БУ – СЕР!
-
МАСАЕП ЙӨРҮЕ АЧУЫМНЫ ЧЫГАРА, УРЫНЫНА УТЫРТАСЫМ КИЛӘ...
«Сыйныфта бер егет башкаларны бер-берсенә каршы котыртып, бәйләнеп йөри. Укуы алай ук яхшы түгел, тик мәктәптә аны текә дип саныйлар, тыңлыйлар. Мин аның белән бик аралашмыйм, тик масаеп йөрүе ачуны чыгара, урынына утыртасы килә...» -
НИЧЕК ТӘ БУЛСА ЯРДӘМ ИТӘСЕ, КЕШЕЛӘР БЕЛӘН АРАЛАШТЫРАСЫ КИЛӘ...
Безнең сыйныфта үз-үзенә бикләнгән бер кыз бар. Ул башкалар белән бик аралашмый да, мәктәп чараларында да катнашмый. Ул үзен бик ялгыз, чит итеп тоя кебек. Аңа ничек тә булса ярдәм итәсе, кешеләр белән аралаштырасы, бәйрәм-чараларда катнаштырасы килә... Ничек итеп, аны үпкәләтмичә генә сөйләшергә, ярдәм итәсе килүемне аңлатырга? -
МИНЕМ АНЫ КҮРӘСЕМ ДӘ, ИШЕТӘСЕМ ДӘ КИЛМИ...
«Әти берничә ел элек чит гаиләгә китте. Аның хатынының минем яшьләр тирәсендәге кызы бар. Әни дә, әти дә аның белән дус булуыбызны, аралашуыбызны тели. Тик минем аны күрәсем дә, ишетәсем дә килми, чөнки әтиемә бик ачулы...» -
АПАМНЫ ЕГЕТЕНӘ КАРАТА КӨНЛӘШӘМ...
Апам белән бергә вакыт үткәрәсе, сериаллар карыйсы, рәхәтләнеп сөйләшәсе килә... Тик хәзер ул күп вакытын йөргән егете белән уздыра, ә мин аны бик сагынам. Башта без аның белән бик якын идек, хәзер бераз көнләшәм дә бугай. Ничек итеп аңа моны аңлатырга? -
«ЭТ ӨЧЕН ЕЛАП ЯТАСЫҢ ГЫНА КАЛДЫ...»
«Күптән түгел яраткан этем үлде. Бик нык еладым. Әле һаман да тынычлана алмыйм. Әти белән әни минем хисләрне аңламый. «Шул эт өчен елап ятасың гына калды», – диләр. Алар шулай дигәч тагын та авыр булып китә. Ул этнең миңа бик кадерле булганын һәм аннан башка миңа хәзер бик авыр икәнен аларга ничек аңлатырга? -
ИНТЕРНАТТА ТОРЫРГА КУРКАМ
«Быел яңа мәктәпкә күчәм. Ул – мәктәп-интернат. Мәктәп алыштырудан алай бик курыкмыйм. Ә менә интернатта торудан куркам. Тынычлап утырып уйлану, өй эше хәзерләү, үз теләгәнеңне эшләү өчен бөтенләй мөмкинлек юк, дигән сүз бит инде бу. Әти-әни белән яшәгәндә үз бүлмәм бар иде, шунда кереп китеп, рәхәтләнеп ял итә идем. Бу тынычлык минем өчен бик мөһим. Ничек кеше белән торуга әзерләнергә?» -
«БЕТЧӘГӘ БАТТЫМ...»
«Соңгы елда кисәк кенә бетчәгә баттым. Башта артык игътибар итмәгән идем, әмма хәзер бик борчыла башладым. Кешеләр белән аралашырга да читенсенәм. Гел бетчәләремә карап торалардыр кебек. Борчылуымны әнигә әйткән идем: «Бетә ул», -диде. Бетми бит... Түзеп, бетчәле килеш йөрергәмени инде хәзер?» -
«БЕЗНЕҢ ӨЙДӘ ГЕЛ ЭШЛӘП ТОРЫРГА КИРӘК...»
«Безнең өйдә шундый кагыйдә бар: син гел нәрсә дә булса эшләп торырга тиеш. Идән ю, өстәл җыештыр, гөлләргә су сип, кер төр, тик утырма гына... Берәр фильм карый яки китап укый башласам: «Эшең беттемени?» – дип килеп җитәләр. Минем ял итәсем, вакытны үзем теләгәнчә уздырасым килә. Әниләргә шуны аңлата алмыйм...» -
«МИН – ТЕЛЕФОН КОЛЫ...»
«Мин телефонга бәйле. Бу турыда моңа кадәр үк әти-әнием, дусларым әйтә иде инде. Аларны тыңламый, ишетми идем. Хәзер моны үзем дә аңлый башладым. Чыннан да кереп китәм дә, чыга алмыйм. Көнем дә, төнем дә шул телефонда уза. Бу бәйлелектән ничек тә булса арынып буламы?» -
«УКЫТУЧЫ АБЫЙ БӘЙЛӘНӘ...»
«Мин моны матур итеп ничек кенә аңлатырга да белмим. Безнең мәктәптәге укытучы абый миңа артык зур игътибар белдерә. Башта: «Бигрәк матур син бүген», – кебегрәк сүзләр әйтеп китсә, хәзер коридордан узганда миңа бәрелеп яки сыланып узып китә башлады. Дәрестә кулыма кагылганын еш сизәм. Мәктәпкә бару бер җәза булып тоела. Әти-әниләргә сөйләргә куркам...» -
«ДУСЛАРЫМ МИННӘН ЧИТЛӘШТЕ...»
«Без сыйныфта 3 кенә кыз. Моңа кадәр гел дус булып, бер-беребезгә ярдәм итешеп укыдык. Быел алар икесе миннән читләште. Тәнәфестә дә гел бергә чыгып китәләр. Мин яннарына килеп утырсам, сөйләшми башлыйлар. Берәр нәрсә сорасам, теләмичә генә җавап бирәләр. Минем дә алар белән дус буласым, аралашасым килә. Нишләргә икән?» Аноним, 15 яшь -
«ЕГЕТЕМ ТАШЛАДЫ...»
«Ел ярым очрашып йөргәннән соң егетем ташлады. Бер сыйныфта укыйбыз. Көн саен аны күрү бик авыр. Ул үзе дә читенсенә. Күземә карамаска, минем белән сөйләшмәскә тырыша. -
«ДУСТЫМНЫ ӘТИ-ӘНИСЕ КЫЙНЫЙ»
«Якын дустымны әти-әнисе кыйный. Алар начар гаилә түгел, эчмиләр, тартмыйлар, уңган, тырыш кешеләр. Ник алай эшләүләрен һич аңламыйм. Берәр эшне алар теләгәнчә башкармаса да, сеңлесе еласа да кыйныйлар икән. Кул күтәреп, кешене тәрбияләп булмый бит... Дустыма ничек ярдәм итим?» -
«ДУСТЫМ МӘХӘББӘТ АҢЛАТТЫ»
«2 яшькә кечерәк дус егет көтмәгәндә мәхәббәт аңлатты. Без аның белән төрле темаларга рәхәтләнеп сөйләшә алабыз. Бергә күңелле, ләкин мин аны егетем буларак күрмим. Дуслыкны да бозасы килми. Нишләп карарга икән?» -
«ДУС КЫЗЫМ ТӘМӘКЕ ТАРТА»
«Кечкенәдән бергә уйнап үскән дус кызым тәмәке тарта башлады. «Әйдә, син дә тартып кара инде» кебек сүзләр әйтеп, мине дә бу «эшкә» тартмакчы була. Ул үзе – яхшы кеше, ышанычлы дус. Нишләргә киңәш итәсез?» Аноним, 15 яшь
Белми калма
-
3 сентября 2025 - 13:24
«ТАТАР КЫЗЫ – 2025» ХАЛЫКАРА БӘЙГЕСЕНЕҢ ФИНАЛЫ КАЙДА БУЛА?
-
2 сентября 2025 - 11:19
КАЗАНДА ӨЧЕНЧЕ ТАПКЫР YOKAI MATSURI АНИМЕ-ФЕСТИВАЛЕ УЗАЧАК
-
25 августа 2025 - 15:45
КСЕНИЯ ДУКАЛИС КАЗАН ГЛОБАЛЬ ЯШЬЛӘР САММИТЫНДА ЧЫГЫШ ЯСАЯЧАК
-
15 августа 2025 - 11:19
КАЗАНДА БРЕЙКИНГ ҺӘМ УРАМ СӘНГАТЕ БУЕНЧА 17 ХАЛЫКАРА ТУРНИР «КОМБОНЕЙШН» УЗАЧАК