Логотип Идель
Бу – тема!

КАРИНА ХАЛЯПОВА: "БАРЫБЫЗ ДА БЕР ҮК “НАСТРОЙКА”ЛАР БЕЛӘН ТУАБЫЗ"

“Мондый матур җәй көннәрендә күңел җырлый башлый, үзем дә җырлап җибәрер идем, әмма, кызганыч, бу сәләт миндә юк...” – дип уйланып дип утырган идем мин бер көнне. Карина апа Халяпова белән әңгәмә дә шул уйлардан соң барлыкка килде. Сүз уңаеннан, Карина апа Халяпова вокал остазы булып үзе генә чыгыш ясамый, хәтта төрле конкурсларда үзенең укучыларын дөньяга күрсәтә. Ә хәзер әңгәмәгә күчик.

– Син вокал белән ничә яшьтән шөгыльләнәсең?

– Беренче тапкыр сәхнәгә мин 2,5 яшьтә чыктым: безнең шәһәрдә конкурс уза иде һәм әти мине шунда алып барды. Кызганычка, минем кебек кечкенә балалар өчен номинацияләр юк иде һәм шуннан бирле мине әти вокал укытучысына бирде. Укытучы белән мин 5 яшькә кадәр укыдым һәм аннары 5 яшьтә сәнгать мәктәбенә бардым.

– Вокал юнәләшен укыта башлавыңны сөйлә әле.

– Беренче тапкыр “Сәләт-Рухият”кә әйдаман буларак баргач, анда шулай ук вокал укытучысы да булдым. Гомумән, мин гадәти кеше күз алдына китергән вокал укытучысы түгел. Дәресләрдә мин балаларны җырларга өйрәтмим, чөнки 18 көн, ягъни 2 атна эчендә миңа аларга вокал юнәлешенең кечкенә өлешен генә бирә алам. Вокал дәресләрендә без балалар белән чыгыш ясарга, дөрес итеп сулыш алырга, тавышны чыгарырга, микрофонны дөрес тотарга өйрәнәбез.  

– Синең фикереңчә, матур җырлау сәләте балачактан биреләме яки аны үстереп буламы?

– Миңа калса, аны үстереп була, чөнки мин без барыбыз да бер үк “настройка”лар белән туабыз. Һәм җырлау сәләтенең барлыкка килүе бары тик әти-әниләрдән, укытучыдан һәм бары тик синнән генә тора. Кая сине тарта, әти-әниләрең шуның белән ярдәм итсен. Сезнең җырлыйсыгыз килсә, сез өйрәнә алачаксыз. Әмма олыларга бу авыррак бирелер, чөнки связкалар – ул, беренче чиратта, без куллана торган мышца. 15-25 яшьтә җиңелрәк булыр, әмма сезгә 40 яшьтән артык булса, моның өчен күбрәк вакыт кирәк булыр.

 

 

– Тавышны яхшыртыр өчен нәрсә эшләргә кирәк?

– Практикага  һәм теория бик күп вакыт игътибар бирергә кирәк. Тавышның табигатен, механикасын белергә кирәк. Мәсәлән, связкалар – ул мышца һәм үзара тибрәнеп алар резонансны барлыкка китереп тавыш барлыкка килә, моны без беләбез. Бик күп музыка тыңларга кирәк, әмма шуны да дөрес эшләргә кирәк. Һәрвакыт үземнең вокалистларыма наушник аша һәм колонка янында музыка тыңлау связка өчен бик зарар дип әйтәм. Һәм, әлбәттә, теория турында онытмаска кирәк, чөнки теориясез һәм гади базасыз вокал мөмкин түгел.

– Вокал малайларга яки кызларга җиңелрәк биреләме?

– Белмим, музыка мәктәбендә миңа һәрвакыт “малайларга җиңелрәк бирелә” дип әйтә иделәр. Әлеге сүзләрне болай аңлаталар иде: без барыбыз сандугачны иң сайраучы кош дип саныйбыз, һәм ул күбрәк егетләргә килешә. Әмма шулай ук әйтеп китәсем килә, Рәсәй һәм көнбатыш илләр эстрадасында гомумән хатын кызлар группалары яки соло җырчылары егетләргә караганда күбрәк. Миңа калса, әлеге сорауда ниндидер төгәл җавап юк. Кешенең чынлап та теләге булса, ул яхшы вокалист була ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев