Логотип Идель
Бу – тема!

ДАНИЛА ФИЛИМОНОВ: «ИМПРОВИЗАЦИЯ КАГЫЙДӘЛӘРЕНӘ БУЙСЫНЫП ЯШӘГЕЗ»

«Импровизация» тапшыруын карарга яратасызмы? Әлеге тапшыруга алты яшь тула, һәм бу вакыт аралыгында актерлар, алып баручы үзләренең уникаль якларын югалтмады. Хәтта ике ел элек «Импровизация»нең яңа юнәлеше дә барлыкка килде – «Импровизация.Команды». Бу юнәлеш шактый популярлык казанды һәм күп кенә яңа артистлар белән таныштырды. Шуларның берсе – Казаннан Данила Филимонов.  Ул безне кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

– Әлеге шоуга ничек эләгеп була?

– Беренче чиратта, сине Мәскәүдән күрергә тиешләр һәм аннары алар сине кастинг мәктәбенә чакырачаклар.

– Нәрсә соң ул кастинг мәктәбе?

– Әгәр дә сине Мәскәүгә чакырсалар, беренче чиратта, син кастинг мәктәпкә барачаксың, син анда 3 көн дәвамында үзеңне күрсәтәсең һәм аннары 25 командадан съемкалар өчен 16сын сайлап алалар. Димәк, үзеңне күрсәтер өчен, бары тик 3 көн генә бирелә.

– Әлеге яңа программаның алып баручысы Антон Шастун, ә төрле билгеле юмор осталары, җырчылар кунак булып утыралар. Алар янында импровизация авыр биреләме?

– Әйе, авыр. Әмма кастинг мәктәбенең икенче көнендә бераз җиңелрәк була башлый. Чынлытк, төгәл әйтә алмыйм, бу бик авыр сорау. Бу бик авыр, әмма шул ук вакытта бик җиңел.

– «Импровизация»дә иң яраткан бирем?

– Кинопремия. Кайвакыт аны уйнарга җиңел, кайвакыт – киресенчә. Әмма минем өчен ул иң яратканы, чөнки әлеге уенда кеше үз импровизациясен 101% куллана.

– Гади тормышта импровизация булышамы?

– Әлбәттә! Импровизациянең үз кагыйдәләре бар. Син аларга буйсынып яшәсәң, тормыш кызыграк була башлый. Һәм шулай ук мин хәзер стендап форматында чыгыш ясыйм. Һәм бу миңа бик булыша.

Бу кечкенә генә интервью белән без сезнең өчен зур проектлар пәрдәсен ачтык дип өметләнеп калабыз. Безнең герой әйтмешли, импровизация кагыйдәләренә буйсынып яшәгез. Һәм ул кызыграк була башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев