГӘРӘГЕ ЯРДӘМЕНДӘ МАТУР КИЕНЕРГӘ ӨЙРӘНӘБЕЗ»

Син матур итеп киенергә яратасыңмы? Әлбәттә, яратасың, кем яратмасын ди инде. Әмма хәтта шундый гади теләкнең дә үз кагыйдәләре бар. Без хәзер мода кагыйдәләренә кереп китмибез, бары тик бер рәсем күрсәтербез.

Бу рәсем нәрсәне аңлата соң? Аны «төсләр түгәрәге» дип йөртәләр. Һәр өчпочмак – ул бер төс базасы, һәм аның янында булган 5 төс аның белән гармонияда тора, ягъни аларны үзара рәсемнәрдә, киемнәрдә һәм башка җирдә кулланырга мөмкин. Эчтә булган өчпочмак аңа караган бары тик 3 төс белән гармонияны барлыкка китерә ала.

Шулай ук киемнең төсләрен сайлаган вакытта иң мөһим кагыйдәләрнең берсе – сезнең әйберләрегезнең төсләре 3тән артырга тиеш түгел. Чөнки гадәти киемдә сезнең төп төс булырга тиеш, ул игътибарның 70% үзенә алырга тиеш, гадәттә, ул пальто, костюм яки берәр нинди күлмәк. Икенче төс образны тулыландыра, ул үзенә игътибарның 20% җәлеп итергә тиеш, ул да булса юбка, аяк киеме, сумкаһ.б.  Һәм өченче төс – 10%, бу төс өчен гадәти аксесуарлар, галстуклар һәм перчаткалар кулланыла.

Шуның белән мин сезгә моданың кечкенә генә серен ачып киттем, әмма матурлык бик субъектив төшенчә, шуңа күрә әлеге кагыйдәләр күп тапкыр үзгәрергә мөмкин. Ә сез шундый кагыйдәләр белән килешәсезме ягъни аларга игьтибар итәсезме? Фикерләрегезне комментарийларда калдырыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев