Логотип Идель
Бу – тема!

ТӨСЛӘР ТЕОРИЯСЕ: ҖЫЛЫ КӨННӘРДӘ НИЧЕК КИЕНЕРГӘ

Җәй көннән-көн якынрак, ә димәк, калын куртка һәм пәлтәләрне шкаф түренә алып куер чак. Монда күпләрне бер сорау борчый – мондый матур һава торышында ничек матур киенергә?

Төсләр түгәрәге турында без сезгә сөйләгән идек инде. Әмма, моңа өстәп, без сезгә тагын берничә сер ачарбыз. Ул да булса – төсләрне температура, яктылык һәм төс байлыгы буенча бүлү. Шулай ук әлеге кагыйдәләрне киенүдә генә түгел, ә башка, мәсәлән интерьер дизайнында да кулланырга була.

Температура

Бер салкын төс икенче салкын төс белән һәм, шул ук кагыйдә буенча, ике җылы төс үзара яхшы килешә.

Төс байлыгы яки «насыщенность»

Бер образ кысаларында якты һәм күзгә ташлана торган ачык төсләр үзара яхшы бәйләнештә тора ала. Яки андый төс акцент ролен башкара ала. Кара төсләр дә шундый ук рольне башкара, аларны да шундый ук логика буенча кулланып була.

Яктылык

Бер якты төс икенче якты төс белән килешкән кебек, кара төсләрне дә шулай үзара килештереп була. Шулай ук, алар кечкенә элемент форматында акцент ролендә була ала. Мондый контраст дистанция хисен барлыкка китерә, еш кына андый төсләр бүленеше дресс-код форматында кулланыла.

Безнең кечкенә генә киңәшләр сезгә булышыр дип өметләнеп калабыз. Киләчәктә үз образыгызны өстәге кагыйдәләргә буйсындырып җыярга тырышыгыз. Әмма, асылда, бу ул кадәр мөһим түгел, чөнки иң беренче чиратта образ сезнең үзегезгә ошарга тиеш!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев