Логотип Идель
Бу – сер!..

НИЧЕК ТӘ БУЛСА ЯРДӘМ ИТӘСЕ, КЕШЕЛӘР БЕЛӘН АРАЛАШТЫРАСЫ КИЛӘ...

Безнең сыйныфта үз-үзенә бикләнгән бер кыз бар. Ул башкалар белән бик аралашмый да, мәктәп чараларында да катнашмый. Ул үзен бик ялгыз, чит итеп тоя кебек. Аңа ничек тә булса ярдәм итәсе, кешеләр белән аралаштырасы, бәйрәм-чараларда катнаштырасы килә... Ничек итеп, аны үпкәләтмичә генә сөйләшергә, ярдәм итәсе килүемне аңлатырга?

Аноним, 14 яшь

 

Алсу Талибуллина – Фролова, психолог:

Башта үзегез өчен шундый сорауларга җавап бирегез: ул кыз үзе моны телиме яки бу сезнең фикер генәме? Без кешене үзгәртә алмыйбыз бит. Ул үзе теләсә генә, кирәк дип тапса гына үзгәрә ала. Бәлки ул кызның холкы шундыйдыр һәм аңа шулай рәхәттер? Сез аны үзгәртергә тырышып, киресенчә, зыян гына китермәссезме?

Әгәр без кемгә дә булса ярдәм итәргә теләсәк, иң беренче чиратта, аны ничек бар шулай кабул итәргә тиешбез. Ягъни оялчан, үзенә бикләнгән булса да, аны шундый килеш хөрмәт итәргә, тәнкыйтьләмәскә кирәк. Мондый яхшы мөнәсәбәт аның күңеленә юл салыр.

Әгәр ул кыз аралашырга теләк белдерә икән, иң элек уртак темалар табып, аңа кызыклы булган нәрсәләр турында сөйләшергә кирәк. Аннан соң инде үзен кызыксындырган чаралар, аларда катнашу турында да сүз башларга була. Әгәр теләми икән, мәҗбүриләмәскә кирәк.

Кешеләр интроверт һәм экстраверт була. Интровертка үз дөньясында да рәхәт, ә экстравертлар, киресенчә, кешеләр белән аралашудан энергия ала. Шулай ук, темперамент та төрле була. Бәлки ул меланхоликтыр, һәм  тынычлык яратадыр. Шуңа күрә бу очракта бар яклап та уйларга, кешенең нигә шундый булганын аңларга кирәк!

Рәсүл Галиев, студент:

Әлбәттә, ул кызга килеп: «Син үз-үзеңә бикләнгәнсең, сиңа “ачылырга” кирәк», – дип әйтергә ярамый. Бу очракта эшләр начараячак кына, аны тагын да читләшергә мәҗбүр итәчәксең. Әлеге проблеманың барлыгын ул үзе дә сизәдер, ләкин бу халәттән ничек чыгасын гына белмидер бәлки. Әгәр дә кызга ярдәм итәргә телисең икән, башта үзең аның белән дуслашырга тырышып кара, иптәшләрең белән дә таныштыра аласың. Ул үзенә дуслар табар һәм яңа танышулар аңа куркулары белән көрәшергә ярдәм итәр. Коллектив белән уртак тел тапса, бәйрәмнәрдә катнашу теләге дә уяныр.

Рафил Җәләлиев, җырчы, шоумен:

Танышларым арасында үзенә бикләнгән кеше шулай ук бар. Ул, ялгышмасам, тормышындагы бер очрактан соң шулай сөйләшми, аралашмый башлады. Тик аның белән элемтәдә торырга тырышам. Ул бик талантлы, үзенчәлекле шәхес, бергә клипларга сценарийлар да язган булды. Йомылган кешене шул рәвешле җайлап, сиздерми генә күмәк эшләргә чакырырга, аның аралашу даирәсен киңәйтеп җибәрергә кирәктер. Мин үзем дә элек бик аралашучан түгел идем. Арча педагогика көллиятендә төрле бәйрәм, чаралада катнашып йөреп ачылдым. Һәм иң мөһиме, үз эченә йомык кешенең башкарган эшен гел мактап, аны канатландырып торырга кирәк! Чөнки һәрберебез үз-үзен тәнкыйтьли, ә бик аралашмый торган, үз эченә бикләнгән кешеләр бигрәк тә...

Бу проблема төрле очракта барлыкка килергә мөмкин, әйтик, гаиләдәге ниндидер кыенлыклар аркасында һ.б. Нәрсәдән шулай үз эченә йомылганлыгын бу очракта да белергә кирәктер. Берәр кайчан ул кыз барыбер ачылып китеп, проблемасын сөйләп бирергә мөмкин. Шул вакытта, яраларына кагылмый гына, моны чишү юлларын эзләргә кирәк!

Гөлназ Шәрибҗанова, җырчы, алып баручы:

Бездә, Халыклар дуслыгы йортында, «Дуслык һәм татулык дәресләре» дигән проект бар. Ул сөйләшү-аралашуны, толерантлыкны үз эченә ала, чөнки безне хәзер гаджетлар басып алды, алардан бераз арыну начар булмас... Мәсәлән, үзем әлеге кыз белән тимераякта шуарга, кино, кафе, китапханәгә барырга яки өй эшләрен бергәләп эшләргә тәкъдим итәр идем. Бу аның аралаша башлавына, дуслар табуына синең тарафыннан беренче адым булыр иде! Әлбәттә, 1-2 тапкыр берәр кая бардың да, булды дигән сүз түгел, монда вакыт һәм тырышлык кирәк.

Шулай ук, онытмыйк: нәкъ менә шундый йолдыз астында туган, аралашырга бик яратмаган кешеләр бар. Бу нормаль күренеш, аларга шулай уңайлы, хәтта рәхәт. Андый кешеләр дә җәмгыятьтә үз урыннарын таба, монда борчылырга сәбәп юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев