Логотип Идель
Бу – тема!

ЧИТ ШӘҺӘРДӘ УКУНЫҢ УҢАЙ ҺӘМ ТИСКӘРЕ ЯКЛАРЫ: КИТКӘННӘР ТӘҖРИБӘСЕ

Күптән түгел югары белем алыр өчен башка шәһәргә китәргә ниятләүче чыгарылыш сыйныф укучылары фикерләрен сорашкан идек. Әлеге ниятне тормышка ашырган студентларның да фикерләрен белешәсе килде. Нәкъ менә шуның өчен мин башка шәһәрдә укучы казанлылар белән элемтәгә чыктым. Башка шәһәрдә барысы да ошыймы? Туган якны сагыналармы? Киләчәк планнары нинди?

Азамат Гимазов, 21 яшь, МГТУ им Н. Баумана:

– Дөресен әйткәндә, 11нче сыйныфта укыганда мин Казан федераль университетына укырга керергә теләп, имтиханнарда 270 балл җыярга хыялланган идем. Әлеге баллар минем юнәлеш өчен җитә иде. Нәтиҗәдә мин 287 балл җыйдым һәм әлеге баллар белән Мәскәү университетларына да керү мөмкинлеге барлыкка килде. Шуңа күрә Мәскәүне сайладым да инде. Миңа Мәскәүнең зурлыгы ошый, анда бик күп мөмкинлекләр бар һәм мөстәкыйль яшәү рәвеше бик ошый. Шулай да гаиләмне һәм дусларымны сагынам, чөнки барысы да Казанда калды. Өй ризыкларын һәм, әлбәттә, үземнең бүлмәмне сагынам. Ләкин барыбер магистратурага да Мәскәүгә керәчәкмен, аннары нәрсә буласын әле белмим. Чыгарылыш сыйныфларына бары тик “Курыкмагыз!” дип әйтә алам, чөнки бу – бик кызыклы һәм файдалы тәҗрибә.

Әминә Гәрәева, 19 яшь, СПбГАСУ:

– Беренче чиратта, мин мөстәкыйльлек өчен күчтем һәм, әлбәттә, Питер университетлары үзенең уку-укыту дәрәҗәсе белән мине бик кызыксындырды. Институтка керү имтиханнары вакытында бик эссе иде. Һәм мин чынлап та борчыла башладым. Әмма һава торышына ияләнгәч, мин бу шәһәргә гашыйк булдым, кешеләр әйтүенә карамастан, анда бик кояшлы. Бик ачык күңелле кешеләр яши, һәм сулыклар бик күп. Кечкенә генә Венеция сыман. Һәм, әлбәттә, монда табигать бик матур. Шулай да мин барыбер Казанны, гаиләмне һәм, әлбәттә, татар мәдәниятын сагынам, күңелем шуңа тарта. Күчүемнең төп сәбәбе, әйткәнемчә, ул – уку йорты. Минем әле тагын 4 ел калып бара, монда калуым турында әлегә әйтәсем килми, әмма яшәү һәм эшләү буенча миңа монда бик ошый. Һәм әлеге язманы укучы чыгарылыш сыйныф укучысына шуны әйтер идем: иң мөһиме – курыкма, адаптация вакыты һәр кешедә төрлечә, кемдәдер тиз үтә, кемгәдер күбрәк вакыт кирәк.

Ринат Камаев, 22 яшь, РУДН:

– 10-11нче сыйныфларда мин Казанга күчәргә җыенган идем. Әмма миңа РУДНнан чакыру белән хат килеп төште. Анда әлеге университетның төрле уңай яклары санап кителгән иде һәм шуннан соң мин Мәскәүгә күчү турында уйлана башладым. Бары тик әти һәм әни белән сөйләшеп алырга кирәк иде. Шулай итеп Мәскәүгә китүне максат итеп куйдым. Мәскәү миңа үзенең пунктуальлеге белән ошый. Үзеңә уңай расписание төзеп була, барлык әйбер дә расписание белән ачыла һәм ябыла. Сиңа бары тик ияләнергә кирәк. Мәскәүлеләр расписаниегә буйсынып яши һәм шуңа күрә эшләргә бик уңай. Бөтен эшләр бик кызу темпта уза, бәлки миңа Мәскәү шушы ягы белән ошыйдыр да. Чөнки авылда, мәсәлән, андый темп юк, анда барысы да әкрен генә, ашыкмыйча эшләнә. Бу темп белән Мәскәүдә яшәп булмый. Шулай да һәр 2-3 ай саен тынычлыкны сагына башлыйм, шуңа күрә ул вакытта авылга кайтып килергә кирәк. Бер атна ял итеп яңадан Мәскәүгә китәм. Гомумән, Мәскәүдә бик еш кына тынычлык җитми, шулай да минем анда каласым килә. Казанга кайтырга өлгерермен әле, ә Казаннан кире Мәскәүгә китү бераз авыррак булыр.

3 төрле кеше, 3 төрле караш, 3 төрле күчү тәҗрибәсе. Башка шәһәргә күчү чынлап та зур батырлык таләп итә. Сезнең башка шәһәргә күчү тәҗрибәсе бармы? Әллә сез әлегә сәяхәт турында хыялланасыз гынамы?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев