Логотип Идель
Бу – тема!

КАСТОМИНГ – МОДАДА ЯҢА ЮНӘЛЕШ

Кечкенә чакта киемнәреңне еш пычрата идеңме? Борчылма, син кастом белән шөгыльләнгән булгансың икән бит! Әйе, киемне төрле төсләргә буяу, аларны бизәү кастоминг дип атала.

Гомумән, кастоминг юнәлеше ниндидер әйберләрне үзенчәлекле итү өчен барлыкка килгән. Аны Америка хип-хоп җырчылары уйлап тапкан. Вакытлар узган саен кастоминг та массакүләм күренешкә әйләнде. Иске киемне бизәп яңарту, яисә яңа әйберне үзенчәлекле итү – кастоминг нәкъ менә шуның өчен уйлап табылган да инде.

Бу кызыксыну кемнәргәдер акча да китерә, чөнки кастоминг хәзер моданың кечкенә бер юнәлеше булып бара. Футболистлар, актерлар, хәтта гади кеше дә кастомингка кызыксынып карый.

Бүген без ике кыз белән кечкенә генә сораштыру уздырырбыз. Аларның икесе дә кастоминг белән шөгыльләнә, икесенең дә әлеге юнәлештә зур тәҗрибәләре бар.

Алия Латыпова,  18 яшь:

– Кастоминг белән мин якынча 2,5 ел шөгыльләнәм. Беренче худины 2020 елда ясадым. Әлеге юнәлеш белән мин сәнгать мәктәбендә кызыксына башладым. Без анда төрле материаллар белән эшләп карадык, анда шулай ук тукымага акрил белән ясау юнәлеше дә бар иде. Бик кызыксынып киттем.

Мин зәвыклы киенергә яратам, шулай ук иҗат буларак рәсем миңа бик якын. Кастом – ул шушы 3 әйберне бергә кушу мөмкинлеге. Принт, ягъни кием аша кешенең характерын һәм аның эчке дөньясын күрсәтеп була. Һәм шуның белән кием үзенчәлекле һәм мәгънәгә бай була башлый.

Ике ел эчендә, мин 15кә якын кастом ясадым, һәм шулай ук әлеге юнәлеш буенча төрле остаханәләр уздырдым.

Гәрәева Рената, 21 яшь:

– Кастоминг белән мин инде 5 ел шөгыльләнәм. Мин иҗади гаиләдә үстем һәм үземнең дә алардан калышасы килмәде. 11 сыйныфтан соң дизайнер буласым килде. Әмма дизайнер гына булу – кызык түгел, ниндидер яңа юнәлеш белән шөгыльләнәсе килде. Һәм шуннан соң холстларда гына түгел, ә хәтта төрле техникаларны кулланып киемнәрдә рәсем ясау фикере туды.

Кастомингта миңа оригинальлек, фактура белән эшләү ошый һәм, гомумән, ул – эмоциональ разгрузка. Чынбарлыкта минем эшләремне санау бик авыр, якынча 100-150дән артык кастом. Носкилардан башлап курткалар һәм машиналарга кадәр.

Безнең геройлар белән сөйләшеп үзем дә кастом белән эшләнгән кием алырга тели башладым. Чөнки әлеге сәнгатьнең чиге юк ахрысы – футболка, костюм, хәтта машина кастоминг юнәлешенә керергә мөмкин. Әмма миңа калса, монда артык фанатик булырга кирәк түгел, чөнки өйдә сез обойларны бизәп куйсагыз, сезгә бер кеше дә рәхмәт әйтмәс. Ә сездә кастоминг тәҗрибәсе бармы?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев