«САБАНТУЙ»ЛЫ БАЛАЧАК БӘЙРӘМЕНӘ РӘХИМ ИТЕГЕЗ!
2025 нче елның 10 нчы июлендә 12.00 дә Казан шәһәренең Фестиваль бульварында (Декабристлар ур., 2 нче йорт, «Татмедиа» бинасы янында) «Сабантуй» журналы редакциясе балалар өчен «Сабантуй»лы балачак бәйрәмен үткәрә.
Бәйрәмнең беренче өлешендә «Сабантуй» журналы игълан иткән «Сабантуй турында сөйлим» сәнгатьле шигырь сөйләүчеләр бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү уздырыла. Бәйгегә барлыгы 60 тан артык эш килгән. Катнашучларның географиясе киң: Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән, Зәй шәһәрләре, Арча, Актаныш, Биектау, Балтач, Мөслим районнарыннан 6 яшьтән алып 13 яшькә кадәр булган балалар катнаша алган.
Эшләрне мәртәбәле жюри әгъзалары караган: танылган балалар шагыйрәсе, журналист, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Абдулла Алиш премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, озак еллар «Сабантуй» журналында («Яшь ленинчы» газетасы) хезмәт куйган Йолдыз Шәрапова; Татарстан республикасы фольклор музыкасы Дәүләт ансамблендә 25 ел хезмәт куйган, җыр һәм бию буенча уздырылган бик күп проектлар остазы, Татарстанның атказанган артисткасы Гөлия Хаматгалеева; Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының фәнни-педагогик кадрлар әзерләү бүлеге башлыгы, филология фәннәре кандидаты, «Сабантуй» журналында «Балама» сәхифәсе авторы Лилия Хисмәтова.
Бәйгенең нигезләмәсе буенча өч яшь котегориясендә өчәр җиңүче билгеләнгән! Шулай ук жюри әгъзалары берничә укучыны махсус бүләк белән дә тәбрикләячәк.
Бәйрәмнең икенче өлешендә исә балаларны милли уеннар, җыр-бию, лотерея, китап ярминкәсе, аквагрим, «Балама» остаханәсеннән мастер-класс көтә. Шулай ук, 2025 нче елда «Сабантуй» журналының тышлыкларында чыккан балалар төрле номинацияләр буенча бүләкләнеп, үзләренең осталыкларын күрсәтеп, моңлы җырларын тамашачыларга бүләк итәчәк. «Бәхетдин» төркеме, Аделина Мифтахова, Әмирхан Мөбәракшин, «Шарм» сәнгать үзәгенең «Әллүки» вокаль ансамбле чыгышлары чарага тагын да ямь өстәр. Бәйрәмнең махсус кунаклары – «СалаваTik төркеме, Казан балалар филармониясе һәм танылган җырчы Гөлназ Гафурова, «Мирас» бию ансамбле.
Җәйнең матур көнен күңелле итеп бергә үткәрик! Бәйрәмдә катнашу бушлай, әмма теркәлү үтү кирәк:
https://6635-a.timepad.ru/event/3443959/
Сурәт: «Сабантуй» журналы сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 июля 2025 - 08:23
«САБАНТУЙ»ЛЫ БАЛАЧАК БӘЙРӘМЕНӘ РӘХИМ ИТЕГЕЗ!
-
3 июля 2025 - 12:18
ТАТАРСТАН ЯШҮСМЕРЛӘРЕ ТУГАН ТЕЛДӘ ШӘХСИ БЛОГЫН ҮСТЕРӘ ҺӘМ ЗУР ЧАРАЛАРГА АККРЕДИТАЦИЯ АЛА АЛАЧАК
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев