Логотип Идель
Бу – сер!..

АПАМНЫ ЕГЕТЕНӘ КАРАТА КӨНЛӘШӘМ...

Апам белән бергә вакыт үткәрәсе, сериаллар карыйсы, рәхәтләнеп сөйләшәсе килә... Тик хәзер ул күп вакытын йөргән егете белән уздыра, ә мин аны бик сагынам. Башта без аның белән бик якын идек, хәзер бераз көнләшәм дә бугай. Ничек итеп аңа моны аңлатырга?

Аноним, 13 яшь

Алсу Талибуллина – Фролова, психолог:

Балачактан дус булып үскән апа-сеңелгә, үсеп җиткәч, аерылу авыр була. Бу «сепарация» термины белән билгеләнелә. Ягъни сез икегез – аерым шәхес, икегезнең дә үз кызыксынулары, үз юлы бар.

Ләкин бернигә дә карамастан, арада җылы мөнәсәбәтләрне сакларга кирәк. Моның өчен апаңнаң игътибар таләп итәргә түгел, ә аны аңларга тырышырга һәм ирек бирергә кирәк. Арадагы җылы мөнәсәбәтләрне саклау икегездән дә тора!

Бәлки сезнең серләшүләрегез, бергә вакыт уздыруларыгыз сирәгәер. Ләкин атнага яки айга бер утырып сөйләшүләр, бергә фильм караулар сезнең икегез өчен дә тагын да сагынулы һәм кадерлерәк булырга мөмкин. Моның өчен көнләшеп, ачуланышырга кирәкми, тыныч кабул итә белергә кирәк.

Ә үзеңә син хәзер шәхес буларак кара, сине тагын нәрсәләр кызыксындыра, нәрсәләр белән шөгыльләнергә телисең – үзеңә яңа мавыгулар тап. Апаң белән бергә вакыт уздырырга мөмкинлек булганда, тыныч кына аны сагынуңны әйт, серләш, кочаклап утыр. Кеше бит гомере буе балачакта гына кала алмый,  ул үсәргә, яңа тормыш корырга тиеш.

10, 20, 30 ел үтеп, сезнең икегезнең дә үз тормышыгыз булгач та, сез бертуганнар, апа-сеңел булып калачаксыз, бер-берегезгә сердәш, таяныч булачаксыз. Апалы булу ул зур бәхет, шуны онытма!

Азалия Мостафина, мәктәп укучысы:

 Бу чор бертуганы булган һәркемдә дә буладыр ул. Апаң белән синең арада яшь аермасы да роль уйныйдыр, минемчә. Апаңның яңа дусты яки бу очрактагы сыман егете барлыкка килү – табигый хәл. Бу әле туганың сине онытты дигән сүз түгел. Ул сине һаман элеккечә ярата. Фәкать апаң белән утырып сөйләшергә генә кирәк. Элек серләшкән, аралашкан вакытларыгызны сагынуың турында әйт, үз-үзеңә бикләнеп йөрмә. Көнләшергә һич кирәкми. Апаң сине аңлар һәм буш вакытын сиңа да бүлеп бирергә тырышыр, дип уйлыйм...

Айназ Габидуллина, блогер, әни кеше:

Минемчә, якын кеше белән ни дәрәҗәдә ихлас, ачык буласың, шулкадәр яхшырак. Ачыктан-ачык, ягъни сорауда язылган формулировка белән апаңа мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәм. Синең аны яратуың бу сүзләрдә шул хәтле нык сизелә, шуңа күрә сез уртак фикергә килерсез дип уйлыйм. Ничек бар, шулай әйт: «Апам, мин сине бик яратам! Тиздән кияүгә дә чыксаң, бөтенләй сирәк күрешә башлаячакбыз. Вакытны синең белән бергә үткәрәсем килә, миңа да вакытыңны бүлеп бирә алсаң, бик шат булыр идем», – диеп, мәсәлән.

Әгәр инде апаң тарафыннан аңлау булмый, вакыт бүлеп бирелми икән, моны ничек бар, шулай кабул итәргә һәм зур үсәргә туры киләчәк. Ул синеке генә түгел, шуңа күрә үзеңә берәр шөгыль, мавыгу, аралашу даирәсе, ниндидер яңа кызыксыну тапсаң, бу чорны кичерү җиңелрәк булыр, дип уйлыйм!

Азат Шәйхетдинов, студент:

– Бу очракта төгәл генә бер киңәш тә биреп булмый сыман. Беренче чиратта, апаң белән барысын да уртага салып сөйләшергә тәкъдим итәм. Икенчедән, әгәр дә апаңның егете каршы килмәсә, атнага бер булса да барыгыз бергә вакыт уздырырга, берәр кая барырга мөмкин. Монда инде апа кешедән генә дә түгел, ә аның егетеннән дә күп нәрсә тора, дип уйлыйм.

Мәсәлән, минем йөргән кызымның да сеңлесе бар. Ул да кайвакыт апасының минем белән вакыт уздыруына көнләшебрәк карый, ләкин андый чакларда мин тиз генә эшнең нәрсәдә икәнен күреп алам һәм шыпырт кына бу ситуациянең чишү юлларын эзлим. Әлбәттә, йөргән кызымның сеңлесе белән бергә вакыт уздыруына тыныч карыйм, хуплыйм. Һәм алда әйтелгәнчә, атнага 1-2 тапкыр булса да өчәүләп берәр кая барып, вакыт уздырырга тырышабыз. Шуңа күрә бу очракта иң мөһиме – үпкәләп, көнләшеп йөрмәскә, ә күзгә-күз карап сөйләшергә һәм проблеманы хәл итәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев