Логотип Идель
Бу – тема!

ЧЫГАРЫЛЫШ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ НИ ӨЧЕН ЧИТ ШӘҺӘРНЕ САЙЛЫЙ?

Бу елны Татарстанда 17 меңнән артык мәктәп укучысы чыгарылыш имтиханнарын тапшырды. Шуларның бер өлеше башка шәһәрләрнең югары уку йортларына укырга керәчәк. Әлеге тенденция елдан-ел үсә бара: чыгарылыш укучылары Казанны сайламыйча күбесенчә Мәскәүгә яки Санкт-Петербургка укырга керергә хыяллана. Моның сәбәпләре нидә? Татарстан укучылары өчен нәрсә мөһим? Шушы сорауларга җавапларны мин чыгарылыш сыйныф укучыларыннан эзләдем.

Нәргизә Фатыхова:

– Казанда бик күп дуслар һәм танышларым бар, шуңа күрә мин башка шәһәргә укырга керергә булдым. Яңа тәҗрибә аласым, яңа кешеләр белән танышасым килә. Мин авыр ошартларга эләгергә телим һәм вакыт узгач аны үзем өчен уңайлы итәсем килә.

Гомумән, мин югары экономика мәктәбе турында уйлаган идем, аларның маркетинг компаниясе бик көчле. Алар турында бөтен кешенең ишеткәне бардыр, һәм анда эләгергә бик авыр.

Башка шәһәргә күчү тәҗрибәсе мине, әлбәттә, куркыта. Әмма анда укырга керә торган бик күп танышларым бар, шуңа күрә, миңа калса, без анда бик еш күрешербез.

Юнәлешне 10 сыйныфта сайлап куйдым, беренче вакытта КФУга керәм дип уйлаган идем, чөнки шул вакытта КФУ минем өчен югары дәрәҗәле булып тора иде. Әмма минем дусларым анда кереп, ошамаган якларын сөйләделәр. Әлбәттә, мондый хәл бөтен университетта да булырга мөмкин. Әмма тулаем картинаны караганда, мин югары экономика мәктәбенә керергә булдым.

Гүзәл Фасхетдинова:

– Мине Питер бик илһамландыра. Питер ул синең рухың өчен төзелгән сыман. Һәм мин теләгән вузда минем таныш дустым бар, аның сүзе буенча, анда тырышып укырга кирәк. Мине уку-укыту программасы белән белән бик кызыксындырдылар, һәм мин анда керергә булдым.

Югары уку йортын төрле тасвирламаларны карап, дуслардан сорашып, чыгарылыш курслардан сорашып сайладым. Һәм, әлбәттә, керү өчен минималь балларны карадым.

Башка шәһәргә күчү тәҗрибәсе бераз куркыта, әмма мин системаны ватырга бик яратам. Мин ниндидер яңа хис-кичерешләр эзлим, чөнки мин авырлыкларны ярата торган кеше. Миңа 30 яшь тулгач, шулай җиңел генә башка шәһәргә күчә алмаячакмын.

Уку йортын 4 ай элек сайладым, башта киреләнеп утыра идем, әмма вакыт җиткәч барлык вузларны карый башладым. Питерны сайладым, Мәскәү ягына карамадым да, чөнки миңа анда ничектер уңайсыз. Әмма мин бик нык Казанны яратам, бу минем туган шәһәрем, һәм мин монда һәрчак кайтырга әзер.

Алия Латыпова:

– Мин вузны төгәл бер юнәлеш һәм уку-укыту процессы буенча эзләгән идем. Югары экономика мәктәбе – гомумән, Рәсәйдә генә түгел, хәтта дөньякүләм лидерларның берсе булып санала. Һәм, әлбәттә, яхшы уку йортына керәсе килгән иде.

Мин универны аның рейтингта торган урыны һәм юнәлеше буенча сайлаган идем. Юнәлешне мин ничектер ялгыш сайлаганмын, ютуб аша төрле видеороликлар карап бер юнәлеш белән кызыксынып киттем. Ә бөтен уку-укыту планын карагач, әлеге юнәлешкә гашыйк булдым.

Башка шәһәргә күчү тәҗрибәсе мине куркытмый, чөнки минем мондый тәҗрибәм бар инде. Мин кечкенә чакта әти-әни белән Казанга күчкән идем. Хәзер мин үзем генә күчәчәкмен, әмма миңа калса, минем барысы да яхшы булыр.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә: мин үзем Казан университетында укыйм, күбесенчә юнәлешкә кызыксынып кердем. Сораштырылучыларның да үзенең киләчәк уку йортларын беренче чиратта кызыксындырган юнәлешләре буенча эзләү шатландыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев