Логотип Идель
Бу – сер!..

МИНЕМ АНЫ КҮРӘСЕМ ДӘ, ИШЕТӘСЕМ ДӘ КИЛМИ...

«Әти берничә ел элек чит гаиләгә китте. Аның хатынының минем яшьләр тирәсендәге кызы бар. Әни дә, әти дә аның белән дус булуыбызны, аралашуыбызны тели. Тик минем аны күрәсем дә, ишетәсем дә килми, чөнки әтиемә бик ачулы...»

Аноним, 14 яшь

Алсу Талибуллина – Фролова, психолог:

– Тормышта көтелмәгән үзгәреш булса, без аны тиз генә кабул итә алмыйбыз, элекке халәтне кайтарырга телибез. Ләкин үткәнне кайтарып булмый, яңача яшәргә өйрәнергә кирәк. Әтиеңнең китүе – аның теләге, димәк аны ничек бар, шулай кабул итәргә өйрәнергә кирәк. Бәлки, синең күңелеңдә – ул хәзер икенче гаиләсен, нәкъ менә ул кызны ныграк ярата, дигән уй бардыр. Бернигә дә карамастан, ул үз баласын элек ничек яраткан булса, шулай ук яратачак. Аның күңелендәге синең урынны беркем дә алыштыра алмый!
Икенчедән, ул кыз белән танышу яки сөйләшү – сез якын дуслар булырга тиеш дигән сүз түгел. Дусларны мәҗбүриләп такмыйлар, аларны күңел белән сайлыйлар. Әгәр дә инде сез вакыт-вакыт очрашасыз икән, сөйләшергә уртак темалар табарга гына кирәк. Формаль, рәсми рәвештә сөйләшергә.
Өченчедән, һәркемнең сайлау иреге бар. Әгәр дә инде ул кыз белән сөйләшүе, уртак тел табуы авыр икән, яки син аны, гомумән, кабул итә алмыйсың икән, тыныч кына әти-әниеңә үз позицияңне әйт.

Шулай ук, сине аңлый алырдай олырак кешедә (әбиең, апаларың яки психолог) үзеңә терәк табарга киңәш итәр идем. Әтиеңә һәм аның китүенә карата булган хисләрнңне сөйләү мөһим, ачуны үзендә йөртмәскә кирәк. Чөнки ачу һәм рәнҗу хисләре кешенең рухи һәм физик сәламәтлегенә йогынты ясый, киләчәктә башкалар белән мөнәсәбәт корырга комачаулый...

Гөлүсә Мортазина, студент, шәфкать туташы:

– Бөтен үпкәләрне жибәрергә, әтиегезне, авыр булса да, гафу итәргә киңәш итәр идем. Ник дигәндә, моңа бик күп сәбәпләр бар. Беренчендән, кешене гафу итә алмаган кеше ул үзен Ходайдан да өстен куя дигәнне аңлата, ә бу бер диндә дә кабул ителми.

Икенчедән, күңелегездә ачу саклап йөрү киләчәктә психосоматик авырулар китереп чыгарырга мөмкин (цистит, бөер, ашкайнату системасы, калкансыман биз авырулары), бу уйдырма түгел! Психосоматика буенча күп мәкаләләр, фактлар бар, укый аласыз...

Өченчедән, кыз баланың тормышында әтисе белән мөнәсәбәт зур роль уйный. Әгәр әтиегез сезнең белән элемтәгә керергә, сөйләшергә тырыша икән, аны кире какмагыз. Әгәр инде юк икән, барыбер эчегездә ачу йөртмәгез. Әниегез белән аның арасында булган хәлләрдә сезнең дә, теге кызның да гаебе юк, димәк, шулай кирәк булган. Бу – һәркемнең үзенең шәхси тормыш юлы, тәҗрибәсе.

Әтиегезгә ачу саклап йөрү аркасында киләчәктә егетегез/тормыш иптәшегез белән проблемалар китереп чыгару куркынычы бар, чөнки әтиегезгә булган үпкәне үзегез дә сизмичә парыгызга юнәлтәчәксез. Мондый хәл психологиядә бик еш күзәтелә. Ә инде ул кыз белән дус булыргамы, юкмы –  анысын күңелегез ничек куша, шулай эшләгез. Монда, иң мөһиме, әтиегезгә булган үпкә белән көрәшү, минемчә!

Айваз Садыйров, теле-радиоалып баручы, «Тәртип» радиосының продюсеры:

– Биредә «Әти дә, әни дә ул кыз белән дус булуыбызны тели», – дигән фраза бар. Димәк, ата белән ана бу очракта бер-берсен аңлап аерылшкан, чит гаиләгә китүне дә әни кеше кабул иткән булып чыга... Монда әтиеңә һәм теге кызга да ачу саклау, үпкәләп йөрү кирәк гамәл түгел. Ул кызның беркем каршысында да бернинди гаебе юк. Шуңа күрә аның белән, ким дигәндә, сөйләшеп карарга кирәк. Бәлки, ул шәхес буларак кызыклы кешедер, аның белән аралашу, шулай ук, бу очракта начарга булмас. Әгәр инде уртак кызыксынуларыгыз булмаса, тормышка карашлар, гомумән, икенче төрле булса, аралашмаска да мөмкин бит. Чөнки кирәк дип кенә дуслашу, ул дөрес әйбер түгел, минемчә!

Альберт Галимҗанов, мәктәп укучысы:

– Әлеге кыз әтисе белән, беренче чиратта, утырып сөйләшергә, аңлашырга тиеш. Әтисе аннан гафу үтенсә дә начар булмас, минемчә. Бары тик шуннан соң гына алга таба фикер йөртеп була: чит гаиләдәге кыз белән аралашыргамы, юкмы?

Әгәр ул кыз әйбәт кеше, аның белән уртак тел табып була икән, нишләп әле аның белән аралашмаска, хәтта дуслашмаска?! Тик әти-әни куша дип кенә, үз-үзеңә каршы килеп берәр кеше белән дуслашырга тырышу, бу – дөрес түгел!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев