Логотип Идель
Бу – тема!

БИТАРАФ КАЛДЫРМЫЙ ТОРГАН МЕЛОДРАМАЛАР (ИСЕМЛЕК)

Яңа фильмнарның чыкканын әле озак көтәсе, аңа кадәр инде прокатка чыккан шедеврларны барлый торыйк! Фильм караган вакытта елый-елый поп-корн ашарга яратасыңмы? Алайса әлеге фильмнар исемлеге нәкъ менә синең өчен.

«До встречи с тобой»

Фильм инде 8 ел элек чыкса да, әлегә кадәр тамашачыларны битараф калдырмый. Чынлап әйткәндә, үзем мелодрамаларны бик яратмыйм, әмма әлеге картинаны берничә тапкыр карадым. Сюжеты Луиза исемле кыз белән бәйләнгән, аның спорт турында гына уйлаучы егете бар. Луиза бар гаиләсен берүзе эшләп туйдыра. Әмма бер көнне аны эшеннән куалар һәм ул, яңа эш буларак, Уилл исемле инвалидка ярдәм итә башлый. Әлеге очрашу икесенең дә тормышын үзгәртә.

«1+1. Неприкасаемые»

Гадәти классика, әлеге фильм әле дә төрле дәрәҗәле исемлекләргә эләгә тора. 11 ел элек чыккан фильм тамашачыларның игътибарын әле дә югалтмаган. Сюжет безне Франциягә күчерә, Дрисс исемле егет, пособиясен югалтмас өчен, тәкъдим ителгән эшләргә барып «отказ»лар җыеп йөри. Шул максаты белән ул бер көнне Филипп өенә килә. Дриссның тормышка гади каравы Филиппны кызыксындыра һәм ул аны эшкә ала. Икесе дә бер-берсенең яхшы якларын алалар: Дрисс – кешеләрне хөрмәт итә, төрле сәнгать әсәрләре белән кызыксына башлый, Филипп – киресенчә, тормышка гадирәк карап, үзенең яңа дусты белән төрле ахмак һәм кызык хәлләргә эләгә.

«2+1»

Кайберәүләр бу фильмны өстә әйтеп кителгән «1+1»нең дәвамы дип уйлый, әмма бу алай түгел. Омар Си харизмасы шулай ук бу фильмда барлык сюжет линиясендә сизелә, һәм кульминацион мизгел бөтен сюжетның астын-өскә китерә. Бу әти-әниләрнең балага карата мәхәббәт тарихы, төп геройның көтмәгәндә кызы белән очрашуы, кызыклы кыз-әти тарихы һәм башкалар.

«Призрачная красота»

Әлеге фильм – «Оскар» номинанты һәм бу – зур күрсәткеч. Сюжет дәвамында тормыш өчен бик күп сораулар һәм җаваплар яңгырый. Сез аларны ишетерсезме, юкмы – бу бары тик сезнең һәм төп герой биреме. Сезнең кайчандыр вакытка, мәхәббәткә хат язганыгыз бармы? Җавап бирмәгез, болай да аңлашыла – юк. Әмма төп герой соңгы елларда нәкъ менә шуның белән шөгыльләнә. Нигә, дип сорасагыз, тизрәк фильмны карагыз. Сер итеп әйтәм: финал сезне шаккатырачак.

«Невидимая сторона»

Әлеге исемлектә бу – иң иске фильм, әмма моңа карамастан аның дәрәҗәсе бер дә кимеми. Фильмның исеме турыдан-туры фильмның мәгънәсен ача: ул кешене бары тик эчке дөньясына бәяләү турында. Чөнки кайвакыт 2 метр буйлы зур гәүдәле кеше эчендә нечкә күңелле бала булырга мөмкин. Бу дөньяда һәр кешегә, үсемлеккә җылылык кирәк, кояштанмы, кешедәнме – мөһим түгел. Фильмның төп герое әлеге җылылыкны беркайчан тоймаган, әмма берзаман аның тормышында кечкенә генә Си Джей исемле кеше барлыкка килә. Һәм аның гаиләсе ярдәмендә ул башка кешегә әверелә.

Әлеге фильмнар исемлеге сезгә ике атнага җитәр дип өметләнеп калабыз, бары тик бер мөһим кагыйдә бар: яхшы фильмнарны дусларыгыз һәм тәм-томнар белән карагыз.

Киләсе исемлекне нинди жанрда ясарга? Тәкьдимнәрегезне комментарийларда калдырыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев