Логотип Идель
Бу – тема!

ӨЙДӘ УКУ vs МӘКТӘП ДӘРЕСЛӘРЕ

Быел барлык чыгарылыш сыйныф укучыларына да 17-18 яшь дип уйласагыз, ялгышасыз. Күптән түгел Интернетта Хеймдаль Тепляков дигән баланың бөтен мәктәп программасын өйдә генә укып, хәзер имтиханнарны биреп йөрүе турындагы хәбәрне укыдым. Ә аңа бары 8 яшь! Әтисе әйтүенчә, аларда өйдә уку-укыту процессының уникаль методикасы бар икән.

Әлеге яңалыкны ишеткәч, өйдә уку-укыту процессы һәм мәктәптә белем бирүне чагыштырасы килде. Өй шартларында белем алучыларны барлап, аларның фикерләрен тупладык.

Альмира Ахунҗанова:

– Уку-укыту процессы өйдә барса, шулай ук билгеләр куела, әмма мәктәптәге кебек түгел. Без шулай ук көн саен укыйбыз һәм бөтен программаны үтеп чыгабыз, әмма билгеләрне безгә бары тик аттестация өчен генә куялар.

Син өйдә укыганда, тормыш бераз икенче төрле итеп тоела. Син өйдә гаиләң яныңда буласың, әти һәм әни белән мөнәсәбәтләр яхшы якка гына үзгәрә. Сез бер-берегез турында күбрәк белә башлыйсыз һәм элек вакыт табылмаган әйберләргә вакыт табыла.

Руслан Әхмәдов:

– Монда барысы да үзеңнән һәм укытучылар белән мәктәптән тора. Һәр чирек саен дәресләр буенча ниндидер биремнәр бирәләр һәм син аларны үтәп мәктәпкә алып киләсең. Бик мөһим дәресләр булса (математика, рус теле), алар буенча мәктәпкә килеп аерым бирелгән биремнәрне эшлисең. Мәслән, логарифмалар темасы бирелсә, син аны өйдә мөстәкыйль өйрәнәсең дә аннары мәктәпкә килеп контроль эш язасың.

Чынлап бернәрсә дә әйтә алмыйм, мин үзем барлык әйберне укыдым, беркем дә минем артымнан карап утырмады. Бу миңа берничек тә йогынты ясамады, чөнки әти белән әни һәрвакыт өйдә булмадылар. Һәм алар белән мәктәптә укыгандагы сыман аралаштым.

Рената Шаһалиева:

– Гомумән, миндә ниндидер билгеләр булмады. Мәскәү мәктәбенә теркәлеп, мин барлык темаларны үзем укыдым һәм ел азагында аттестацияне үттем. Бер ел эчендә минем бары тик бер билге генә була иде.

Әмма өйдә укып син шулай ук төрле онлайн мәктәпләргә теркәлә аласың, аларда дәресләр, өй эшләре һәм контроль эшләре бар.

Чынбарлыкта әти-әниләр бик сирәк укыта, гадәттә моның өчен укытучылар яки репетиторлар килә. Ягъни барлык уку процессы онлайн үтә. Һәм онлайн мәктәпләр – ул гади парта алдында гына утыру түгел, кайбер мәктәпләр махсус өйдә укучы балалар өчен эшли.

8 сыйныфта мин шундый онлайн мәктәптә укыдым, әмма ул миңа ошамый иде һәм мин аны ташладым. Гаилә эчендә мөнәсәбәтләр үзгәрә, чөнки мин бик күп вакыт өйдә уздырам. Һәм шул сәбәпле, мин әти-әни белән яхшырак аралаша башладым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев