Логотип Идель
Бу – тема!

«...БИК ШАЯН КЫЗЛАР БАР, ҺӘМ АЛАР КАЙБЕР ЕГЕТЛӘРГӘ КАРАГАНДА ШАЯНРАК»

Кызганычка, төрле юмористик шоуларда кызларны табу бик авыр һәм күбесенчә алар искәрмә кебек. Әмма минем дустым шул искәрмәләрнең берсе булып тора. Чөнки ул университетта укып йөргәндә ике республика күләм КВН лигасында җиңәргә өлгерде. Таныш булыгыз – Алсу Зарипова.

– Алсу, син ничә яшьтән КВНда һәм әлеге юлың ничек башланды?

– КВН белән мин 6-7 сыйныфта шөгыльләнә башладым. Безнең мәктәптә КВН лигасына команда туплыйлар иде. Безнең мәктәптән дә команда бар иде һәм мин аларга кушылырга булдым. Шул мизгелдә мин үземнең анда булырга тиеш икәнемне аңладым.

– Мәктәптән соң юлыңны ничек дәвам иттең?

– Университет алдыннан кечкенә пауза булды, чөнки БДИга әзердәндем. Әмма, университетта миңа бернәрсә дә комачауламаячагын белдем. Һәм шундый уйлар белән дәвам итәргә уйладым. Мин команда табар өчен төрле студентлар советларына мөрәҗәгать иттем. Шул вакытка төрле кешеләр белән таныштым, һәм алар миңа команда тупларга ярдәм иттеләр. Мин Республика лигасында ике тапкыр җиңдем. Беренче тапкыр университет исеменнән, икенче тапкыр башка команда үзләренә чакырды. Әлеге команда пауза ясаган иде, һәм аннары мине ярдәм итер өчен  чакырдылар. Соңрак мин алар белән дә Республика лигасының чемпионы булдым.

Республика лигасында җиңү турында сөйлә әле.

– Гомумән, җиңү бик авыр бирелде. Тулы командасыз, йокысыз. Бернигә дә көч җитми иде, әмма бу минем хыял һәм әлеге пунктны мин чынга ашырырга тиеш. Әлеге урынга тамашачы буларак килгәнемне хәтерлим һәм һәрвакыт сәхнә турында хыяллана идем. Хәзер мин монда, мин җиңәргә тиеш. Икенче тапкыр бераз җиңелерәк булды, сезон дәверендә дә без яхшы гына бардык, җиңү дә авыр булмады.

– Киләчәктә юмор юнәлешендә калырга уйлыйсыңмы?

– Әлбәттә, киләчәктә дә юмор белән шөгыльләнәсе килер, дип уйлыйм, чөнки шаярту баш миен тонуста тотарга ярдәм итә – син һәрвакыт яңа мәзәкләр һәм чыгышлар уйлыйсың, мөгаен, шундый уй-фикерләү тормышта да ярдәм итәдер. Әмма кызганычка, стендап миңа килешми, бәлки мин үзем куркамдыр. Әмма киләчәктә уйныйсы килә. Республика лигасында җиңгәч, алда яңа максат барлыкка килде, ул – югары лигада җиңү.

– “Егетләр кызларга караганда яхшырак шаярта” фикере белән син килешәсеңме?

– Мин моның белән тулаем килешмәс идем. Егетләрнең уй-фикерләве, чынлап та, башкача эшли. Әмма миңа калса, бөтен кешедә дә алай түгел. Мәсәлән, бик шаян кызлар бар, һәм алар кайбер егетләргә караганда шаянрак.

Анастасия МЕРКУЛОВА фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев