Логотип Идель
Бу – сер!..

«БЕЗНЕҢ ӨЙДӘ ГЕЛ ЭШЛӘП ТОРЫРГА КИРӘК...»

«Безнең өйдә шундый кагыйдә бар: син гел нәрсә дә булса эшләп торырга тиеш. Идән ю, өстәл җыештыр, гөлләргә су сип, кер төр, тик утырма гына... Берәр фильм карый яки китап укый башласам: «Эшең беттемени?» – дип килеп җитәләр. Минем ял итәсем, вакытны үзем теләгәнчә уздырасым килә. Әниләргә шуны аңлата алмыйм...»

Аноним, 14 яшь

Алсу Талибуллина-Фролова, психолог:

– Безнең халыкта эш турында мәкальләр күп, аларның күбесе «нәрсәгә дә булса ирешү өчен тырышлык кирәк» дигән мәгънәдә. Хәзерге психология яки эшмәкәрлек турында китаплар укысак, анда күп галимнәр, эшмәкәрләр тырышып эшләп кенә зур дәрәҗәләргә ирешкән диелә. Ә тырышлыкка өйрәнү гадәти, көндәлек эшләрдән башлана.

Эшкә авырлык итеп түгел, ә иҗатка караган сыман карарга өйрәнергә кирәк. Мисал өчен, кемнәрдер физик эшне фитнес дип кабул итә. Шулай иткәндә өчләтә файда була: эш тә эшләнә, фигура да матурлана, сәламәтлек тә ныгый.

Эшләрне планлаштырырга өйрән, әти-әниеңә дә шул план турында сөйлә. Мәсәлән: «Мин бүген өйдәге 3 эшне эшлим, аннары ярты сәгать (эшләгән эшләр өчен бонус буларак) китап укыйм», – дияргә була. Әти-әниеңә укылган китаплар турында сөйлә, «нинди китап кызыклырак була?» дип алардан киңәш сорасаң була.

Иң мөһиме – тормышта ситуациягә җайлаша белергә өйрәнергә кирәк. Бу дөньяда бар әйбер дә без дигәнчә генә бармый шул. Башкалардан көнләшмә, алар күп ял итә, кино карый, урамда йөри, дип кызыкма, һәр кешенең язмышы үзгә. Бәлки, синең нәрсәдер эшлисең киләдер, ә ул синең өчен хәерле түгелдер. Без минутында аны аңламыйбыз гына.

Зәринә Хәсәншина, җырчы:

– Күбебезне шулай тәрбияләп үстергәннәр дип уйлыйм. Бу – эшчәнлек, мөстәкыйльлек, тырышлык сыйфатларын булдыру өчен каралган тәрбия чарасы. Моның никадәр эффектив икәнен син үзеңнең балаларың булгач кына аңларсың. Ә, бәлки, иртәрәк тә. Мондый өй эшләре белән әти-әниең көн дә интектерә дип уйламыйм. Теләк булганда буш вакытны да табарга була. Бер дә булмаса, «дәресләр хәзерлим әле мин» дигән сәбәп белән кино карый яки китап укый аласың.

Игорь Смирнов, «Сәләт» оешмасы аланнары координаторы, укытучы:

Бу ситуацияне «авыл кешесе синдромы» дип атарга мөмкин, минемчә. Авылда үссәм дә, мондый хәлгә очраганым булмады, ләкин танышларым арасында шундыйлар бар иде.

Әлеге проблема барлыкка килсә, мин күбрәк вакытымны мәктәпкә багышлар идем: анда түгәрәкләр, өстәмә дәресләр бар, дуслар белән калып, әңгәмә корып утырып була. Әти-әни мәктәпкә каршы берни дә әйтмәячәк. Бу мәсьәләне аерым утырып сөйләшергә кирәк дип уйламыйм. Бераз вакыт үткәч, син бу хәлләрдән көләчәксең генә. Шуңа әлегә ике яклы компромисска буйсынасы булачак. Әмма эштән тулысынча качу кирәкми.

 

Нариман Вилданов, укучы:

– Кеше робот түгел, төрле көннәр була. Берни дә эшлисе килми торганнары да. Кемдер моны сүзсез дә аңлый, ә кемгәдер бу турыда әйтергә кирәк. Ләкин өйдәгеләр эшләп йөргәндә тик утырып тору да дөрес түгел. Бергәләп эшләгәндә күңеллерәк тә бит ул. Эшкә дә өйрәнәсең, искә алып сөйләргә күңелле мизгелләр дә кала.  Балачак, әти-әниләрнең яшь чагы бер генә була. Бер-берегезне аңлап, саклап яшәргә тырыш. Ә инде эш беткәч, уйнарга ярый.

Ризәлә Гыйләҗева, студент:

– Әти-әниеңнең сиңа эш кушуы – табигый хәл.  Кушылган эшләрне башкаргач, тыныч күңел белән үзең теләгән эш белән шөгыльләнә аласың бит. Мин, мәсәлән, әти-әнием белән фикерләребез килешмәсә, күзгә-күз карап сөйләшәм һәм үз позициямне аңлатам. Барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирәм. Инглиз телендә әйткәнчә «two reasons» – 2 сәбәпне әйтәм.

Әгәр теге яисә бу шөгыльнең сиңа файда китерүе, сине үстерүе яисә авыр көннән соң ял итеп алырга ярдәм итүе турында тавыш күтәрми, тыныч кына аңлата алсаң, әти-әниләрең бер дә каршы килмәс.

Борчыган сорауларың булса, аларны «Оялчан алма»га  дигән тамга белән yalkin@bk.ru электрон почтасына яки +79586207059 номерына  юлла. Без һәрчак сиңа ярдәм итәргә әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев