Логотип Идель
Белми калма

ФИЛОЛОГИЯ ҺӘМ МӘДӘНИЯТАРА БАГЛАНЫШЛАР ИНСТИТУТЫНДА ЯҢА УКУ ЮНӘЛЕШЕ АЧЫЛАЧАК

Чыгарылыш сыйныфлар имтиханнарын биреп бетерделәр, хәзер тагын бер сынау узарга кирәк. Әйе, алар югары уку йортларына керергә әзерләнәләр. 20 июньнән КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты үзенең кабул итү кампаниясен башлап җибәрде инде.

Махсус пресс-конференциядә филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов һәм деканы Рамил Мирзаһитов катнашты. Җыелган кунаклар һәм журналистлар өчен алар кабул итү кампаниясенең берничә серен ачтылар.

Кампания 25 июльгә кадәр дәвам итәчәк, әмма татар теле, татар әдәбияты, музыка һәм ИЗО юнәлешләренә документларны кабул итү 15 июльдә туктатылачак.

Барлык студентлар өчен быел 465 бюджет урын әзерләнгән, бу сан узган ел белән чагыштырганда арткан. Быел институт бакалавриатка 310 урын билгеләгән, специалистлар 35 программа буенча укыячак: магистратурада – 13 һәм бакалавриатта – 22. Һәм шулай ук быел сирәк очрый торган программа – сурдотәрҗемә юнәлеше барлыкка килгән.

Журналистлар белән аралашу вакытында Рәдиф Җамалетдинов студентлар һәм абитуриентлар өчен институтның башка якларын ачты:

– Егетләр һәм кызлар үзүсеш белән шөгыльләнә, бездә уннан артык иҗади төркем эшли, һәм шулай ук фәнни түгәрәкләр үз эшен алып бара. Шуңа күрә барлык теләкләрне тормышка ашырыр өчен безнең программалар һәм проектлар әзер.

Шунысын искәртергә кирәк: филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына кабул итү кампаниясендә бары тик бер кабул итү дулкыны гына булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X