Логотип Идель
Бу – сер!..

«ЭТ ӨЧЕН ЕЛАП ЯТАСЫҢ ГЫНА КАЛДЫ...»

«Күптән түгел яраткан этем үлде. Бик нык еладым. Әле һаман да тынычлана алмыйм. Әти белән әни минем хисләрне аңламый. «Шул эт өчен елап ятасың гына калды», – диләр. Алар шулай дигәч тагын та авыр булып китә. Ул этнең миңа бик кадерле булганын һәм аннан башка миңа хәзер бик авыр икәнен аларга ничек аңлатырга?

Аноним, 14 яшь».

Алсу Талибуллина-Фролова, психолог:

– Психологиядә «эмпатия» дигән төшенчә бар, «эмпатия» –  башка кешенең хисләрен аңлау, аңа теләктәшлек белдерү дигән сүз. Кемдәдер эмпатия яхшы үсеш алган булса, икенче берәүдә ул бөтенләй булмаска мөмкин.

Кайберәүләр, үзләрендә эмпатия булса да, башкаларга ничек ярдәм итәргә яки тынычландырырга кирәклеген белмиләр. Ә бәлки, шул рәвешле тынычландыру иң дөресе дип уйлыйлардыр, чөнки кечкенәдән шулай өйрәнгәннәр.

Синең очракта да мин нәкъ шулайдыр, дип уйлыйм. Әти-әниең сине аңлый, синең өчен борчыла, ләкин аларның тынычландыру ысуллары шундый. Алар этең үлгән өчен үзләре дә борчыладыр, ләкин синең күз яшьләреңне күрү аларга авыр һәм алар сине шулай тынычландырырга тели.

Якын дустыңны югалту игътибар сорый. Югалту кайгысының стадияләрен дә аңлый белү кирәк: югалтуны кире кагу, ачу килү, ризасызлык, өметсезлек (депрессия) һәм югалтуны кабул итү. Кемдер сине аңлыймы-юкмы, дип борчылма, үзеңнең хис-кичерешләреңә игътибар ит: әлеге стадияләрнең кайсысында икәнеңне аңларга тырыш, үзеңә ярдәм итәргә өйрән.  Елыйсың килгәндә ела, ачуың килсә, ачуыңны чыгар (ләкин үзеңә һәм башкаларга зыян китермичә), моңсуланасың килсә, моңсулан, үзеңнең һәрбер күңел халәтен кабул ит. Синең хисләрең мөһим, әмма күңел әрнүе үтсен өчен вакыт кирәк, ашыкма.

Ришат Төхвәтуллин, җырчы:

– Күптән түгел минем дә этем үлде. Җанашны туган көнгә бүләк иткәннәр иде. Беренче тапкыр кулга тоткач: «Бу бит тере җан һәм мин аның өчен җаваплы булам», – дип уйлап куйдым.

Үзем белән гастрольләргә дә алып чыккан булды. Гримёркада эсседән кая качарга белмичә, концерт беткәнен көчкә көтеп җиткерә иде.
Стәрлетамак шәһәрендә ияреп сәхнәгә дә чыкканы булды. Кунакханәгә алып кергәнем бар. Мин урамда йөгереп кергән арада бөтен vip номерны эт оясына әйләндергән иде. Шуннан аны авылда калдырдым, авылда аңа нык рәхәт иде. Авылдагы тавыкларны тота башлагач, бәйдә тотарга булдык. Мин гастрольләрдән кайтканны көтеп кенә тора иде. Нәрсәдән үлгәнен берәү дә белми... Җанашның нык якын җанга әйләнгәнен, ул үлгәч кенә аңладым.

Римма Бикмөхәммәтова, журналист:

– Үземнең песи-этләргә исем китми, әмма мәрхүм дустым песи җанлы кеше иде. Ике песие бар иде, аларны үлеп яратты. Алар турында чын кеше кебек сөйли торган иде. «Сүзгем  (ул аңа Себер ханбикәсе исемен биргән) киерелеп уяна», «Күрче, ничек шар белән уйнарга ярата, ай, җаным!», «Сүзгене авылга алып кайттым, күнексә ярар иде ханбикәм!» – дип сөйләшә иде. Мин аңа ирония белән карый идем. Бармы песи, бар, дип кенә кабул итәм. Песие авырды дустымның. Аңа операция ясалды, тернәкләнде, әмма вакыт узу белән хайванкай үлде. Дустымның күз яшьләренә буылып елавы әле дә колакта... Тыңладым, күз яшьләрен кабул иттем, аның хисләрен аңларга тырыштым.

Кешеләр төрле. Хисле һәм хисләрен яшерә торган кешеләр бар. Синең хәзер ниләр кичерүең бик мөһим. Әмма әти-әниләрне дә аңлап була: ул эт сиңа якын булса да, алар өчен алай ук булмаска мөмкин. Бары тик: «Әти, әни, бу эт минем өчен бик кадерле иде, аның үлемен авыр кичерәм, күңелемә бик авыр, сез моны кабул итә алмыйсыз икән, зинһар, минем югалтуымны, хисләремне кимсетмәгез, мыскыл итмәгез. Ярдәм итәсегез килсә, хисләремне ихтирам белән кабул итүегезне сорыйм», – дип әйтергә кирәк.

Хайваннарны яраткан кешеләрнең күңелләре нечкә һәм бу яхшы сыйфат. Елый беләсең, кызгана беләсең. Аллаһ та андый кешеләрне ярата, шуңа шатланырга кирәк.

Чулпан Сәйфетдинова, укытучы:

– Мин башлангыч сыйныфларда укыганда бабай Казаннан куян алып кайтты һәм без аларны үрчетә башладык. Боларның асларын җыештыру, ашату-эчертү минем өстә булды. Куян балалагач, яшерен оядан чыкканнарын сәгатьләр буе көтеп утыра идем. Бер сүз белән генә әйткәндә, үлеп ярата идем шуларны.

4 сыйныфта укыган чак. Көз көне иде. Өйгә кайтып кердем дә, беренче эш итеп шул куяннарны карарга киттем, ә алар юк. Кердем дә, әбидән сорыйм, ул: «Белмим, бабаеңнан сора», – ди. Бабай өйдә юк иде. Әни барысын да суеп бетергәннәрен әйтте. Ул көнне кичкә кадәр еладым. Бабай белән берничә көн сөйләшмичә йөрдем. Кыш җитте. Берсендә «тушёнка» банкасын ачтылар. Бер кашык алып каптым: шундый тәмле иде. Аннары: «Бу нинди ит?» – дип сорадым. Куянныкы икәнен белгәч, капканы да кире чыкты... Шул көннән соң куян ите ашый алмыйм. Тик теге тәмле «тушёнка» әле дә телемдә тора.

Һәр җан иясенең үзенә бирелгән гомере була. Вакыты җиткәч, алар бу дөньядан китә. Миңа калса, моны әти-әниеңә аңлатырга тырышырга кирәкми. Бик авыр булса, «миңа эт яки башка йорт хайваны алып бирегез әле», – дип сорап карый аласың.

Алинә Сабитова, студент:

– Бу очракта мин сиңа тынычлап әти-әниең белән сөйләшергә тәкъдим итәм. Сиңа ул этнең бик кадерле булганын, аңа ияләшкәнеңне аңлатырга тырыш. Бу вакыйгада, иң беренче чиратта, таяныч, рухи ярдәм кирәк. Әти-әниең сине аңлар, дип ышанып калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев